Мәгариф

Әлшәйдә сабыйлар бәхетле!

27 сентября

Республикада мәктәпкәчә белем бирү системасында барган үзгәрешләр яшь гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче сабыйларның тормышын яхшыртуга зур йогынты ясый. Соңгы өч елда балалар бакчасына чират 50 меңнән 14 меңгә кадәр кимеде. Агымдагы елда янә 11 мең урын булдыру каралган. Ил һәм республика җитәкчелеге 3-7 яшьлек балаларның барысын да 2015 ел азагына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртү мөмкинлеге белән тәэмин итү бурычы куйган иде. Бу максатта Әлшәй районында байтак эш башкарылып, балалар бакчаларына чират бөтенләй бетерелде.

Сыйфатлы белем нигезе — заманча шартлар

20 сентября

Әлшәй районы укытучылары тармактагы үзгәрешләрнең уңай нәтиҗә бирүен билгели. Соңгы елларда мәгариф системасына яңалыклар әледән-әле кертелеп кенә тора. Бу үзгәрешләр балалар бакчаларындагы сабыйлардан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр кагыла. Авыл мәктәпләре мондый кискен үзгәрешләргә әзерме? Бүген алар үзләрен ничек тоя? Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Айдар Солтангулов белән шул хакта сөйләштек.

“Мөгаллимә булу – зур бәхет”

06 сентября

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарова һөнәрен бик дөрес сайлаган.

Норвегия мәктәпләре дә сокланырлык белем учагы

02 сентября

Иске Күчәрбай авылы үзәгендә, тирә-якка ямь биреп, ике катлы мәһабәт мәктәп бинасы балкып утыра. Ихатадан үткәч, ике яктан алмагачлар, шау чәчәкле кашкарый, бәрхет гөлләренең берсеннән-берсенә кунып уйнаган күбәләкләр ишеккә кадәр озатып бара. Бусагадан килеп керү белән үзеңне Европадагы шәһәр гимназиясенә эләккәндәй хис итәсең. Чисталык, пөхтәлек хөкем сөрүче бу авыл мәктәбе, әйтерсең, Белем көнендә быел гына ишекләрен ачачак. Җиде ел үткән, ә парталар, өстәлләр өр-яңа, кабинетлары матур итеп, яхшылап җиһазландырылган.

улдан килгәнчә генә түгел, заман кушканча

30 августа

Республика белем бирү учреждениеләре яңа уку елына яңа өметләр белән аяк баса

Изге эшегез өчен рәхмәт!

28 августа

Бәләбәй татар гимназиясе ике дистә ел милләткә лаеклы алмаш тәрбияли.

Иҗат утында янып яшиләр

26 августа

М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин урта мәктәбе — Шаран районында гына түгел, республикада алдынгы мәгариф учреждениеләренең берсе. Шушы белем учагының даны еракларга таралган. Узган елда ул Мәскәү белгечләре төзегән рейтинг нәтиҗәләре буенча “Русиянең иң яхшы авыл мәктәбе” номинациясендә җиңүчеләр исәбенә кертелгән иде. Әйткәндәй, безнең республикадан тагын алты педагогик коллектив шундый хөрмәткә лаек булган.

Ярдәм тиешле нәтиҗә бирсен

12 августа

Белем сыйфатын яхшыртуда төп җаваплылык укытучылар иңендә

Сыйфатлы белем — үсешнең төп факторы

09 августа

Мәгариф буенча республика август киңәшмәсе кичә Салават шәһәрендә узды. Пленар утырышта республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгәриф бүлекләре начальниклары, профсоюз оешмалары рәисләре, укытучылар, чакырылган кунаклар катнашты. Эшлекле киңәшмәнең темасы — “Сыйфатлы белем бирү — республиканың тотрыклы үсешенең төп факторы”.

Мәктәпләр тынып тормый

10 июля

Белем учакларының күпчелеге уку елы тәмамланганнан соң лагерьларга әверелә

...Без килгән көнне коеп яңгыр явуга карамастан, Яңа Балтачта да, Иске Калмашта да мәктәп эче гөрләп тора иде. Гадәттә, укулар тәмамлангач та балалар белем учагыннан таралырга ашыкмый. Укучылар мәктәп лагеренда соңгы көннәрен ял итә. Яңа Балтач мәктәбенең алды чәчкә бакчасына әверелдерелгән, зәвык белән бизәлгән түтәлләр, алардагы тәртип игътибарны җәлеп итте. Мәктәп эче дә матур, заманча, биредә дүрт ел элек үткән капиталь ремонтка укытучылар да, укучылар да шатланып бетә алмый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»