05.10.2012 - Мәгариф

Акбур белән киләчәккә ак юл суза

Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләренең дә иң җылы һәм  ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итегез.

Көчегезне һәм вакытыгызны кызганмый балаларга тирән белем, югары рухи байлык,  намус, дәрәҗә һәм гражданлык  идеаллары биргән  укытучыларыбызны, тәрбиячеләрне, остаз­ларыбызны чын күңелдән бүгенге бәйрәмегез белән котлыйбыз. Безнең һәрберебез укучы булган һәм  барчабызның йөрәгендә укытучы  һәрчак иң якын һәм кадерле кеше булып кала. Без һаман да сезнең укучылар. Без һаман да сезгә бурычлы:  гәзитебезне алдыруда, укуда һәм таратуда иң тәүге ярдәмчеләребез — пропагандалаучы буларак та, безгә әхлак, тәрбия, укытудагы проблема темаларына әледән-әле хәбәрләр җибәреп  торучы буларак та, “Әллүки” журналына язышырга укучыларны җәлеп итүче буларак та.

Үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы җеп сезнең кулда. Балалар киләчәге — сезнең кулда. Сезгә, кадерле укытучылар, авыр һәм җаваплы  эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Укучыларыгызның рәхмәт сүзләре, елмаюлы йөзләре сезнең бәйрәмне тагын да матурласын!

Фәния Габидуллина.

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, кадерле педагогия хезмәте ветераннары!

Сезне Халыкара укытучылар көне белән ихлас котлыйм!

Бу лаеклы рәвештә гомум танылу алган иң яраткан һөнәри бәйрәмнәребезнең берсе, ул ел саен дөньяның йөздән артык илендә билгеләп үтелә. Дәресләре бүген дә тормыш юлыбыздан алып барган, рухи кыйблабызны билгеләгән укытучыларыбызны искә алабыз. Нәкъ менә укытучыларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә үсәбез һәм уңышка ирешәбез. Без гомеребез буе аларга рәхмәт әйтәбез!

Укытучы хезмәте бик җаваплы һәм үз-үзеңне даими камилләштерүне күз уңында тота. Бүгенге мәгариф программалары педагоглардан фәнне һәм психология-педагогиканы тирән белүдән тыш заманча технологияләрне өйрәнүне дә таләп итә. Чын укытучы — һәрвакыт рухият һәм югары мәдәният чыганагы. Һәм без мәктәпләрдә, югары уку йортларында педагогларыбыз үзләренең һөнәри һәм иҗади сәләтләрен тулысынча күрсәтә алсын өчен лаеклы шартлар тудырырга тиеш.

Укытучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре республикада иң мөһим урында кала. Ел саен яңа мәктәпләр төзелә, белем бирү учреждениеләре заманча компьютерлар һәм уку-лаборатория кирәк-ярагы белән җиһазландырыла. Авыл мәктәпләре өчен автобуслар сатып алына.

Соңгы елларда укытучының хезмәт хакын икътисад өлкәсендәге уртача күрсәткечкә якынайта алдык. Һөнәри осталыгы, инновацион үсешкә омтылу дәртләндерелә. Бу эш арытаба да дәвам итәчәк. Аны булдырачагыбызга ышанам. Укытучы хезмәте абруйлы булачак һәм аның өчен лаеклы хезмәт хакы түләнәчәк.

Бүген хаклы рәвештә үзебезнең иң яхшы мәктәпләребез белән горурланабыз. Укытучыларыбыз арасында югары бүләкләргә ия булган гаҗәеп шәхесләр, чын-чынлап мәгариф лидерлары бар.

Сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, рәхмәтле укучылар телим! Сезгә һәрвакыт энтузиазм, балаларны ярату, уку һәм укытуга, һөнәри осталыкның яңадан-яңа үрләрен яулауга омтылыш юлдаш булсын!

Башкортстан Республикасы

Президенты Р. Хәмитов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»