04.09.2012 - Мәгариф

Яңа гасыр мәктәбенә дәшә кыңгыраулы, нурлы сентябрь

Матур киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан балаларның да, укытучыларның да дулкынлануы йөзләренә чыккан. Алар өчен быелгы Белем көне икеләтә бәйрәмгә әверелде: 75 “яшьлек” мәктәп бу көнне укучыларын өр-яңа бинада каршылады. Өч ел ябык торганнан соң мәктәп ихатасы балаларның бәхетле авазына күмелде.

Мәктәп бусагасы аша беренче тапкыр атлап кергән Аделина Байбурина, Аделина Садретдинова, Тимур Мәгасүмов һәм аларның йөздән артык сыйныфташын шушындый матур бина каршы алды. Аларны һәм шушы мәктәпнең башка укучыларын быел да Дим бистәсенең төрле мәктәпләрендә икенче сменада сибелеп уку  көтә иде. Әмма язмыш аларга елмайды — 7 айда күтәрелгән өч катлы мәктәп бинасы белем көнендә 620 укучыны кабул итте. Мәктәп бинасын ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Республика башлыгы укучыларны гел яхшы билгеләргә генә укырга, мәктәпне шушындый матур килеш сакларга чакырды. Рөстәм Хәмитов, шулай ук, эшләрен яхшы башкарган өчен төзүчеләргә, мәктәп төзүдә ярдәм сорап республика башлыгына мөрәҗәгать иткән ата-аналарга рәхмәтен белдерде. Төзелеш Башкортстан Президентының шәхси контроле астында барды.

Яңа мәктәп бинасы 1937 елда төзелгән авария хәлендәге иске мәктәп урынында күтәрелде. Вакытында ул Дим станциясенең иң беренче мәктәбе була. Бөек Ватан сугышы елларында биредә госпиталь оештырыла.

2009 елда мәктәп авария хәлендә дип таныла. Шуннан башлап мәктәп укучылары Дим бистәсенең болай да тулы башка мәктәпләренә һәм гимназияләренә йөреп икенче  сменада укырга мәҗбүр була. Мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Ирина Романова узган елда Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, хәл уңай якка үзгәреш ала. Яңа мәктәп төзелешенә һәм аны заманча җиһазландыруга 200 миллион сум акча бүленә. Февральдә башланган мәктәп төзелеше җәй азагына төгәлләнә.

Республика башлыгы башлангыч, логопед, компьютер технологияләре класслары, китапханә, ашханә, ике спорт һәм актлар залында булды, укучылар белән аралашты, яңа технологияләргә корылган белем бирү системасы белән кызыксынды. Ә моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Мәктәп Интернетка тоташтырылган, интерактив такталар белән тәэмин ителгән, уку әсбапларын электрон китаплар алыштырган. Биредә икътисад фәне 2нче сыйныфтан башлап өйрәнелә. Мәктәпнең бу өлкәдә уңышлары да җитәрлек. Укучылар республика һәм Русия күләмендә үтүче олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Узган чыгарылыштан барысы да дип әйтерлек Русия һәм республика вузларына кабул ителгән.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»