19.01.2011 - Мәгариф

Яңа чирекне яңартылган гимназиядә

17 гыйнварда БР Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Яңавыл районында булды. Шушы районнан депутат буларак, ул мондагы сайлаучылары белән очрашып тора. Бу юлы яңартылган гимназиядә беренче уку көненә килде.

1938 елда 150 укучыны кабул иткән бу уку йорты район һәм шәһәрдәге иң көчле белем бирү учреждениеләренең берсе. Монда белем алган укучылар арасыннан республикада гына түгел, илдә танылган галимнәр, башка шәхесләр үсеп чыкты. 1998 елдан мәктәп гимназия статусы ала, ә 2000 елдан Башкортстан Конституцион судының беренче рәисе Ирек Мөкъсинов исемен йөртә. Ирек Шәриф улы да шушы мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан. Хәзер бу күппрофильле гимназиядә 1435 бала укый. Аларга 108 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Коллективта эшләүчеләрнең 74 проценты югары белемле.

Укытучыларның 25е югары, 41е беренче һәм 17се икенче категорияле. 5 укытучы 100 мең сумлык грантка лаек булды.

Ләкин шундый көчле коллективы булган гимназия бинасы шактый тузган иде. 35 ел буена капиталь ремонт үткәрелмәгән. Мондый хәл, әлбәттә, район хакимияте игътибарыннан читтә калмый, гимназия бинасын яңарту планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан — 20 һәм район бюджетыннан 11 миллион сум акча бүленде. 2010 елның җәендә яңарту эшләре башланды. Заманында яхшы итеп төзелгән мәктәп бинасының стеналары гына калды, калган өлешләре түбәсеннән башлап тулысынча яңартылды. Су, канализация һәм җылыту системалары алыштырылды. Шулай ук заман таләпләренә җавап бирүче электр челтәрләре һәм башка коммуникацияләр булдырылды. Барлык класс-кабинетлар, заллар, ярдәмче бүлмәләр заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнде. Идән-түшәмнәр, тәрәзә-ишекләр өр-яңа. Нәтиҗәдә бина танымаслык булып үзгәрде. Бу эшләрнең барысына ярты елдан азрак вакыт җитте. Төзелеш эшләрен Димьян Мостафин җитәкчелегендәге “Агидель строй” җәмгыяте башкарды. Шулай ук Яңавыл шәһәренең электр челтәрләре, торак-коммуналь сервис, водоканал һәм башка предприятиеләре күп көч салды. Гимназия укытучылары, техник хезмәткәрләр дә читтә калмады, төзүчеләргә ярдәм күрсәтте.

Гимназия бинасын яңарту чорында аның укучылары шәһәрнең 4 мәктәбендә беренче, икенче чирекләрдә белем алды. Һәм менә үз  гимназияләрендә укый башладылар. Шушы шатлыклы көн белән укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәҗиһәтов тәбрикләде. Үз чыгышында Илшат Әгъзам улы әле район тарихында бер генә мәктәпкә дә мондый күләмле капиталь ремонт-яңарту эшләре башкарылмавы хакында әйтте. Ул шулай ук гимназияне яңартуда күп көч салган предприятиеләргә, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырды.

Константин Толкачев үзенең  чыгышында республика бюджетының өчтән бере мәгариф өлкәсенә юнәлтелгәнлеген билгеләп үтте. Заманча җиһазландырылган мәктәпләр булдыру белән беррәттән, анда белем бирү дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә тукталды.

Константин  Борисович ике укытучыга Дәүләт җыелышы-Корылтайның Почет грамоталарын тапшырды.

Гимназиягә килгән кунаклар яңартылган бина белән  танышып, класс-кабинетларда балалар һәм  укытучылар белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. 

Яңавыл районында  социаль объектлар төзү, яңарту белән беррәттән, сәнәгать предприятиеләрен тергезүгә дә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда хуҗалыклар җитештергән сөтне чит районнар май заводларына һәм кабул итү пунктларына тапшыралар, чөнки районда бу юнәлештә эшләүче предприятие юк. Мондый хәл белән район хакимияте  килешә алмады, биредә май заводы төзү башланды һәм ул быел сафка басарга тиеш. Константин Толкачев һәм Илшат Вәҗиһәтов  бу объекттагы төзелеш-монтаж эшләре барышы белән  дә таныштылар.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»