27.01.2011 - Мәгариф

Илнең киләчәге — талантлы һәм сәләтле балалар

Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кичә Башкортстанга килеп, мәгариф системасы белән җентекле танышты һәм кайбер учреждениеләрдә булды.

Министр иң беренче ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән  39нчы гимназиясен карады. Аны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Школьник  озатып йөрде.

Уфадагы бу уку йортының  директоры Ирина Киекбаева, узган елда гимназия 55 еллыгын билгеләде, диде. Бүгенге көндә   шәһәрнең әйдәүче бу уку йортында 1598 бала биш телдә: урыс, башкорт, инглиз, француз һәм немец телләрендә белем ала. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары филология, физика-математика, табигать фәннәре, мәгълүмати-техник һәм социаль-икътисади  профильләре буенча белем алу мөмкинлегенә ия, дип сөйләде 10нчы сыйныф укучысы Артем Рыжов.

Гимназия директоры әйтүенчә, Артем  — мәктәпнең лидеры һәм горурлыгы, республика һәм төбәк олимпиадаларында җиңүче, ЮНЕСКОның “Аvаntе” мәктәп клубы советы рәисе дә. Ул кунаклар катнашлыгында клуб әгъзалары утырышын үткәрде, “Аvаntе” эшчәнлеге турында сөйләде, арытабангы планнары белән уртаклашты.

Кунакларны арытаба мәктәпнең булачак лидерлары — “Яшь тикшеренүчеләр” клубы әгъзалары белән таныштырдылар. Аларның күпчелеге — Русия күләмендә үткәрелгән төрле конкурслар лауреатлары. Мәсәлән, гыйнвар аенда 4нче сыйныф укучысы Роман Афанасьев Русия Раштуа фестиваленең I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек  булды. Романның тикшеренүләре кеше сөякләренең үзенчәлекләренә багышланган һәм тәҗрибәләр үткәрүгә нигезләнгән. Роман аларны кунакларга да күрсәтте.

Андрей Фурсенко һәм Рөстәм Хәмитов  табигатьне саклаучылар белем  алган  экология сыйныфында да, психология кабинетында да булдылар, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Андрей Фурсенко гимназиянең тантаналар залында  Уфаның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары белән аралашты.

Сәфәр барышында Андрей Фурсенконың югары уку йортлары ректорлары, урта махсус уку йортлары һәм һөнәрчелек училищелары директорлары белән очрашуы Уфа дәүләт авиация техник  университетында “түгәрәк өстәл” формасында үтте. Анда Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. Җыелучыларның игътибарын 83нче Федераль закон, атап әйткәндә, бюджеттагыдан мөстәкыйль учреждениегә әверелү ихтималлыгы җәлеп итте. “Һөнәри белем бирү  икътисад белән бергә алып барылырга, ягъни белгечләрне кирәкле санда һәм сыйфатлы итеп әзерләргә тиеш”, — дип  үз позициясен яклады һәм нигезләде федераль министр.

— Һәртөрле мәктәп демографиягә бәйле. Укырга керүчеләр саны 2020 елда артачак. Аңа кадәр без югары белемгә ихтыяҗ тууын көтеп утырырга тиеш түгелбез. Мәсьәләне хәл итү юлы түгел бу. Мәсәлән, бүген сезнең югары уку йортлары ел саен 4,5 мең укытучы әзерләп чыгара. Аларга ихтыяҗ исә — 1 мең, — диде федераль министр. — Бу хәлдән чыгу юлын тәкъдим итәсем килә. Югары белем бирү сәнәгать, фән, икътисад белән бәйләп алып барылырга тиеш. Аерымлану яхшы нәтиҗә бирми. 83нче Федераль закон  уку йортларының ихтыяҗ булган белгечләр әзерләп чыгаруына юнәлтелгән.

Бу фикерне Рөстәм Хәмитов хуплап: “Кешеләргә эш кирәк. Кайда гына барсаң да, кешеләр эш урыннарын сорый гына түгел, ә таләп итә”, — диде.

Һөнәрчелек училищелары директорлары да министрга сораулар бирде. Аларны күпчелек авыл һөнәрчелек училищеларының лицей статусы алалмаячагы һәм дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә алмаячагы һәм шуңа бәйле рәвештә аларда укырга теләүчеләр саны кимиячәге борчый.

— Бүген һөнәрчелек белеме алу кызыктырамы соң? — диде Андрей Фурсенко. — Шундый хәл килеп туды, анда нигездә кая барырга белмәгән кешеләр килә. Һәм без аларны армиягә киткәнче яисә кияүгә чыкканчы гына шунда тотабыз булып чыга. Комбайнда яисә терлекчелек комплексында эшләү өчен өч ел укырга кирәкми, бер ел да җитә, дип раслый белгечләр. Авыл һөнәрчелек училищелары эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелгән һөнәри әзерлек үзәкләренә әверелергә тиеш.

Киңәшмә кысаларында  Идел буе федераль округы субъектларының мәгариф министрлары республиканың сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнде.

Анда катнашучылар берничә инновацион мәктәптә булды. Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында бүген 340тан артык бала укый, алар арасында Русия Федерациясе төбәкләреннән килгәннәр дә бар. Кунакларга гимназиядә, төп гомуми белем бирү программасыннан тыш, музыка-теория, тынлы һәм бәрмә музыка кораллары, фортепиано, хор-дирижерлык һәм җыр, кыллы, халык уен кораллары, башкорт музыкаль фольклоры юнәлешләре буенча өстәмә музыка белеме бирү программасы гамәлгә ашырылуын сөйләделәр.

