06.06.2012 - Мәгариф

“Оптимальләштерү һәр төбәк үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш”

Ил мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңнары тынганга да байтак вакыт үтте. Май ахырында исә ел буена шау-гөр килеп торган коридорлар да тынып калды. Уку елы тәмам. Ә инде 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен иң җаваплы чор — дәүләт имтиханнары башланды.

Быел Караидел районы урта мәктәпләрен 231 укучы тәмамлый, Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Шуңа да район мәгариф бүлеге җитәкчесе Равил Гыйниятуллин белән очрашкач, сүзне быелгы БДИ үзенчәлекләреннән башладык.

— Баштагы мәлләрдә ил халкында, ата-аналарда зур ризасызлык тудырган, укучыларны уку елы дәвамында дер калтыратып тоткан Бердәм дәүләт имтиханнары хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә, — диде Равил Канип улы. — БДИ башта, чыннан да, укучыларны, укытучыларны гына түгел, ата-аналарны да зур киеренкелектә тотты, ил буенча сүз йөртсәк, психикасы ныгынып бетмәгән укучылар арасында фаҗигаләр дә булгалады. Хәзер хәл үз җаен ала бара.

Быелгы үзгәрешләргә килгәндә, хәзер имтиханнарга электрон җайланмалар (кесә телефоннары һ. б.) алып керү катгый тыела, аның белән тотылса, имтихан бирүче куып чыгарыла. Шул ук вакытта, укучыдан тыш, укытучылар да, күзәтүчеләр дә законнарга ярашлы җавап бирәчәк. Монда сүз телефон турында гына бармый, әлбәттә, имтихан биремнәренең класстан читкә чыгуы өчен дә җаваплылык зур.

— Бу кадәр катгыйлык былтыргы югары баллар нәтиҗәседер инде?

— Күпмедер дәрәҗәдә былтыргының шаукымы дип тә әйтеп була. Ләкин моны законнарның, имтихан бирү тәртипләренең камилләштерелүе нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк. Үткән елда бөтен Русиядә җибәрелгән кайбер кимчелекләр өчен быелгы чыгарылышка кыенгарак туры киләчәк, дип тә әйтергә ярыйдыр, әгәр шулай әйтү мөмкин булса. Ничек кенә булмасын, яңа тәртипләрне, бүгенге таләпләрне, җаваплылыкның артуын укытучылар да, күзәтүчеләр дә, ата-аналар да, укучылар үзләре дә бөтен җитдилеге белән аңларга тиеш, соңыннан кемгәдер үпкәләп йөрерлек булмасын.

— Равил Канипович! Соңгы елларда шул БДИны тапшырмас өчен генә дә кайбер укучылар 9нчы сыйныфтан ук училище-лицейларга, техникум-колледжларга укырга керә. Былтыр Караидел районында андыйлар күп булдымы?

— Йөз укучы тирәсе. Ләкин аларның барысы да БДИдан “качкан” дип уйларга ярамый, монда берничә факторны искә алырга кирәк.

Беренчедән, вакыт әрәм итмәс өчен 9нчыдан соң ук һөнәр үзләштерә башларга теләүчеләр бар, аларны һич тә гаепләп булмый. Һәркем, үзенең сәләтенә карап, һөнәр юнәлешен билгели дә, 10-11нчедә укып тормастан, үзен зур тормышка әзерли башлый.

Икенчедән, кайберәүләр ул лицей-колледжларны югары белем алу юлында кирәкле баскыч, трамплин итеп файдалана ала, чөнки вузга имтихан тапшырганда ул кичә генә 11нче сыйныф тәмамлап килгән укучыдан шушы һөнәр буенча әзерлеге белән дә, белеме белән дә, җитдилеге белән дә күпкә аерылып тора һәм бер башка өстен була.

Өченчедән, тугыздан соң лицей-колледжларга китүнең сәбәбен урындагы шартлар белән дә бәйләргә кирәк. Тугызынчыны тәмамлаган укучыларга урта белемне еш кына күрше авылларда алырга, туган йортыннан, авылыннан еракка йөреп укырга туры килә, чөнки ул яшәгән авылда мәктәп тугызъеллык кына. Көн саен унар-егермешәр чакрым йөреп укыйсы килми аның, лицей-колледжда укуны, тулай торакта гына “цивилизацияле” район үзәгендә яисә шау-гөр килеп торган шәһәрдә яшәп укуны ул өстен күрә. Монда яшәү, тормыш шартлары үзенекен итә, берни дә эшли алмыйсың.

