18.01.2011 - Мәгариф

“Нур” мәктәбе укучылары китап яза!

Нөркәй авылындагы “Нур” урта мәктәбе инновацион үсеш юлында яңа алымнарны үзләштерүдә, интернет-белем бирүдә Туймазы районында алдынгы уку йортларыннан санала. Биредәге педагоглар яхшы башлангычлар, яңа идеяләр белән янып яши.

Директор Венера Халикова башта мәктәп тормышындагы яңалыклар белән таныштырып үтте.

— Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм районның 80 еллык юбилеена багышлап, тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле проектны гамәлгә ашырдык, — диде ул. —  “Без истә тотабыз! Без горурланабыз” дигән хәтер китабын чыгардык. Бу җыентыкта мәктәп укучыларының сугышта катнашкан ата-бабалары, тыл эшчәннәре турындагы язмалары тупланган. Проектның җитәкчесе — урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре мөдире Фаилә Ситдыйкова.

Нөркәй мәктәбенең педагоглар һәм укучылар коллективы бик тә игелекле эш башкарган. Чөнки җиңү солдатларының һәм тыл эшчәннәренең батырлыклары турында якты истәлекләрне без хәтердә сакларга, аны яшь буынга әманәт итеп тапшырырга тиешбез.

— Без исемнәре ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган геройларны яхшы беләбез, — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаилә Ситдыйкова. — Ә бит Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен керткән, тик исемнәре бик билгеле булмаган батыр сугышчылар, тыл эшчәннәре дә бар. Алар турында китапны беркем дә язмаячак, шулай ук документаль фильмнар да төшермәячәк. Алар безнең хәтердә, балалар күңелендә герой булып, һич югында, якты исемнәре торып калырга тиеш.

Балалар катнашлыгында язылган китапның исем туен үткәрү авылда күркәм бер чарага әверелә. Аңа хөрмәтле ветераннарны, тыл эшчәннәрен чакыралар, һәркайсына шушы истәлекле җыентыкны бүләк итәләр. Авылда бу китап турында һәр җирдә фикер алышалар, аны кулдан-кулга йөртеп укыйлар.

— Дәһшәтле сугыш еллары да тарих төпкеленә күчә бара. Әмма ил азатлыгын саклап калган, фронтта һәм тылда язмышның иң кырыс сынауларын кичергән кешеләрнең батырлыгы мәңгелеккә хәтердә калачак. Без аны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз, — ди Фаилә Муса кызы. — Узган уку елында без башлаган проект әле тәмамланмаган. Шул эшне дәвам итәчәкбез. Бүген икенче хәтер китабын чыгару турында уйлыйбыз. Кышкы каникул чорында балалар тагын күп гаиләләрдә булып, кулъязмаларын тулыландырды. Сугыш бит һәр гаиләгә диярлек кагылган. Авыллардагы әбиләрдә солдат хатлары әле дә саклана. Без шуларны табып һәм сценарий язып, “Батырлык һәм гайрәтлек елъязмасы” дигән чара да үткәрдек. Шул хатларны укучылар һәм укытучылар белән елый-елый укыйбыз. Батырларның якты истәлеген шулай кадерләп саклау балаларның эчкерсез күңелендә зур тойгылар уята.

 Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»