11.01.2011 - Мәгариф

Мәгарифкә 500 миллиард сум чамасы акча бүленәчәк

Быел федераль бюджеттан “Мәгариф”кә бүленәчәк акча 495,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда — 28, 2008 елга карата 50 процентка күбрәк. Бу турыда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Былтыргы белән чагыштырганда федераль бюджет чыгымнары югары белем бирүгә һәм вуз тәмамлаганнан соң һөнәри белем бирүгә — 15 процентка, мәгариф өлкәсендәге фәнни-гамәли тикшеренүләргә ике тапкыр артачак.

Ил икътисады өчен югары белемле квалификацияле белгечләр әзерләүнең әһәмиятен исәпкә алып, былтыр башланган чара — Русиянең әйдәүче университетларына ел саен 30 миллиард сум күләмендә өстәмә ярдәм бирүне 2011-2013 елларда дәвам итү күз уңында тотыла. Бу акча инновация ягыннан актив югары уку йортларына ярдәм итү максатында аларның инновацион инфраструктурасын үстерүгә, Русия вузларының һәм производство предприятиеләренең берлектәге эшен дәвам итүгә, илебезнең югары уку йортларына әйдәүче галимнәрне җәлеп итүгә тотылачак.

Эльмира Сабирова.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»