19.06.2012 - Мәгариф

Дин - милләт сакчысы...

Июнь башында Ставрополь краеның Пятигорск дәүләт лингвистик университетында “Хәзерге Русиядә рухи пространство формалаштыру” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Төньяк Кавказ республикаларындагы дини уку йортлары галимнәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре катнашты. СССР таркалганнан соң Русия тарихында беренче мәртәбә христиан һәм Ислам диннәре вәкилләре һәм дини уку йортлары галимнәре бер өстәл артына утырып, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен уртага салып сөйләште.

Русия Хөкүмәтенең Мәдәният департаменты киңәшчесе, социология фәннәре докторы, профессор Татьяна Петрова үз чыгышында соңгы елларда дини оешмаларның килешеп эшчәнлек алып баруына басым ясап, аларга дәүләт ярдәме тагын да арттырылачагы турында әйтте. Ул Русия Президенты Владимир Путинның “Дин — милләт сакчысы, яшьләрне тәрбияләүдә ышанычлы нигез булып тора”, дигән сүзләрен ассызыклады.

Хөкүмәт вәкиле чыгышының күпчелек өлешен яңа уку елыннан Русиянең барлык мәктәпләрендә 4нче сыйныфта дин дәресләре укытыла башлаячагы мәсьәләләре алып торды. “Әлбәттә, бу өлкәгә кагылышлы нәшер ителгән уку әсбаплары бик үк камил дип әйтеп булмый. Арытаба да аларны галимнәр һәм укытучылар белән тикшерүне һәм яхшыртуны дәвам итәчәкбез. Иң мөһиме — дингә битараф булмаган укытучы кадрларны әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора”, — диде Татьяна Петрова.

Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Габделрәүф хәзрәт Зәбиров мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең дин сабаклары фәнен сайлауда ата-аналарның фикерләре исәпкә алынмавын конкрет мисалларда күрсәтте. “Күпчелек районнарда бу мәсьәлә чиновниклар кабинетыннан торып кына хәл ителде, — диде ул. — Ата-аналарның күпчелеге бу предмет турында төшенчә алып та калалмады”.

Мәскәү Ислам университетының яңа билгеләнгән ректоры Дамир Хәйретдинов “Ислам мәдәнияте нигезләре” дәреслеген язган авторларның үз эшләренә гафу ителмәс дәрәҗәдә җавапсыз карауларын каты тәнкыйть утына тотты. Русия мөселман оешмаларының Ислам берләштерелгән үзәге рәисе Шәүкәт Әвәсовның чыгышын конференциядә катнашучылар аеруча җылы кабул итте. Моның сере, минем карашка, дини оешмаларның эшчәнлеген конкрет мисалларда яктыртуда булгандыр. Чыгыш ясаучы Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештырган чаралар турында тәфсилләп сөйләде.

— Мәчеттә үткәрелгән һәр чара ныклап уйланыла, — диде Шәүкәт Гомәр улы. — Иң мөһиме — аның әхлакый эчтәлеге беркемне дә — сөйләүчене дә, тыңлаучыны да битараф калдырмый. “Ихлас” мәчете, чын мәгънәсендә, шәһәр халкы өчен генә түгел, бәлки, республика халкы өчен дә тәрбия үзәгенә, әхлак мәктәбенә әверелгән. “Ихлас”ка намаз укырга килгән кеше аннан тиз генә китә алмый: мәчетнең белдерүләр тактасына күз ташласа, алдагы көннәрдә мәчеттә үткәреләчәк чараларның да үзе өчен бик тә файдалы булачагына төшенәчәк һәм аларның берсенә генә булса да килми калмаячак. Әйтик, гарәп теле яисә башкорт телен өйрәнәсе килә икән, аңа Интернет аша да язылып була. Мәчет кибетенә күз сала икән, ул анда күңеленә ятышлы китабын да алмый калмаячак. Мәчетнең үз киностудиясе бар. Аннан атна саен “Рен-ТВ” каналы аша дингә багышланган күп темаларны яктырткан фильмнар карый аласың. Мәчет янында “Әхлак мәктәбе” эшли. Аның укытучылары — югары уку йорты галимнәре һәм күренекле дин эшлеклеләре. Занятиеләр өч айга бер үткәрелә. Анда төрле районнардан 200гә якын кеше катнаша. Мәктәп укытучылары республика районнарына чыгып та күчмә семинарлар үткәрә. Мәчет заман белән бергә атлый. Аның эш планында дини бәйрәмнәр үткәрү генә түгел, республиканың сәнгать осталары чыгышларын оештыру һәм язучылар белән очрашулар да каралган. Якын айларда мәчет территориясендә ашханә, типография һәм кунакханә биналары да калкып чыгачак.

Шәүкәт Әвәсов конференциядә катнашучыларга бүләк рәвешендә тапшырылган “Ислам һәм әхлак дәресләре” (авторы — Вил Казыйханов) китабының яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә бик тә кыйммәтле хезмәт икәнлеген бәяләде.

— Китапка кергән һәр дәрес бүгенге көндә уку-укытуда актуаль булып саналган үстерешле укыту теориясенә нигезләнеп корылган, — диде Шәүкәт Гомәр улы. — Аннан бала да, аның ата-анасы да үзенә файдалы гыйлем алачак, чөнки дәрес эчтәлеген үзләштерү баланың фикерләве аркылы ирешелә.

Конференциянең икенче яртысы, “түгәрәк өстәл” артына утырып, докладлар тыңлауга, аларны тикшерүгә корылды. Анда чыгыш ясаган Башкортстан дәүләт педагогия университеты кафедра мөдире, философия фәннәре докторы, профессор Валерий Хаҗиевның “Ислам зыялыларын формалаштыру” дип аталган доклады күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

— Диннең көнкүрешкә ныклап кереп китә алмавының бер сәбәбе төрле өлкәдә дини белемгә ия булган белгечләрнең юклыгында, — диде галим. — Шул ук вакытта, бу мәсьәләне хәл итү дә әллә ни катлаулы түгел. Барлык уку йортларында да студентлар өчен теология фәнен укытуны уку программасына кертү кирәк. Дини уку йортларында укыган шәкертләр педагогика, психология нигезләрен ныклы үзләштерә алмый икән, алар куелган максатка ирешә алмый. Төрле тармакта (төзелеш, авыл хуҗалыгы, нефть чыгару һәм башка) эшләячәк студентларга дини белем бирү дә аларны зыялы ясауда бик зур адым булып торачак.

Мәскәү Библияне тәрҗемә итү институты галимнәре төзегән “Библия һәм Коръән. Параллельләр” дигән хезмәтне презентацияләү конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.

Вил Казыйханов,

Русия Ислам мирасы гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы,

Мөселман зыялылары конгрессы Президиумы әгъзасы,

Русиянең атказанган укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»