04.07.2012 - Мәгариф

Мәктәп тәмамлаган өч йөзгә якын кеше аттестат алмаячак

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды. Русиядә аны барлыгы 843 меңнән артык кеше тапшырды. Башкортстанда да БДИ тапшыру буенча дәүләт имтихан комиссиясе утырышы булды. Мәҗбүри саналган урыс теле һәм математикадан 26 мең 41 һәм 25 мең 733 укучы имтихан тапшырды. Иң түбән уңай баллны (ул 36) урыс теленнән — 676, математикадан (24 балл) 1330 укучы җыя алмады. Соңгысы былтыргыдан ике тапкырга артыграк (үткән ел 668 укучы имтиханын тапшыра алмаган иде).

Ирекле фәннәрдән 12 мең 793 укучы җәмгыять белемен сайлаган. Биредә уртача балл — 54,6. Былтыр 57,9 иде. Сайланган фәннәрнең икенчесе — физика. Аның буенча БДИны 8 мең 14 кеше тапшырган. Уртача балл — 50,7. Былтыр — 62. Аннары биология (5 мең 207 кеше), химия (4 мең 32 кеше) килә.

Мәгариф министры Әлфис Гаязовның утырыштагы чыгышы буенча, быел төрле фәннәрдән 25 укучы иң югары — 100 балл җыйган. Былтыр 27 иде. Информатика һәм мәгълүмат-коммуникацион технологияләр фәнен башкортстанлылар аеруча яхшы белә. Аны унбиш кеше 100 баллга тапшырган. 

— Бу бер дә очраклы түгел, — ди Әлфис Суфиян улы. — Бездә көчле инновацион мәгариф учреждениеләре бар. Мәсәлән, Уфа дәүләт авиация техник университеты каршында эшләүче 153нче лицей, Белореттагы 14нче компьютер мәктәбе шундыйлардан.

Химиядән дә сигез укучы югары балл җыйган. Биредә, әл-бәттә, башкаланың 42нче мәктәбе укучылары күпчелекне тәшкил итә. Чөнки анда данлы химик — Башкортстанның беренче халык укытучысы Лиза Әһәдуллина укыта. Калган ике 100 балл  биология белән әдәбияттан.

Быелгы БДИ нәтиҗәләре былтыргыдан бик азга түбән. Бу укучыларның белем сыйфатының начараюын күрсәтми, ди мәгариф министры, ә имтиханга күзәтчелек итүнең катгыйлануы белән бәйле. Бәлки, шундый контроль укучыларны каушаткандыр да, чөнки иң түбән уңай баллны җыя алмаучылар саны былтыргыга караганда нык күп. Аннары, кайбер фәннәрдән иң түбән уңай баллның былтыргыга караганда күпкә күтәрелүе дә комачау булгандыр. Тарихтан, мәсәлән, былтыр иң түбән уңай балл 30 иде, быел ул 32гә күтәрелде. Химия 32дән — 36га, физикадан 33тән — 36га, географиядән 35тән 37гә менде. Нәтиҗәдә, 296 кешегә аттестат бирелмәячәк. Былтыр 209 егет һәм кыз аттестатсыз калган иде. Русия буенча бу сан аеруча куркыныч: 25 меңнән артык укучы. Моның бераз үзгәрүе мөмкин, чөнки имтихан нәтиҗәләре белән канәгать булмаучы 70 мең укучы апелляция тапшырган.

БДИда кагыйдә бозулар быел да булган. Русиядә имтихан биремнәрен интернетта урнаштыруның 172 очрагы ачыкланган. Шуның 30ы Башкортстанда. Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән андыйларның нәтиҗәләре юкка чыгарылган. Кагыйдә бозучылар кабаттан имтиханга кертелмәячәк.

Аппелляцияләре канәгатьләндерелүчеләр, элекке елларда мәктәп тәмамлаучылар, урта һәм башлангыч белем бирү учреждениеләре укучылары өчен 7 июльдән 16 июльгә кадәр өстәмә имтихан тапшыру оештырылачак. Биредә шулай ук нигезле сәбәп белән вакытында БДИда катнаша алмаганнар да сынау тота ала.

Фәния Габидуллина.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»