25.05.2012 - Мәгариф

Йөрәгемне балаларга бирәм!

Соңгы кыңгырау... Әле кайчан гына сез бәләкәч кыз һәм малайлар, әти-әниләрегез белән җитәкләшеп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап үткән идегез. Нәкъ шул көнне сезне беренче укытучыгыз каршы алды, беренче кыңгырау сезне зур белем дөньясына чакырды, беренче тапкыр тылсымлы сүзләр ишеттегез. Бу көн сезнең өчен иң кадерле, онытылмас көн булып гомерлеккә истә калды. Бүгеннән сезнең өчен балалык еллары тәмамланды.

Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тиздән чыгарылыш имтиханнарын тапшырып,  онытылмас мәктәп еллары артта калачак. 11 ел буе сез фән дөньясында кайнадыгыз, җәмгыять тормышының асылына төшендегез, аралашырга, фикер йөртергә, шатлыклы, авыр чакларда бер-берегезне юатырдай сүзләр табарга өйрәндегез. Бүгенге соңгы кыңгырау яңа тормышка чакыра, зур сынауларга әйди.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Унбер ел буе укыган мәктәбегез, укыткан укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз турында тик якты истәлекләр генә саклагыз. Тормышта һәрберегез үзегезгә кирәкле һәм файдалы эш табып, зур кешеләр булыгыз. Уңышлар сезгә!

Ике апасы, ике абыйсы булган Гөлназның өендә бәләкәйдән “Ялкын”, “Веселые картинки” журналлары, “Пионерская правда” гәзите була. Кечкенәдән яшьтәшләренең иҗатлары белән таныша, шигырьләр ятлый, хикәяләр укырга күнегеп китә. Мәктәп сәхнәсендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әнгам Атнабай, шигырьләрен аеруча яратып сөйли кыз. 8нче сыйныфта “Галиябану” драмасын сәхнәләштерергә булалар. Бәдри картны уйнарга егетләр булмау сәбәпле, рольне Гөлназга тапшыралар. Шунда җилем белән беркетеп куйган сакалны куллары белән йолкып ташлардай булып уйный кыз. Соңыннан кызга “Вәт килештердең, сакалны сыпырып торуларың чын Бәдри картныкыннан да артык булды бит”, диләр. Баксаң, кулы белән сакал сыпырып йөрүләр җилемнең ияген кычыттыруыннан була.

Укытучы булу теләге анда 9нчы сыйныфта укыганда туа. 10нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында икенче урын яулый. 11нче сыйныфтан соң Гөлназ Уфа китапханәчеләр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Нуриман районының Сарва мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып өч ел эшли. Шул чорда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетының татар бүлегенә читтән торып укырга керә. Аннан мәгариф бүлеге аны Байгилде лицеена башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерә. Нәкъ ике елдан соң Гөлназ Фәрих кызы яраткан һөнәре буенча — татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый.

Бүген Гөлназ Хәертдинова — 17 ел стажлы яшь, егәрле укытучыларның берсе. Шушы гомер эчендә аның укучылары белән башкарган эшләре, яулаган җиңүләре бихисап. 2010 елда укучысы Альбина Исмәгыйлева республика күләмендә үткәрелгән иҗади конкурста, Бөек Ватан сугышына багышланган темага инша язып, икенче урын яуласа, үткән елда республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада 10нчы сыйныфтан Вадим Мәрданов Мактау грамотасына лаек була.

Лицей музеенда өчпочмаклы хатлар саклана. Алар арасында латин хәрефләре белән язылганнары да бар. 2007 елда Гөлназ Фәрих кызы 9-10нчы сыйныф укучылары белән шушы хатлар өстендә эш башлый. Дүрт хатны алып, эчтәлеген тикшереп танышкач, авторларның туганнарын эзләп табып, хатларны тапшыралар. Эзләнү эшләре буенча “Ватан юллары белән” республика конкурсында өченче урын яулыйлар.

“Байгилде, Бәләкәй Теңкәш авыллары кешеләренең кушаматлары” дигән тема өстендә Гүзәл Идиятуллина 2009-2010 елларда ныклы шөгыльләнә. Әлбәттә, исеменнән күренүенчә, Гүзәлгә җиңел дә, шулай ук кызык та тема тапшыра укытучы апасы. Ул, авыл аксакаллары белән очрашып, кушаматлар килеп чыгышын өйрәнә, конференциядә чыгыш ясый.

Гөлназ Фәрих кызының укучылары белән бик тә кызыклы, фәһемле, мавыктыргыч темалар өстендә бертуктаусыз эш алып баруын әйтеп үтәргә кирәк. Бәләкәй Теңкәш авылыннан чыккан якташ шагыйрь Зиннур Нәсыйбуллин Татарстанда яшәп иҗат иткән. 10нчы сыйныф укучысы Миләүшә Фәйзуллина аның иҗатын өйрәнә, шагыйрьнең туганнарыннан соңгы кулъязмаларын ала. Шулай итеп, “Бизәр өчен туганмын” дигән брошюра шагыйрь иҗатына багышлана. Зиннур аганың якты истәлегенә багышлап, Гөлназ туташ дәресләр дә үткәрә. Гөлназ Хәертдинова җитәкчелегендә янә дистәләгән брошюра төзелеп, алар укучыларның өстәмә уку әсбабына әверелә.

Бүген сыйныф җитәкчесе 20 укучысының да уңган, көчле, тырыш булулары белән горурлана. Кызлар бию буенча “Звонкий каблучок” дигән район конкурсында икенче урын яулаган. Язгы каникулда тынгы белмәс Гүзәл туташ 10 укучысы белән Казанга барып, Муса Җәлил, Габдулла Тукай музейларында булган, аларның иҗатлары белән якыннан танышып кайткан. Каникул чорында география укытучысы Динә Разетдинова белән берлектә Башкортстан буенча сәяхәтләр оештыра.

Гүзәл Фәрих кызы районда соңгы ике ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча “Иң иҗади укытучы” номинациясендә җиңү яулаган. Быел республика күләмендә үткәрелгән “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында катнашып, “Минем район, минем мәктәп, минем эшчәнлек” дигән темага видеопрезентация күрсәткән. Укучыларның иҗади сәләтен “милли төбәк компоненты аша үстерү” дигән темага инновацион проект яклап, “Иң яхшы инновацион дәрес” номинациясендә җиңүче булып таныла, диплом һәм принтер белән бүләкләнә.

Татар телен, әдәбиятын укыту эшен җаны-тәне белән яратып башкаручы Гөлназ Хәертдиновага киләчәктә тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын!

Людмила ХӘНӘФИНА.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»