Яңалыклар

Башкортстан Гран-при яулады

15 октября

“Алтын көз” 15нче Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан Гран-при яулады. Ул 9-12 октябрьдә Мәскәүдә Бөтенрусия күргәзмәләр үзәгендә үтте. Анда Башкортстаннан якынча 100 предприятие һәм оешма катнашты. Алар арасында — авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр, фән һәм мәгәриф учреждениеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, сервис һәм хезмәтләндерү предприятиеләре.

Киләчәккә инвестиция

10 октября

Күп урыннарда сабантуй мәйданы елына бер тапкыр файдаланыла. Район үзәге эчендәге бу урынны Борай районы хакимияте спорт-савыктыру комплексына әверелдерде. Хәзер моннан ел әйләнәсенә кеше өзелми һәм ул — күпләр өчен гаилә белән бергәләп ял итү урыны. Комплекста халыкка актив ял итү өчен төрле шартлар булдырылган.

Яңа күпер игелекле булсын!

24 сентября

Кайвакыт нәрсәнедер югалтканнан соң гына аның никадәр мөһим булганлыгын аңлыйсың. Менә федоровкалылар да район үзәгенең Коммунистик урамындагы авария хәлендәге күпер ремонтка ябылгач һәм урау юлдан йөри башлагач кына аның әһәмиятен аңлады. Шуңа барысы да, түземсезләнеп, яңа күпер ачылуын көтте. Һәм менә ул көн килде. Бөркетле елгасы аша күпер ачылу тантанасында халык күп иде. Районның Хатын-кызлар советы президиумы башлангычы белән бик күп хуҗабикәләр төрле милли ашлар пешереп алып килде. Районыбызда татар, башкорт, урыс, мордва, чувашлар тату яши. Федоровка халкын, хөрмәтле кунакларны район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов тантана белән тәбрикләде. Яңа күпер киңрәк, уңайлырак, күбрәк транспорт үткәрүгә сәләтле, җәяүлеләр өчен дә махсус үтү урыны бар. Ремонт нибары алты айда башкарылган. Яңартылган күпер заманча таләпләргә җавап бирә. Федоровкалыларны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рим Гыйләҗетдинов, “Уралмостострой” җәмгыяте филиалының 82нче күперләр төзү отряды начальнигының беренче урынбасары Владимир Мельников һәм башкалар сәламләде. Ал тасма киселгәч, яңа күпердән беренчеләрдән булып автоколонна үтте. Алгы рәттә — мотоцикллар, аннары төрле оешмаларның автомобильләре тезелде. Соңыннан зур концерт булды, халык тәм-том белән сыйланды.

Башкортстан исеменә тап төшермәделәр

19 сентября

Ырынбур өлкәсендә үткән “Зарница Поволжья” хәрби спорт уены финалында Башкортстаннан “Патриот” командасы өченче урынны яулады. Безнең команда Ырынбур өлкәсе (беренче урын) һәм Пермь крае (икенче урын) хәрби-патриотик клубларыннан гына калышты. Делегация җитәкчесе, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта сүзләренә караганда, көрәш көчергәнешле булган. — Бу уенда Идел буеның иң көчле командалары җиңүгә дәгъва итте. Безнең команда өчен бу уен беренче генә булуына һәм аның катлаулы шартларына карамастан, үсмерләр призлы урын яулауга иреште. Арытаба да бу проектта катнашырга уйлыйбыз, — диде Андрей Иванович. Уен нәтиҗәләре буенча команда грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды, шулай ук алар яңа дуслар тапты һәм онытылмаслык тәэссоратлар алды.

Киләчәккә адым

17 сентября

“Башнефть” компаниясендә нефть эшкәртү комплексын модернизацияләү даими бара Быел 75 еллык юбилеен билгеләп үткән “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе бүген эшкәртү тирәнлеге, ачык төстәге нефть продуктлары җитештерү һәм техник җиһазланыш буенча илебездә лидер булып тора. Мондый югарылыкка производствоны заманча модернизацияләүдән башка ирешеп булмас иде. “Модерн” стилендә Бөтен республикадан, шулай ук Көнбатыш Себер чыганакларыннан торбалар буйлап кудырылган нефть Уфаның өч заводында эшкәртелә. Алар — Башкортстанның һәм төбәк нефть эшкәртүчеләренең горурлыгы булган “Башнефть-УНПЗ”, “Башнефть-Новойл” һәм “Башнефть-Уфанефтехим”. Алар-ның берлектәге куәте елына 24 миллион тоннадан артып китә. “Башнефть” компаниясе нефть эшкәртү комплексына керүче һәр предприятиенең тарихы үзенчәлекле. Уфа нефть эшкәртү заводы 1938 елда эшли башлаган, ул вакытта Уфа крекинг заводында (хәзерге “Башнефть-УНПЗ”) беренче тапкыр 117 тонна бензин алынган. — Бу республикадагы иң беренче завод, әмма ул искергән завод дигән сүз түгел, — дип сөйли “Башнефть-УНПЗ” филиалы директоры Анатолий Сухоруков. — Бездә даими рәвештә реконструкция алып барыла, яңа комплекслар төзелә. Чыннан да, бу предприятиене Ру-сиядәге иң заманча предприятиеләр-нең берсе, дип атыйлар. Аның куәтләре “Евро-4” һәм “Евро-5” стандартлары буенча автомобиль ягулыгы җитештерү мөмкинлеге бирә.

