15.06.2012 - Мәгариф

“Бездә бишенче уку чиреге дә бар!”

Фәнил Кирәев, Артур Әхмәдиев, Ләйсән Шакирова, Айдар Шәйхетдинов, Лидия Саркиева, урыс теле укытучысы Марина Калитаева белән.Бүген мәктәпләрдә уку программасы ел саен үзгәреп тора. Мәктәп укытучысы гына биргән белем белән югары уку йортына укырга кереп буламы? Шушы сорауга җавап эзләп, Красная Горка мәктәбе укытучылар коллективы озак баш ватмый. Мәктәп “Бердәмлек” проекты буенча бик күп эшләр башкара. Мәсәлән, укучыларның җәйге лагеренда профильле мәктәп оештыралар.

Балаларның җәйге ялы өчен Хөкүмәт тарафыннан акча бүленә. Моны исәпкә алып, мәктәп укытучылары коллективы җиң сызганып эш башлый. География укытучысы Марина Трифанова укучыларны туган як, республика буйлап мавыктыргыч походларга, экскурсияләргә йөртә. Каникулларда чыгарылыш сыйныф укучыларын башкалабыздагы һөнәрчелек лицейларына, тимер юлчылар, төзелеш техникумнарына алып барганнар. Әлбәттә, мондый ысул укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итми калмаган. Быелдан башлап, мәктәптә һәр каникул профиль ысулда үткәрелә.

Мәктәп дирекциясе Уфа дәүләт авиация техник университеты, БДУның биология-химия кафедрасы һәм педагогия университетының чит телләр факультеты кабул итү комиссияләренә мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, югары уку йортларының бер төркем укытучылары Красная Горка мәктәбе тәкъдимен кабул иткән. Башкортстан дәүләт университетыннан химия  фәннәре кандидаты Гарифә Гарифуллина һәм биология фәннәре кандидаты Гөлдәр Йомагулова 8-10нчы сыйныф укучылары белән каникуллар вакытында ныклы шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, укучылар профиль дәресләрне калдырмый. Монда укучылар белән ата-аналар, укытучылар тыгыз элемтәдә эш алып бара.

Өч ел элек Уфа дәүләт авиация техник университетының югары уку йортына укырга керергә әзерләнү үзәге мөдире Марина Калитаева бер төркем укытучылар белән Красная Горка мәктәбендә җәйге лагерь чорында фән фестивале атналыклары үткәргән. Әлбәттә, тәүдә, укудан арыган укучыларны  каникул вакытында җыеп булмас инде, дигән уй борчый. Тик, киресенчә, мондый атналыкларны укучылар көтеп ала.

Мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен соңгы ике елның һәр шимбәсендә әзерлек курслары эшләп килә. 11нче һәм 10нчы сыйныфлар беренче сменада шөгыльләнсә, икенче сменага 9нчылар белән янә 10нар килә. Марина Калитаева — урыс теленнән, Евгения Береснева — математикадан, Рәйзәнә Кляшева физика буенча югары сыйныф укучылары белән шөгыльләнә. “Дәресләр парлы үтсә дә, 5 сәгатьлек укудан бер дә арымыйбыз, хәтта тиешле сәгать безгә җитми дә кала. Укытучылар көне буе дәрес аңлата, күрәбез, алар арый, тик безгә күрсәтми”, — ди 11нче сыйныф укучылары. Алар укучылар белән предмет буенча тестлар, контроль эшләр үткәрә, темалар тикшерә, мисаллар чишә.

Марина Николаевна үткән елгы каникул вакытында 9нчы сыйныф укучыларын башкалага фән фестиваленә, аннан заводларга экскурсияләргә алып барган. Мәктәп укучысы Аяз Исмәгыйлев авиация тарихы буенча төбәкара олимпиадада җиңү яулаган.

Үткән уку елы нәтиҗәләренә күз салыйк. 11 “Б” (химия-биология профиль сыйныфы) чыгарылыш сыйныфындагы 16 укучының 15е (13е бюджет бүлегенә) югары уку йортларына укырга кергән. Феруза Әлимова — Мәскәү медицина стоматология институты, Эльвира Гыймазетдинова Пермь дәүләт медицина академиясе студенткасы булган.

Әйе, мактанырлык та, сөенерлек тә Красная Горка мәктәбе укучыларының казанышлары. Югары уку йортлары укытучылары белән бергә эшләү нәтиҗәсендә укучылар һәм ата-аналарның да фикерләре, укуга, мәктәп коллективына карашлары үзгәргән. Әлбәттә, мәктәп укытучылары югары уку йортлары укытучылары белән элемтәне тагын да ныгытып, укучыларны киләчәккә әзерләүне төп максат итеп куйган. Шимбә көнне профиль дәресләргә якын-тирә авыл мәктәпләреннән дә укучылар бик теләп килә.

Красная Горка мәктәбе укытучылары чыгарылыш сыйныф укучылары язмышына битараф түгел. Әлбәттә, унбер ел буе укыган һәр укучының сәләте, холык-фигыле аларга яхшы таныш. Югары уку йортлары белән ныклы элемтә тоту нәтиҗәсендә укучылар быел да югары күрсәткечләр белән мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урыннарын табар, дип өметләник. 

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»