18.05.2012 - Мәгариф

Талач мәктәбенә язмыш ни әзерли?

Физкультура укытучысы Миңзифа Мөхәммәтшина Русия олимпиадасы призеры Рөстәм Ирназаров белән.Стәрлетамак районы — күпмилләтле төбәк. Байтак кына татар авылларында да татарлар белән бергә башкортлар, марилар, украиннар һәм башка милләт вәкилләре тату гаилә булып яши, балалар бер мәктәптә укый, гадәттә, алар күбрәге урыс телендә аралаша.  Шулай итеп, урысча сөйләшә торган татар яки башкорт авыллары барлыкка килә. Ә менә Талач саф татар авылы буларак аерылып тора. Һәм милли кадрларны да бары тик шундый авыллар гына әзерли ала торгандыр! Зур, матур тарихы булган Талач урта мәктәбе дә чын-чынлап милли мәктәп булуы белән горурлана ала. Биредә барысы да ана телендә сөйләшә, туган телне өйрәнүгә тиешле игътибар бирелә, белем учагында әледән-әле эчтәлекле, матур чаралар уздырыла.

Ләкин заман Талач мәктәбе кебек  көчле тамырлары, күпләргә өлге булырлык бүгенгесе, ышанычлы киләчәге булган мәктәпкә дә үзенең мәрхәмәтсез кылычы белән кизәнә. Талач мәктәбен күрше авыл мәктәбенең филиалы булу куркынычы көтә. Бер көчле мәктәпне икенчесенә буйсындыру, киләчәктә тугызъеллык мәктәпкә калу, статусны югалту перспективасы кемгә хаҗәт? Югыйсә, бүгенге көндә мәктәптә 89 бала белем ала. Ә бит, гаделлек күзлегеннән карасак, республикабызда күп кенә бик аз санлы укучылары булган мәктәпләр дә үз автономияләрен саклый.

Мәктәпнең тарихына күз ташлыйк әле. 1967 елдан башлап урта мәктәп булып эшләп килгән белем учагын бү-генге көндә 978 укучы тәмамлаган, шуларның 22се алтын һәм көмеш медаль белән. Бик югары күрсәткеч бит бу!

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында галимнәр, югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр, менә дигән табиблар да бихисап.

Бүгенге көндә мәктәптә 89 бала белем ала. Өлгереш — 100, укыту сыйфаты 47 процент. Мәктәпне тәмамлаучыларның югары уку йортларына керү саны елдан-ел арта. Хәзерге вакытта алты студент медицина университетында, унысы — Стәрлетамак педагогия академиясендә, икесе — авиация университетында, тагын икәү Эчке эшләр мәктәбендә, дүртесе БДУда һәм тагын дүртәү БДАУда белем ала. Минемчә, шушы фактлар гына да мәктәпнең, укытучылар коллективының ничек эшләвен тулысынча дәлилләп тора.

Бүгенге көндә коллективта 16 укытучы эшли. Алар арасында дүрт укытучы — югары, сигезе — беренче, өчесе икенче категорияле.

Рамил Шәфиев — Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Аның быел мәктәп белән җитәкчелек итүенә 40 ел тула. Менә шундый туган туфрагына береккән, үз һөнәренә, нинди заман булуына карамастан, фанатларча бирелгән, тирән белемле һәм яңалыкка омтылучы педагоглар һәм җитәкчеләр булганда гына белем йортын әнә шулай гөрләтеп була шул. Методист укытучы Светлана Гобәйдуллина, Башкортстанның мәгариф отличнигы Миңзифа Мәхәммәтшина турында да бары тик шундый яхшы сүзләр әйтеп булыр иде.

Укытучылар мәктәп, район һәм республика чараларында актив катнаша. 2010-2011 уку елында Зилә Рәхмәтуллина “Татар теле ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, “Иң яхшы инновацион проект” номинациясендә җиңеп чыкты.

2011-2012 уку елында 11нче сыйныф укучысы Гүзәл Рәхмәтуллина республикада үткәрелгән физика олимпиадасында 2нче урынны алды, аның бу җиңүен 100 баллы сертификатка тиңләделәр. Ул шулай ук район һәм республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулады.

Болар әле Талач урта мәктәбе соңгы елларда ирешкән уңышларның кайберсе генә. Зур уңышлар кечкенәләреннән җыела дигәндәй, алар мондый җиңүләргә көн саен зур тырышлык салып һәм тир түгеп, иҗат көчен эшкә җигеп, илһамланып һәм ялкынланып якынлаша. Балаларда укуга, җиңүгә теләк уяту — ул педагогларның, мәктәптә алып барылган эчке сәясәтнең җимеше. Ә бу электән килгән бай традицияләргә бәйле. Агач тамырлары белән көчле булган кебек, мәктәп тә үзенең матур, тирән тарихы, җиңүләргә бай  бүгенгесе белән көчле. Усал заман җилләренә каршы баскан менә шул мәгърур, көчле милләтебезне, халкыбызны саклап торучы мәһабәт агачка балта чабу дөрес булырмы?

Ләйсән Кәшфиева.

Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»