Нефтьчеләр көне бөтенхалык бәйрәменә әверелде

12 сентября

Үткән җомгада Салават Юлаев исемендәге мәйданда “Башнефть” компаниясе уфалылар һәм шәһәр кунаклары өчен Нефтьчеләр көне үткәрде. Яңгырлы көн булуга карамастан, бирегә халык күп җыелды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты. Тантананы “Башнефть” компаниясенең директорлар советы рәисе Феликс Евтушенков ачты: — Нефть тармагы — бөтен ил, төбәк, безнең гаиләләребез өчен дә, мөгаен, иң мөһим тармак һәм эшчәнлекнең берседер. Һөнәри бәйрәм исә башка бәйрәмнәр арасыннан иң күңел­леседер, чөнки син, кулың белән ясаган, барлыкка китергән әйберне балаларыңа күрсә­тәсең, әти-әниең алдында мактанып аласың. Шуңа күрә бүген мин бәйрәм табынында тостны, әлбәттә, безнең тормышыбызны яхшырак һәм кызыклырак итүче нефтьчеләр өчен, нефтьчеләр династиясе өчен, бүгенге көндә дә вахтада ару-талу белмичә нефть чыгаручылар өчен күтәрәчәкмен. Бәйрәм белән сезне! — Кадерле дуслар, “Башнефть”нең кадерле хезмәткәр­ләре, кадерле уфалылар, кадерле башкортстанлылар! Мин сезнең барыгызны да санап үтәм, чөнки бүгенге бәйрәм “Башнефть” компаниясенеке генә була алмый. “Башнефть” — ул бары тик республиканың кечкенә өлеше һәм, әгәр дә бөтен республика һәм анда яшәүчеләр тарафыннан ярдәм булмаса, “Башнефть” 81 ел дәвамында нефтьне уңышлы чыгара һәм эшкәртә алыр идеме икән? Шуңа күрә бүгенге тантана, һичшиксез, безнең барыбыз­ның да бәйрәмебез!

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

05 сентября

Рөстәм Хәмитов Туймазы районында һәм шәһәрендә эшләр торышына югары бәя бирде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Туймазыга эш сәфәре турында гәзит укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. “Туймазы-Арена” боз комплексын ачканнан соң Башкортстан Президенты “САВА-бетон” предприятиесендә булды. Оешма 2008 елның сентябреннән эшли. Биредә бетон һәм измә әзерләнә. 2010 елда тимер-бетон эшләнмәләр һәм плитәләр, кое боҗралары, өслекләре һәм аслыклары, нигез блоклары җитештерү цехы ачылган. 2012 елда керамзит, бетон блоклар, шакмакташлар һәм бордюрлар җитештерү участогы сафка кертелгән. Предприятие җитәкчесе Андрей Давыдкин элек товар халыкка тәкъдим ителсә, хәзер производство тәгаен­лә­нешендәге продукциягә дә ихтыяҗ булуын әйтте. Башкортстан Президенты соңгы вакытта сатып алынган техниканы карады. Күчмә измә-бетон корылмасы — шундый яңа җиһазларның берсе. Аның ярдәмендә ком белән бетон төзелеш объектына китерелә, измә үзе турыдан-туры шушы мәйданчыкта әзерләнә, бу бетонның сыйфатын күтәрә. Рөстәм Хәмитов әлеге агрегатны үзебездә, атап әйткәндә, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы” җәмгыятендә җитештерү мөмкинлеге белән кызыксынды. Арытаба Рөстәм Хәмитов “Солнечный” микро­райо­нындагы яңа балалар бакчасын карады. Ике атнадан бакча беренче тәрбияләнүчеләрне кабул итәчәк. Мәктәпкәчә учреждениегә 254 бала юллама алган. Балалар бакчасы төзелү нәтиҗәсендә шәһәрдә чират кимегән, 2010 елда туган балалар бакчага урнаштырылган.

