05.09.2012 - Мәгариф

Башлангычтан башласыннар әле!

Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында төзелгән “Көньяк” микрорайоны проект буенча 218 йортка исәпләнгән һәм анда 809 кеше яшәячәк. Микрорайон төзелә башлаганда ук анда халыкка яшәү өчен барлык уңайлыклар тудыру максаты куелды. Август аенда микрорайонда 70 урынлык  “Белоснежка” балалар бакчасы ачылды.

1 сентябрьдә микрорайонда яшәүчеләр өчен янә бер шатлыклы вакыйга булды — 90 урынлык башлангыч мәктәп ачылды. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек төзелгән һәм җиһазландырылган. Уку бүлмәләре җылы, якты, уңайлы өстәлләр һәм урындыклар куелган, тиешле корылмалар бар. Укучыларны 1нче сыйныфтан ук компьютер белән эш итәргә өйрәтү дә каралган. Бу мәктәптә үз лингофон кабинетлары да бар, шунда ук инглиз теле дәресләре дә үтәчәк.

“Быел илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителде. Димәк, безнең балалар яңа шартларда яшәү өчен әзер булып үсәргә тиешләр. Моның өчен без аларны башка фәннәр белән беррәттән, халыкара аңлашу теле булган инглиз телендә дә җиңел аңлашырлык итеп өйрәтергә бурычлыбыз. Урта мәктәпне тәмамлаучыларыбыз компьютерларда да программалар төзү дәрәҗәсенә барып җитәргә тиеш, бу һөнәргә яңадан кайдадыр укып йөрергә калмасын. Бу мәктәптә җәмгыятебезгә игелекле, яңача уйлый һәм эшли белгән кешеләр тәрбияләү өчен нигез салырга барлык шартлар да бар. Киләчәгебез шушы балалар кулында”, — диде мәктәп ачу тантанасына килгән район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов. Ул шушы мәктәпне һәм балалар бакчасын төзүгә зур өлеш керткән “Благоустройство” җәмгыяте коллективына, аның генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Илдар Сөләймановка, район архитекторы Рәфил Зариповка, инвестиция-төзелеш комитеты начальнигы Шамил Кашановка район хакимияте исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Яңа мәктәптә укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны белем көне белән котларга районның шәрәфле шәхесе, хезмәт ветераны Гафурҗан ага Фәтхуллин да килгән иде. Ул Балтач районын 20 ел дәвамында җитәкләгән һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кеше. “Моннан 74 ел элек мин дә 1нче сыйныфка укырга бардым. Ул чакларны хәзерге белән чагыштырырлык та түгел. Аякта чабата, аның табанына чыланмасын өчен агач шакмаклар беркетелгән. Өстә әниләр үзләре тукыган киндердән тегелгән кием... Сез бик бәхетле балалар, тырышып укыгыз, киләчәктә илебезнең ныклы терәге булыгыз”, — диде ул.

Мәктәп директоры Рәзилә Әминева кунакларны һәм ата-аналарны яңа мәктәп белән таныштырды.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.

Фото: Рәзилә Әминева беренче сыйныф балалары белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»