14.01.2011 - Мәгариф

Килешүнең вакыты чыкты

Милли телләрне өйрәнү, мәктәпләрдә туган телләрдә укытуны оештыру буенча Башкортстан Русиядә алдынгы урында тора. Республикада иң күп өйрәнелүче  татар, мари, удмурт, чуваш, мордва телләре буенча һәм  Русиянең башкортлар күпләп яшәүче ундүрт субъекты белән Башкортстан Мәгариф министрлыгы арасында 2005 елда (биш елга) килешү төзелгән иде. Килешүнең вакыты тәмамланды һәм Мәгариф министрлыгының былтыргы соңгы коллегиясендә әлеге хезмәттәшлеккә йомгак ясалды.

Килешүнең төп юнәлешләре: туган телләр укытылучы мәктәпләрне үстерү һәм саклау, аларны укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү,  туган тел укытучыларының белемен күтәрү, республикадан читтә яшәүче башкорт  балаларын гимназия-интернатларга, һөнәрчелек училищеларына, югары уку йортларына максатлы кабул итүне оештыру, шулай ук республикада яшәүче башка милләт балаларын, атап әйткәндә — татар, чуваш, удмурт, мари һәм мордва телен өйрәнүче укучыларны шул халыклар яшәгән республикалардагы уку йортларына максатлы юллама белән укырга кертү.

Гомумән алганда, килешү буенча хезмәттәшлек үтәлгән. Башкорт телен өйрәнү Чиләбе, Ырынбур, Курган, Самара, Свердловск, Саратов өлкәләрендә яхшы оештырылган. Әмма норматив финанслауга күчү һәм мәгариф учреждениеләрен кыскарту (оптимальләштерү) күп төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, милли мәктәпләрнең ябылуына китерде. Мәсәлән, 2007-2008 уку елында Чиләбедә 70 мәктәптә башкорт теле өйрәнелгән булса, быел нибары 39 мәктәптә генә башкорт теле укытыла. Ырынбур өлкәсендә дә милли мәктәпләр саны икеләтә кыскарган. Быел 23 мәктәптә генә башкорт теле укытыла. Самара, Свердловск өлкәләрендә өч-дүрт кенә мәктәп калып бара. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге бердәнбер башкорт мәктәбе дә соңгы елларын эшли.

Республиканың үзендә дә хәлләр авырлашты. 2002-2003 уку елында, мәсәлән, татар теле 1435 мәктәптә өйрәнелсә, 2006 елда 404 татар мәктәбе эшли, тагын 715 мәктәптә татар теле фән буларак өйрәнелә. 2009 елның ахырына 2205 гомуми урта белем бирү мәктәбе эшләде.  Шуларның 1292сендә укыту туган телләрдә алып барылды: 775е — башкорт мәктәбе, 357се — татар, 25е — чуваш, 100е — мари, 22се — удмурт мәктәпләре. Ә бүгенге көндә нибары 818 мәктәптә генә татар теле укытыла. Моңа ике генә, хәтта бер генә сыйныфта татар теле укытылган мәктәпләр дә кергән. Аскын районының Иске Казанчы, Урмияз мәктәпләрендә, мәсәлән, татар теле соңгы ел укытыла. Мондый мәктәпләр республика буенча дистәләгән. Гомумән алганда, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва милләтләреннән булган укучыларның 55тән алып 63 проценты гына туган телен өйрәнә.

Милли мәктәпләрне дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү буенча да тоемлы эшләр башкарылган. Республикадан читтәге башкорт мәктәпләре өчен 2010 елда гына 1 миллион 66 мең сум (алдагы елгыдан 55 меңгә артыграк) акча  җибәрелгән. Татарстан, Мари Эл, Чувашстан, Удмуртия, Мордовиядән республиканың милли мәктәпләренә 3 миллион сумнан артыграк суммага дәреслекләр кайтарылган. Әмма дәреслекләр һаман да җитешми. Бу Марий Эл, Удмуртия, Мордовия республикалары нәшриятларының дәреслекләрне җитәрлек күләмдә бастырмавы белән бәйле.

Килешүнең аеруча мөһим бер юнәлеше — милли мәктәпләрне тәмамлаучыларга югары уку йортларына максатлы юллама бирү. Тәүге мәлләрдә мондый юллама буенча республикадан читтә яшәүче башкорт балалары Башкортстан вузлары, ә биредәге татар, мари, чуваш, удмурт, мордва милләтеннән булган балалар  Татарстан, Мари Эл, Чувашстан, Мордовия, Удмуртиядәге югары уку йортлары студентлары булу бәхетенә ирешә. Тик соңгы вакытта югары уку йортларына керү  иркенлеге ачылгач (Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча), максатлы юлламаларның әһәмияте кимеде. Нәтиҗәдә, вузларда милли мәктәпләр укучылары өчен сакланган урыннар буш калды. Былтыр, мәсәлән, республика территориясендәге югары уку йортларына керүгә Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче башкорт балалары өчен 99 максатлы юллама бүленгән иде. Бу юлламалар белән югары уку йортларына 78 абитуриент гариза язып, аларның нибары 40ы гына  укырга кабул ителгән.

Республиканың урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә дә чит төбәкләрдә яшәүче башкорт балаларын шушындый ук юл белән укырга кабул итү матур нәтиҗәләр бирә. Әлеге вакытта урта һөнәри белем бирү уку йортларында — 1600, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 588 укучы белем ала. Былтыр Татарстаннан, Чиләбе, Ырынбур, Самара, Свердловск, Саратов өлкәләреннән, Пермь краеннан 113 укучы кабул ителгән. Бу саннар да елдан-ел азаюга бара.

Киләчәктә бу мөһим хезмәттәшлекне туктатмау өчен нинди чаралар күрергә кирәклек тә каралды коллегиядә. Моның өчен Русия субъектлары белән республика районнары арасында  булдырылган шефлыкны җанландыруга басым ясалды. Килешү кысаларында республиканың 25 районы һәм шәһәре башкортлар күпләп яшәүче Русия төбәкләренә беркетелгән. Аларның күбесе хезмәттәшлекнең тәүге елларындагыча эшләвен дәвам итә. Әмма кайбер районнар үзләренә беркетелгән төбәкләр белән элемтәне өзгән. Мондый хезмәттәшлекне яңадан тергезергә кирәк, диелде киңәшмә карарында.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»