Исем генә түгел, җисем дә үзгәрсен!

03 сентября

Ишембай шәһәрендәге кадет корпусы уку елын яңа статуста башлады Кичә Ишембайда Идел буе федераль округының Башкортстан кадет корпусында уку елы башлану уңаеннан тантана үтте. Кадетларны һәм укытучыларны Белем көне белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәбрикләде. Республика кадет корпусы узган җәйдә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты башлангычы белән Русиянең Оборона, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белән берлектә һәм “Ростех”, “УГМК-Холдинг”, “Уралхим”, “Уралвагонзавод”, “ТАИФ” компанияләренең финанс ярдәме белән “Ка-Детство” проекты кысаларында федераль дәрәҗәдәге гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелде. — Белем алу өчен яхшы шартлар тудыру максатында Башкортстан Президенты белән берлектә шундый карар кабул ителде, — диде кадетларны сәламләп Михаил Бабич. — Бу исем үзгәртү генә түгел, статусны алмаштыру йөкләмәләр дә өсти. Белем бирүнең сыйфаты үзгәрергә тиеш. Корпуста гомуми белем бирү фәннәрен өйрәнү, спорт әзерлеге, хәрби-патриотик тәрбия өчен барлык шартлар тудырылачак. Уку йортын тәмамлаган һәр кадет иле­безнең иң яхшы уку йортларына укырга керә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Хәрби генә түгел, белемегез төрле белгечлекләр буенча укырга керергә җитсә, бик шат булачакбыз. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов яңа статусның тагын да югарырак баскычка күтәрелү булуын билгеләп үтте. Кадет корпусын үстерү кирәк эш, һәм ул Идел буе федераль округы белән берлектә башкарылачак. Уку йортында спорт корылмалары урнаштырылачак, уку сыйныфлары реконструкцияләнәчәк. Курсант­ларга мөрәҗәгать итеп, Президент аларны җитди белем алырга чакырды.

Сөт эчеп, күңел ачылды!

03 сентября

Уфада Ленин исемендәге мәйданда “Сөт иле” Бөтенрусия фестивале үтте Ил күләмендәге чара Башкортстанда өченче тапкыр оештырылды. Респуб­лика илдә иң күп сөт җи­теш­терүче төбәкләрнең берсе. Маллар, шул исәптән сыерлар саны буенча да алдынгы урын­нарның берсен билибез. 2011 елда Уфада фестиваль вакытында 6168 литр сөт эчелгән. Былтыр эчелг­ән 25 мең сөт кабыннан 3,5 метр биек­лектәге, 375 килограмм авырлыктагы сыер сыны ясалган. Бу юлы да фестиваль уңыш­лы үтте. Чараны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. – Һәммәгезне дә сөт бәйрәме белән тәбриклим! – диде Президент. – Мәйдан буенча йөреп чыктым. Бүген барыгызның да күңеле күтә­ренке. Чарага гаиләләре белән килүчеләр дә күп. Һәркем яраткан файдалы эчемлеккә багышланган бәйрәм нәкъ шундый рухта үтәргә тиеш. Әлеге вакытта республикада сөт җитәрлек күләмдә җи­тештерелми. Бу юнәлештә эшлибез. Терлекчелек фер­маларын, сөт эшкәр­түче пред­прия­тиеләрне тагын да күбрәк төзиячәкбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм кулы сузабыз. Күрелгән чаралар сөтне күбрәк җитештерергә булышлык итәчәк. Фестивальгә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм Сөт җитеш­терүчеләр милли берлегенең идарә рәисе Андрей Даниленко старт бирде. Алар сөт фонтанын кабызды һәм биш метр биеклеккә сөт ургылды. Арытаба дәрәҗәле кунаклар сәүдә рәтләрен, күңел ачу мәйданчыкларын карады.

Тизйөрешле поездның беренче рейсы

27 августа

Үткән ялларда тизйөрешле Уфа — Кандра шәһәр яны поезды беренче рейс ясады. Яңа буын шәһәр яны поездында техник торышны тикшерү, салоннарда һәм тамбурларда видеокүзәтү системалары, шулай ук, поездның салмак йөрешен тәэмин итүче һәм тавышын киметү мөмкинлеге бирүче вагоннарны тоташтыру җиһазы урнаштырылган. Моннан тыш, плазма телевизорлары, түләүсез wi-fi белән җиһазландырылган. Билет бәясе — 150 сум (ташламалы билет — 75 сум, балалар өчен — 45 сум). Юл хакы автобусныкыннан түбәнрәк. Поезд Кандрага 2 сәгать 48 минутта барып җитә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»