— Оптимальләштерүнең йогынтысы башка мәсьәләләрдә дә бөтен кискенлеге белән калкып чыга. Шул ук күрше авылга йөреп уку, “мәктәп автобусы”, башлангыч мәктәпләр ябылу, башкаларының статусын югалтуы ише “фурсенколаштыру” районда нинди нәтиҗәләргә китерде?

— Соңгы өч елда районда 24 мәктәп үзгәреш кичерде: җиде урта мәктәп төп, тугызъеллык итеп үзгәртелде, тугызы башлангыч итеп калдырылды, ә унике башлангыч мәктәп исә бөтенләй ябылды, чөнки әлеге авылларда балалар саны кискен кимеде. Ябылган мәктәпләр муниципаль милеккә күчерелде.

— Ябылганнары таланмыймы соң?

— Юк, таланмый, алар барысы да вакытлыча ябылды һәм укырга төшәчәк балалар булса, аларны берничә сәгатьтә әзерлек хәленә китерергә мөмкин. Ләкин моңа өмет аз, чөнки ул авыллардан күченеп китүчеләр күп, мәктәп яшендәге балалар юк. Ничек кенә булмасын, ул мәктәпләргә каравыл куелган, барысы да төзек хәлдә.

Укучы балалар саны кимүгә килгәндә, менә берничә сан: мин бу вазыйфада эшли башлаганда, 90нчы еллар азагында, районда 6 меңнән артык бала укый иде, бүген 16 — башлангыч, 11 — төп, 18 урта мәктәптә барлыгы 3248 укучы исәпләнә.

— Караиделгә соңгы ике килүемдә дә татар авылы Подлубтагы мәктәпкә кермичә китмәдем. Андагы педколлективның да иртәгәсе көнгә ышанычы юк. Бу мәктәпнең арытабангы язмышы ничегрәк булыр икән, Равил Канипович?

— Подлуб мәктәбе әлегә саклана, саклап калырга тырышабыз. Гомумән, район хакимияте мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирде һәм бирә, кулдан килгәннең барысын да эшли. Шуның бер күрсәткече, чагылышы — районда бүген Башкортстан Президентының ике стипендиаты укый, ә инде район хакимияте башлыгының исемле стипендиясен менә инде дистә елга якын ел саен ун укучы ала. Болардан тыш, хакимият мәктәпләргә, балалар бакчаларына даими рәвештә матди ярдәм күрсәтә. Бу яклап район мәгарифе урындагы власть органнарының игътибар үзәгендә, дип әйтергә тулы нигез бар.

— Республикада көнүзәк исәпләнүче балалар бакчалары мәсьәләсенә күчкәнче, оптимальләштерүнең мәктәпләрне җан башына финанслауга күчү тәртибе турындагы фикерләрегезне ишетәсе килгән иде.

— Бу мәсьәләдәге минем фикерем белән мәгариф бүлеге начальниклары, мәктәп директорларының һәрберсе ризалашыр, дип уйлыйм. Фикерем, нигездә, кире. Нигәме? Чөнки финанслауның тәртибе бик күп нюансларны исәпкә алмый.

Һәр укучыга исәпләнгән финанслауны аңлау авыр. Шул ук “мәктәп автобусы”н алсак, һәр районда авылларның бер-берсеннән нинди ераклыкта урнашуын исәпкә алу юк. Бездә, Караиделдә, авыллар арасы ерак. Икенчедән, һава торышын онытырга ярамый. Тигез урында, юл инфраструктурасы үсешкән районнар өчен дә финанслау бер, таулы-урман, юлсызлыктан җәфаланучы һәм авыллар арасы ерак булган төбәкләр өчен дә финанслау күләме бер үк. Бу хакта без быел республиканың Мәгариф министрлыгына тәкъ-димнәр белән документация әзерләп җибәрдек, әле ул өйрәнелү стадиясендә. Дала белән урман-таулы зонаны бер дәрәҗәгә куярга ярамый бит инде! Һәр районга, төбәккә ташламаларның ниндидер коэффициенты булырга тиеш!

