13.09.2012 - Мәгариф

Мәгарифме, тәгәрифме?

Мәгариф тармагына ел саен республика бюджетының өчтән бер өлеше — 55 миллиард сум бүленә, дигән хәбәр уйга калдырды. Ни өчен мәктәп шулкадәр күп акча “ашый?” Президентыбыз дөрес әйтә, чөнки бер кеше эшен ике-өч кеше башкара. Директор урынбасарларын гына алыйк: тәрбия, уку, класстан тыш, мәктәптән тыш, урамнан тыш эшләр буенча урынбасарлар бар, гардероб саклау һәм бәдрәф буенча гына юк бугай. Болар нигә кирәк? Мин башлангыч мәктәптә укыганда дүрт класска ике укытучы иде, вәссәлам! Тагын бер абзый бар иде, анысы каравылчы, тәрбияче, идән юучы, утын хәзерләүче, мич ягучы, завхоз, бакчачы... Барысына да бер кеше! Элек шулай эшлиләр иде.

Аннары, 150 класста берәр бала укый, диләр. Соң, бу сыңар баланың укуын кичектереп торырга була лабаса! Икенче елны ул бик җиңел укып китәчәк, иптәшләрен өйрәтәчәк әле. Элек шулай итәләр иде, ә хәзер җитәкчеләр атлаган саен проблема тудыра.

Акча дигәннән, мәгариф бит ул бик зур система, акчалы система, шуның өчен аны паразитлар сырып алган. Мәктәпләр, туктаусыз штраф түләп, шул паразитларны ашата. Барлыгы 36 контроль оешмасы бар. Димәк, елына йөзләгән тикшерү, контроль үткәрелүе ихтимал дигән сүз. Ә һәр тикшерү коллективның нервысын ашый, аларда балалар укыту кайгысы калмый.

Штраф түләгәч, димәк, директор начар, димәгез. Бу эш болай тора. Мәсәлән, энергонадзор килеп электр чыбыклары иске булган өчен штраф сала. Әгәр мәктәпнең акчасы булса, директор проводканы яңарттырыр иде. Ләкин мәктәпкә моның өчен акча бирмиләр, ул кул куйган документ буенча штраф акчасы бюджеттан турыга энергонадзор счетына китә. Проводка яңартылмагач, шул ук кешеләр яңадан килеп тагын штраф салып китә. Кая барып, кемгә ни өчен штраф салырга мөмкин булуын алар инде күптән белеп бетергән, мәктәпкә киләләр. Русияне “дураклар иле” дип юкка әйтмиләр, әгәр акча бүлсәләр, директоры электр челтәренә ремонт ясатыр иде дә башкача штраф түләмәс иде. Болай мәктәп кормушка ролен үти һәм кемгәдер шулай кирәк.

Чыгымнарны егерме процентка киметергә, диләр. Ай-һай. Димәк,  биш укытучының берсен кыскартыргамы? Алай гына да булмый әле, хезмәт хакы кыскарса да, җылыту, электр һ. б. чыгымнар шул килеш кала. Бик авыр мәсьәлә. Дөрес, акчаны әрәм-шәрәм итүне (мин шул паразитларны ашатуны күздә тотам) кыскартырга булыр иде дә ул, тик аларны кем кыскартсын?! Түрәләрнең укымаган, надан һәм аңгыра, дипломны сатып кына алган балалары хәзер олы кеше булды, аларга эш... әй лә, җылы урын кирәк. Ә бит бу 36 структура тештә чокчына торган чыра да җитештерми, чын-чыннан паразит токымы. Ләкин закон алар кулында. Өстәвенә, аларның балалары үсеп килә, аларга да урын кирәк булачак. Паразитлар армиясенең ишәюен күреп чәчләр үрә тора. Алар, авыл хуҗалыгын бетергән кебек, мәгарифне дә юкка чыгармый туктамаслар инде.

Чыннан да,  чыгымнарны ничек 20 процентка кыскартырга соң? Президент, башлангыч мәктәпләрне кыскартмаска, ди. Урта мәктәпне кыскартып булмый лабаса! Бәй, тукта әле, бераз уйласак, нишләп булмасын? Кайбер мәктәпләр 1 сентябрьдә эшли башламады бит, контроль органнары рөхсәт итмәде. Менә кайда эврика! Берәр нинди контроль органы, мәсәлән, роспотребнадзор белән килешәсең дә, алар килә дә мәктәпне ябып куя! Ябык мәктәп акча сорамый. Менә кайда ул чыгымнарны кыскарту юлы. Әлеге шул органнардан файдаланырга кирәк, паразитларның бер файдасы тисен.

Заһит Мурсиев.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»