Яңалыклар
Мәскәүгә алты сәгатьтә барачакбыз!
05 июняЮгары тизлекле Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юлы магистраленең Уфа тармагын төзү буенча Хөкүмәт утырышы үтте. Проектны тикшерү максатында заказчы (“Тизлекле магистральләр”) һәм генераль проектлаучы (“Ленгипротранс”) җәмгыятьләре вәкилләре килде. Киңәшмә ахырында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов журналистларга проект турында сөйләде. — Югары тизлекле Мәскәү — Казан — Екатеринбург магистрале 1,5 мең чакрым озынлыгында булачак. Нигездә, ул гамәлдәге тимер юллардан үтәчәк, алар реконструкцияләнәчәк. Тимер юлы булмаган урыннарда яңа юллар, шулай ук Уфа, Пермь, Ижевск тармаклары төзеләчәк, — диде ул. Рәүф Ногманов сүзләренә караганда, Башкортстанда тизлекле тимер юлы 200 чакрым булыр, шуның 160 чакрымы — Уфадан төп магистральгә кадәр ара Яңавыл районыннан үтәр, дип көтелә. Яңавылдан Уфага кадәр дүрт станция булдыру планлаштырыла. Шулай ук Яңавылдан яисә Чернушкадан Пермь һәм Уфа ягына тармак сузылачак.
“Башнефть” яңарыш юлында
04 июня“Новойл” компаниясендә республикабызның нефть эшкәртү тармагында беренчеләрдән булып яңа корылмалар комплексы сафка басты Гүзәл Башкортстаныбызның төньягыннан Уфага килеп кергәндә бихисап мәйданнарны биләгән нефть эшкәртү заводларын, анда урнашкан мәһабәт биналарны күзләп, республиканың икътисад, сәнәгать ягыннан көчле, куәтле төбәк икәнлеген аңлау күңелдә горурлык хисе уята. Хозур табигате, җир өсте һәм җир асты байлыклары белән дан тотучы Башкортстан көннән-көн чәчкә ата, алга бара, зур үсеш юлыннан атлый. Республикадагы иң эре предприятиеләрнең берсе буларак, “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе —Русиянең егермедән артык төбәгендә һәм чит илләрдә үз эшчәнлеген киң җәелдергән вертикаль-интеграл нефть компаниясе. Үткән елгы нәтиҗәләргә караганда, ул Русиянең нефть компанияләре арасында нефть чыгару буенча беренче унлыкта булса, “кара алтын”ны беренчел эшкәртү күләме буенча бишенче урынны били. “Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең филиалы “Башнефть — Новойл” компаниясендә күкерт кислотасы катнашлыгында алкиллаштыру һәм кулланылган күкерт кислотасын регенерацияләү җайланмалары комплексы файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә Башкортстанның нефть эшкәртү предприятиеләрендә мондый корылмалар комплексы башкача юк. Эре инвестицион проектны файдалануга тапшыру тантанасында Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов, “Система” корпорациясенең Директорлар советы рәисе Владимир Евтушенков, “Башнефть” компаниясенең Директорлар советы рәисе Феликс Евтушенков һәм компаниянең президенты Александр Корсик катнаштылар.
Фонд коллективы файдалы бүләк ясады
01 июняБу башлангыч җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Әлеге игелекле эштә катнашырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының Башкортстан бүлекчәсе коллективы да әлеге изге эштән читтә калмады. Фонд хезмәткәрләре әкият китаплары, нәфис һәм фәнни әдәбият, шигырь җыентыклары, дәреслекләр китерде. Бу китаплар Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиядә үз укучыларын табачак. Төбәк бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов гимназиядә үткән Сабантуй бәйрәмендә әлеге китапларны тантаналы рәвештә укучыларга тапшырды.
Югары тизлекле поезд безгә дә киләчәк
30 маяРусия Президенты Владимир Путин югары тизлекле тимер юл транспортын үстерү мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.
Фронт съезд җыя
30 маяГомумрусия халык фронтының Башкортстандагы вәкилләре журналистлар белән очрашты. Анда фронтның эшчәнлеге һәм Мәскәүдә үтәчәк Гомумрусия халык фронты съездында республикадан катнашачак делегатлар турында сүз барды.
Җиңүчеләр бүләкләнде
28 маяУфада Русиядә эшкуарлар көне уңаеннан конференция булды. Чарада Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин журналистларның эшкуарлар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау темасын яктыртуга багышланган конкурсында җиңүчеләрне котлады, диплом һәм бүләкләр тапшырды.
Дәрәҗәле форум Уфада үтте
23 маяКичә Уфаның Конгресс-холлында “Евромания” Инвестиция форумы узды. Бу — республика Хөкүмәтенең хезмәттәшлек турында килешү кысаларында шушы компания белән берлектә үткәргән тәүге очрашуы.
Банк белән дуслаш һәм бүләк ал!
22 мая“Россельхозбанк” җәмгыятенең Башкортстан филиалы Салават шәһәрендә яңа бүлекчә ачты. Анда шәхси һәм корпоратив клиентларга хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Халык торак шартларын яхшырта алачак
17 маяТорак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды Башкортстанга 196,21 миллион сум акча бүләчәк. Дәүләт корпорациясе идарәсе республиканың күпфатирлы йортларына капиталь ремонт үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтүгә заявкасын хуплады.
Бердәмлек җыены
16 маяМәскәүдә “Евразия интеграциясе: яңа мәсьәләләрне яңача хәл итү” дигән темага халыкара конференция булып үтте. Аны Русия журналистлар берлеге ярдәме белән “Яңа ефәк юлы” фонды һәм Террористик хәвефне анализлау үзәге (ТХАҮ) оештырды. Башкаланың “Президент-Отел”ендә барган җитди сөйләшүгә БДБ илләре вәкилләре һәм Русиянең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәясмәннәр, депутатлар, матбугат хезмәткәрләре чакырылган иде. Конференциядә Русия журналистлар берлеге идарәсе рәисе Всеволод Богданов, секретаре Тимур Шафир һәм федерация советы әгъзасы Марсель Сәлимов катнашты.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”