Яңалыклар
“Зарница” чакыра
27 августа10-14 сентябрьдә Ырынбурда “Идел буе зарницасы” хәрби-спорт уенының финалы үтәчәк. Төбәкләрдә бу уен 5 этапта үтте. Беренче этап — уку йортларында, икенчесе — шәһәр һәм район, өченчесе — районара, дүртенчесе — республика, край һәм өлкә ярышлары. Һәм, ниһаять, бишенче этап — Идел буе федераль округы ярышлары.
Бүздәктә уникаль комплекс төзеләчәк
21 августаБүздәк районында 10500 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү планлаштырыла. Район хакимиятендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе президенты, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “ДАМАТЕ” агросәнәгать комплексы җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы Алексей Даниленко, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Хаҗиев һәм “ДАМАТЕ” компаниясе белгечләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә шушы турыда килешүгә ирешелде.
Президент шелтә белдерде
15 августаБашкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов берничә чиновникка шелтә белдерде. Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Аббас Галләмов хәбәр итүенчә, рәсми вазыйфалар биләүче билгеле кешеләрнең балалары республика югары уку йортларына максатлы юллама буенча укырга кергән. Шул ук вакытта, кайбер абитуриентларның баллары бик үк югары да булмаган. Бу турыда киңкүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләрдән билгеле булган.
“Йолдыз” каналы Кавказ серен ача
07 августа5 августта “Йолдыз” федераль каналында документаль фильмнардан торучы “Кавказ тарихы” циклы күрсәтелә башлады. Фильмнар “Антитеррор” федераль программасы кысаларында төшерелгән. Һәр фильм нигезендә Кавказ халыкларының тормышыннан алынган реаль вакыйга ята. Һәрбер серия Кавказ республикаларында булган вакыйгаларның серен ачачак.
Тукталышлар үзгәрә
18 июляУфаның Ленин урамында урнашкан “Башкортстан” кунакханәсе” дигән транспорт тукталышы — “М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры” дип үзгәртеләчәк.
Чишмәләр җырын ишеткәндәй буласың...
10 июляБашкортстанның “Матбугат дөньясы” нәшриятында “Чишмәләрнең көмеш чыңы” дигән китап басылды. Басмага Яңавыл язучылар оешмасы әгъзаларының иҗат җимешләре тупланган. Башлап язучы һәм тәҗрибәле каләм тибрәтүче егермеләп авторның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре иксез-чиксез кичерешләр дөньясына әйди. Дөнья, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар, маҗаралы хикәяләр, нәсер һәм шигырьләрнең эчтәлеге бер укучыны да битараф калдырмас, мөгаен.
Урындагы үзидарәне яңарыш көтә
29 июня27 июньдә Самарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышында катнашты. Анда округ төбәкләрендә урындагы үзидарәне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Дәүләт башлыгының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерүенчә, башка власть органнарына караганда урындагы үзидарә халыкка якынрак тора, шуңа күрә муниципаль власть органнары үсеше, шул исәптән, аларның икътисади мөстәкыйльлеген арттыру мәсьәләләре, аеруча мөһим.
Башкортстан проектлары грантка дәгъва итә
29 июняБашкортстанның сигез инновация проекты “iВолга-2013” яшьләр форумы кысаларында Идел буе федераль округы грантларына дәгъва итә. Алар якынча исемлеккә кертелде. Форумның соңгы көнендә исемлек Русия Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка тәкъдим ителәчәк.
Башкортстан яңалык кертүгә әзер
28 июняРусиядә универсаль электрон карталарны тулысынча гамәлгә кертүгә Мәскәү һәм Башкортстан гына әзер. Бу турыда Федерация Советының финанс контроле буенча кече комитеты утырышында Исәп палатасы аудиторы Михаил Бесхмельницын хәбәр итте.
Коррупция белән көрәш дәвам итә
07 июня5 июньдә Тикшерү комитеты һәм полиция хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы министрлыгында, Караидел районы хакимиятендә һәм Караидел урманчылыгында тентү үткәрде. 2012 елның 11 июлендәге сәүдәләшү буенча документлар, компьютерларның система блоклары, магнитлы мәгълүмат йөрткечләр алынды. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә тентүләрнең атап үтелгән оешмалар чиновникларының вәкаләтләреннән усал нияттә файдалану факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында үткәрелүен әйттеләр. Алар аукцион комиссиясе әгъзалары булган һәм, тикшерүчеләр фаразлавынча, бер эшкуар ханымны законсыз рәвештә ачык сәүдәләшүгә кертмәгәннәр. Ул тикшерү органнарына үзенең хокукларын бозу турында хәбәр иткән. Сәүдәләшү предметы булып елына 100 мең кубометрдан артык агач хәзерләү күләме белән урманны арендага бирү килешүе торган. Ведомство хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгату уңаеннан республика Президенты Хакимиятендә аңлатма бирделәр. Биредә Урман хуҗалыгы министрлыгы чиновникларының вәкаләтләреннән усал нияттә файдалану факты буенча җинаять эше кузгату — тармактагы коррупция белән көрәш юлында беренче адым булыр, дип исәплиләр. “Президент урман тармагындагы закон бозулар мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрде, тиешле органнардан алар белән системалы көрәш башлауны таләп итте. Рөхсәтсез урман кисү, агач чыгару, коррупция, салымнар түләмәү — еллар дәвамында тупланган бу проблемалар, кызганычка каршы, әлегә хәл ителмәгән. Законсыз схемаларны фаш итү буенча башланган эшнең дәвам итәчәгенә, закон бозган гражданнарның, нинди вазыйфа биләүләренә карамастан, җәза алачагына исәп тотабыз. Гади арадашчылар белән генә чикләнмичә, җинаятьчел пирамиданың нигезенә кадәр ачыклау зарур. Тикшерүчеләрнең намуслы һәм нәтиҗәле эшенә исәп тотабыз”, — диде Башкортстан Президентының матбугат секретаре Артем Вәлиев.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”