— Туган телләрне укыту мәсьәләсендә Караидел үз позициясен яклап калды, дип әйтеп буламы?

— Чынлап та, Караидел ра-йонында бик күп милләт вәкилләре яши. Аларның һәркайсы балаларын үз туган телендә укыту мөмкинлегенә ия. Бүген районның сигез мәктәбендә татар теле укытыла. Болар — төп һәм урта мәктәпләр. Алардан тыш, башлангыч мәктәпләрдә һәр бала туган телен өйрәнә. Республиканың кайбер районнарында бу мәсьәләдә ниндидер басым булса да, бездә ул бик сизелмәде, чөнки туган телгә килгәндә, халык бездә “усал”, яхшы мәгънәсендә усал, һәр милләт үз тамырлары өчен җан атып тора. Һәм бу шулай булырга тиеш тә.

— Югарыда телгә алынганча, Равил Канипович, бүген республикада гына түгел, тоташ илдә көнүзәк саналучы балалар бакчалары мәсьәләсен урап үтеп  булмас, ахры. Сездә дә ул кискенлеген югалтмагандыр.

— Сүзне демография күрсәткечләреннән башласак, быелдан беренче сыйныфка баручы балалар саны арта, уңай тенденция күзәтелә, шөкер, дияргә кирәк. Моның сәбәбе — соңгы биш-алты елда халыкта иртәгәсе көнгә ышаныч артты, шуңа да бала тудырырга хатын-кызларыбыз да курыкмый тәвәккәлли башлады. Эшле булгач, кереме булгач, гаиләнең киләчәккә ышанычы арта.

Бүгенге көндә районда 30 балалар бакчасы эшләп килә. Авылларда урын мәсьәләсе юк диярлек, әмма район үзәгендә халык саны арта, шуңа бүгеннән 190 урын кирәк. “Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш районнарын 2011-2015 елларда социаль-икътисади үстерүнең комплекслы программасы”на ярашлы, Караидел районында 13 балалар бакчасы төзү, шул исәптән, район үзәге бистәсе саналучы Абызда мәк-тәп белән бер түбә астында яңа балалар бакчасы төзү каралган. Боларның гамәлгә ашырылуын якын еллар күрсәтер, шулай да ниятләрнең изге булуы куандыра.

— Әңгәмәбездән күренүенчә, районда мәгарифкә, киләчәк буын хәстәрлекләренә игътибар зур. Моны район хакимиятенең тырышлыгы нә-тиҗәсе дип тә аңларга кирәк. Ул район мәктәпләрен тәмамлаучыларның республика һәм ил вузларында белем алучы студентлары саныннан да күренә. Ә бу исә, үз чиратында, район мәктәпләрендә белем бирүнең югары сыйфаты турында да сөйли.

— Белем бирү сыйфатының югары булуы — укытучыларның югары квалификациясе, тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Мин аларның фидакарь хезмәте, осталыгы белән горурланам. Үткән елдагы чыгарылышның 62,2 проценты — югары, 28,2 проценты махсус һөнәри уку йортларына укырга керде, 33 медалистның унысы мәктәпне — алтын, 23е  көмеш медальгә тәмамлады.

Без сан, процент, күрсәткеч артыннан кумыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме — һәр укучыбыз, үзенә ошаган һөнәр үзләштереп, тиешле белем алып, туган авылы, районы, төбәге, республикасы, иле өчен  файдалы, кирәкле, лаек кеше булсын. Эш бит көтүче яисә профессор булуда түгел, эш — без тәрбияләгән укучының тормышта үз урынын таба алуында. Әгәр ул туган мәктәбенә, укытучыларына рәхмәтле булып китә икән, укытучысына гомер буе рәхмәт хисе саклый икән — без менә шуның өчен генә дә мөгаллим-мөгаллимә алдында баш ияргә тиеш. Караидел мәктәпләрендә моны беркайчан да онытмыйлар, укытучыларыбыз моны һәрвакыт  истә тотып эшли.

Фәнис Гәрәев,

“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»