Яңалыклар

Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре үтәчәк

14 мая

Ел саен 24 майда бөтен дөньяда Славян язуы һәм мәдәнияте көне үтә. Бу көнне славян халыклары әлифба булдыручы Кирилл белән Мифодийны данлый.

Музейда төн үткәргәнегез бармы?

07 мая

Уфада 18еннән 19 майга каршы музейлар төне үтәчәк. Хәрби дан музеенда хәрби-тарихи мәйданчыклар әзерләнә, балалар уеннары, конкурслар үтәчәк, хәрби техника күрсәтеләчәк. Музей иртәнге 4кә кадәр эшләячәк.

Фонтаннар кабынды

03 мая

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә Уфада шәһәрнең барлык фонтаннарын да эшләтеп җибәрү матур традициягә әверелде. Быелгы беренче май яңгырлы булуга карамастан, фонтаннар ачу тантанасы вакытында үтте.

“Орбита”: Беренче этап тәмам

30 апреля

Узган якшәмбедә республиканың 17 районында мәктәп укучыларының “Орбита” полиолимпиадасының бишенче-алтынчы сыйныфлар өчен этаплары үтте. Ике меңгә якын укучы математика, логика, табигать белеме, урыс һәм башкорт телләре буенча белемнәрен күрсәтте.

Басу эшләре көндәлеге

26 апреля

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика басуларында 272 мең гектарда дым каплатылган, бу планга карата 24 процент тәшкил итә. Бүздәк, Дәүләкән, Зилаер, Күгәрчен һәм Шаран районнары хуҗалыкларында билгеләнгән мәйданнарның яртысында эшләр башкарылган.

Лаборатория ярдәм итәчәк

16 апреля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада апрель башында ачылган юл төзелеше лабораториясе эше белән танышты. Бүген биредә юлларны ремонтлауда һәм яңа магистральләр салуда кулланылачак материалларның сыйфаты бәяләнә. Лабораториядә Германиядә һәм Америкада җитештерелгән заманча җиһазлар эшләтелә. Төрле анализаторлар, тәгәрмәч эзе тирәнлеген үлчәү корылмалары бар. Белгечләр биредәге аппаратка чынбарлыктагы шартларга якынайтылган параметрлар — һава температурасы, хәрәкәт киеренкелеге күрсәткечләрен кертеп, юл өслегенең тузу дәрәҗәсен һәм файдалану вакытын исәпләп чыгара ала. Моннан тыш, лаборатория инженерлары юл өслегенең составын билгели ала. Лаборатория директоры Василий Ивлев сүзләренә караганда, мондый җиһазланыштагы лабора

Күп балалы гаиләләр дәүләт игътибарында

13 апреля

Башкортстанда аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә бер-өч яшьлек өченче һәм аннан соңгы балаларга аена бер тапкыр бирелүче түләүләр турында положение расланды. Бу турыда Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Эльмира Кожаева хәбәр итте.

Хезмәт хакы республика буенча уртачага җитәчәк

06 апреля

Мәгариф учреждениеләре педагогларының хезмәт хакы быел республика буенча уртача күрсәткечкә җиткереләчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренеке төбәктәге гомуми белем бирү өлкәсендәгедән түбән булмаячак. “Башкортстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакын күтәрү буенча чаралар турында” Башкортстан Хөкүмәте карарына нигезләнеп, Финанс министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Президентка соравың бармы? Шалтырат

03 апреля

11 апрельдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Юлдаш” телевидениесендә туры эфирда “Президент белән сөйләшү” программасында республика халкы сорауларына җавап бирәчәк. Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана.

Хезмәт кешесен данлаган өчен - 50 мең сум!

30 марта

Башкортстанда “Медиапрофи” журналистлар премиясе проекты старт алды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белдерүенчә, премия түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк — “Иң яхшы репортаж”, “Иң яхшы интервью”, “Иң яхшы очерк”, “Иң яхшы аналитик материал”, “Иң яхшы фоторепортаж”, “Иң яхшы интернет проекты”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»