Яңалыклар

Дәүләкән фермерларны җыйды

29 марта

Крестьян-фермер хуҗалыклары төбәк семинар-киңәшмәсендә Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Бәләбәй, Благовар, Бүздәк, Гафури, Дәүләкән, Кырмыскалы, Туймазы, Чишмә, Шаран һәм Ярмәкәй районнары вәкилләре катнашты. 2013-2015 елларда КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү һәм яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашуны авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин алып барды.

Һәрьяклы аңлашып эш итәргә кирәк

26 марта

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов торак-коммуналь хуҗалыктагы идарә итүче оешмалар һәм милек хуҗалары арасындагы диалогны үстерү мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде. Анда шушы өлкәгә кагылышлы барлык җаваплы структуралардан да вәкилләр катнашты.

Халыкара агентлык югары бәя бирде

23 марта

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов “Standard & Pооr s” Халыкара рейтинг агентлыгының Мәскәүдәге офисыннан “Төбәк һәм муниципаль финанслар” төркеме аналитиклары Борис Копейкин һәм Александра Баллод белән очрашты. Анда Президент Хакимияте җитәкчесе Владимир Балабанов һәм финанс министры Рузалия Хисмәтуллина катнаштылар.

Русиядә иң яхшыларның берсе

20 марта

“Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет илебездә иң активларның берсе дип танылган. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, Башкортстаннан тыш, Бурят, Калмык, Карелия республикалары, Архангель өлкәсе, Ненец автономияле округы, Кабарда-Балкар Республикасы, Алтай, Приморье крайлары, Белгород, Волгоград, Новгород, Псков, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре буенча идарәләрнең иҗтимагый советлары иң яхшылар исемлегенә кертелгән.

Белорет мэры эшеннән бушатылырга тиеш

13 марта

Башкортстан Югары судының Белорет шәһәр Советына хакимият башлыгы Игорь Кусакин белән контрактны өзүне йөкләтүче апелляция карары законлы көченә керде. Республика Прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре судка мөрәҗәгать итүгә нигез булып торган, чөнки тикшерү барышында кимчелекләр ачыкланган.

“Сылукай-2013” билгеләнде

09 марта

“Сылукай-2013” республика конкурсы Гран-приена Бөрҗән районыннан Әнүзә Гыйззәтуллина лаек булды. 19 яшьлек кыз М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының тарих һәм хокук факультетында укый.

Русия Хөкүмәте премиясенә лаек булдылар

06 марта

Бер төркем авторлар, шул исәптән “Газпром”, “Роснефть”, “Татнефть” һәм “Башхим” топ-менеджерлары, Русия Хөкүмәтенең 2012 елгы фән һәм техника өлкәсендәге премиясенә лаек булды. Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев 27 февральдә шушы хактагы боерыкка кул куйды.

Израиль миссиясе Башкортстан белән кызыксына

06 марта

Кичә Хөкүмәт йортында Ру­сиядәге Израиль Илчелеге вәкил­ләре катнашлыгында матбугат конференциясе узды. Анда Башкортстан белән Израильнең мәдә­ният һәм икътисад өлкә­сендәге хезмәттәшлеге турында сүз барды.

Дәүләт премиясен юллауга эшләр кабул ителә

05 марта

Башкортстан Президенты кар­шындагы Фән һәм техника өлкә­сендә респуб­лика дәүләт премия­ләре буенча комиссия 1 марттан 31 майга кадәр фән һәм тех­ника өл­кәсендә Дәүләт пре­мияләре юллауга эшләр кабул итә. Башкортстан Президен­тының 1998 елның 22 де­каб­рендәге “Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Рес­публикасы Дәүләт премияләре турында” УП-875 санлы Указына ярашлы, республикада табигый, техник һәм гуманитар фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән фәнни тикшеренүләр нәтиҗә­ләре, икътисад һәм социаль өлкәнең инновацион үсешен тәэмин итүче яңа техника һәм прогрессив тех­нологияләр үрнәкләре өчен ике елга бер тапкыр һәркайсы 500әр мең сум күләмендә өч премия тапшырыла.

Мәскәүгә ундүрт делегат барачак

23 февраля

Кичә Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан Журналистлар берлегенең ХIX съезды булды. Барлыгы 112 делегат сайланып, аларның 103е съездга килгән иде. Моннан тыш, 33 кунак катнашты. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов делегатларга һәм кунакларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»