Укучыларның халыкара, Бөтенрусия, төбәк олимпиадаларында, яшь музыкант-башкаручылар конкурсларында һәм фестивальләрендә призлы урыннар яулавы гимназиядәге педагоглар коллективының иҗади эше нәтиҗәләре булып тора. Яшь талантлар кунакларга үзләренең осталыгын күрсәтте.

Арытаба утырышта катнашучылар Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика башкорт гимназия-интернатында булды. Биредә “Сәләтле балалар белән эшләүче педагогның формалашуы” дигән темага эксперименталь мәйданчык ачылган. Укытучылар “Кеше һәм дөнья”, “Чагыштырма анатомия, морфология, үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе”, “Инглиз теленә чикләр юк”, “Физикадан аеруча  катлаулы мәсьәләләр чишү”  дип аталган авторлык программалары буенча эшли. Гимназиядә Башкортстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Русия Федерациясе субъектларыннан килгән  670тән артык укучы белем ала.

Шулай ук мәгариф өлкәсендәге белгечләр Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында, былтыр 150 еллык юбилеен билгеләп үткән М. Горький исемендәге 3нче гимназиядә булды. Русиядәге иң яхшы мәгариф учреждениесе буларак, бу мәктәпнең, Бөтенрусия Почет кенәгәсенең Федераль реестрына кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. 2009 елда  уку йорты ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән гимназиясе рәсми статусы бирелү турында сертификат алган. Былтыр ул “Интеркинд” инновацион белем бирү учреждениеләренең халыкара берләшмәсе әгъзасы булды, “Француз альянсы” республика оешмасы белән актив хезмәттәшлек итә.

Гимназиядә 1360 бала укый, алар инглиз, француз, немец телләрен тирәнтен өйрәнә. Биредә физика-математика, химия-биология, гуманитар юнәлешләрдәге сыйныфлар уңышлы эшли.

Сәфәрнең ахырында мәгариф министрлары М. Акмулла исемендәге Башкортстан  дәүләт педагогия университетында республиканың мәгълүмат-белем бирү  порталының эше һәм  югары уку йортының башка мәгариф учреждениеләре белән талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүдә үзара бәйләнеше  тәҗрибәсе белән танышты.

Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда “Безнең яңа мәктәп” дәүләт белем бирү башлангычын тормышка ашыру кысаларында талантлы һәм сәләтле балаларга булышлык итү төбәк системасын үстерү” дигән темага Идел буе федераль округы субъектларының мәгариф өлкәсенә идарә итүче башкарма власть органнары җитәкчеләре киңәшмәсенең пленар өлеше үтте. Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф министрлыклары җитәкчелеге катнашлыгында үткән утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Школьник ачты һәм алып барды. Чыгышында ул илдә талантлы һәм сәләтле яшьләрне үстерүнең мөһим стратегик әһәмиятен сызык өстенә алды.

— Тирән белемгә һәм акылга нигезләнгән көчле икътисад оештыруда нәкъ талантлы һәм сәләтле яшьләр әйдәүче көч булырга тиеш, — диде Александр Школьник.

Рөстәм Хәмитов чыгышында республикада бу юнәлештә алып барылучы эш һәм тәҗрибә белән таныштырды. Президент чыгышында билгеләнүенчә, бүген Башкортстанда һәр бишенче укучы инновацион мәктәптә белем ала. Республикада 1817 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнсә, аларның 134-е — инновацион мәктәпләр. Мондый мәктәпләрдә 87958 бала, ягъни республикадагы укучыларның 20,1 проценты белем ала. Әйтергә кирәк, әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында гына түгел, Русия күләмендә алдынгы урында килә. Мәсәлән, ил буенча укучыларның якынча 13 проценты инновацион мәктәпләрдә белем ала.

Башкортстан Президентының талантлы һәм сәләтле балаларны үстерү буенча башлангычлары да киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Әйтик, республикада сәләтле балаларны үстерү үзәге уңышлы эшләп килә. Чыгышта билгеләнүенчә, алдагы чорда югары уку йортлары каршында сәләтле балалар өчен көндезге һәм читтән торып уку мәктәпләре оештырылачак.

Арытаба Мари Эл, Удмурт, Татарстан республикалары, Пермь крае, Пенза, Ырынбур өлкәләренең мәгариф министрлыклары җитәкчеләре бу юнәлештә алып барылучы эш, әлеге проектны тормышка ашыруда булган проблемалар турында сөйләде, фикер һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Ахырда Русиянең мәгариф һәм фән министры киңәшмәгә йомгак ясады.

— Талантлы яшьләрне үстерү буенча эш ил күләмендә ярыйсы ук дәрәҗәдә яхшы оештырылган. Шул ук вакытта талантлы, сәләтле яшьләрне үстерү, ярдәм итү белән бергә, аларның потенциалын шушы төбәк, ил үсешенә җәлеп итү дә мөһим мәсьәлә булып тора. Талантларның читкә китүенә юл куймас өчен тиешле дәрәҗәдә дәртләндерү чаралары да күрергә кирәк, — диде Андрей Фурсенко.

“Безнең яңа мәктәп” дәүләт белем бирү башлангычына тукталып, ул шулай ук талантлы һәм сәләтле балаларны үстерү буенча эш аерым бер укучыга гына кайтып калмыйча, биредә гомуми белем бирү процессын шушы югарылыкка күтәрү ахыргы максат булырга тиешлеген ассызыклады. Русиянең мәгариф һәм фән министры Башкортстанда бу юнәлештә алып барылучы эшкә югары бәя бирде.

Киңәшмәдән соң  Андрей Фурсенко һәм Рөстәм Хәмитов журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Илдар Фазлетдинов,

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»