Яңалыклар

“Седьмое небо”да эш җанланды

15 января

Уфада “Седьмое небо” торак комплексын төзү төгәлләнә. Бүген биредә төзелеш-монтаж эшләре ахырына якынлашкан. Торак комплексын 2006 елда “ЖилСтройРеконструкция” компаниясе төзи башлый. Йортта 4 секция планлаштырыла. Аларның “А” һәм “Б” өлешләре вакытында сафка кертелде. “В” һәм “Г” секцияләрендә йөздән артык фатир сатылса да, нигез салынганнан соң, акча җитмәү сәбәпле, арытаба төзелеш алып бару мөмкин булмавы турында игълан ителә. 2008 елда компания үзен банкрот дип игълан итә. Нәтиҗәдә 134 кеше алданган фатир сатып алучылар исемлеген тулыландыра.

“Кызыл таң”га – Үзәк сайлау комиссиясеннән рәхмәт хаты!

14 января

Кичә редакциядә истәлекле вакыйга булды: Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән комиссиянең иҗтимагый элемтәләр һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Ришат Локманов “Кызыл таң” гә­зите редакциясенә Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров имзасы куелган Рәхмәт хаты тапшырдылар. Редакция коллективы Русия Федерациясенең сайлау системасына 20 ел тулуга багышланган киңкүләм мәгълүмат чара­лары­ның Бөтенрусия конкурсында актив катнашканы өчен тәбрикләнде.

Үзәкләр эшли башлады

11 января

Яңа ел башыннан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, Гражданнарга торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү буенча республика үзәгенең территориаль органнары эшен республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге башкара.

Субсидияләр бирү дәвам итәчәк

24 декабря

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле 2014 елның гыйнварыннан торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне субсидияләү туктатылмаячагын хәбәр итә.

Тау башында шарлавык

17 декабря

Уфада беренче аквапарк ачылды

Башкала елгаларының яр буйлары — уфалы­лар­ның иң яраткан ял итү урыннары. Бигрәк тә җәй көне халык биредә су коенырга һәм кояшта кызынырга ярата. Хәзер инде кыш көне дә Уфа елга­сы­ның яр башында рәхәт­лә­неп суда йөзәргә мөмкин. Үткән шимбәдә биредә ачылган аквапаркта моның өчен барлык шартлар да тудырылганына без дә шаһит булдык. “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәген һәм аквапаркны ачуда республика Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Якташыбыз исеме мәңгеләштерелде

10 декабря

6 декабрьдә Мәскәүдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Николай Киселев каберенә чәчәкләр салынды. 1942 елда ул гомерен куркыныч астына куеп, ике йөздән артык кешене фронт сызыгы аша чыгарган. 2008 елда шушы вакыйга уңаеннан “Киселев исемлеге” дигән фильм төшерелде. Иҗади төркем шушы кеше ярдәмендә исән калганнарны да эзләп тапкан иде. Сугыш елларында аларга нибары 3-14 яшь кенә булган. Аларның күбесе бүген Израильдә һәм АКШта яши. Израильдә бүген дә Киселевны изге кешегә саныйлар.

Дәүләтшиннар - бәйге җиңүчесе

27 ноября

Башкортстанда иң яхшы яшь гаилә билгеләнде. Ел саен үткәрелүче республика конкурсында Нефтекамадан Дәүләтшиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Шулай ук, Уфадан Потехиннар, Стәрлетамактан Насыйровлар һәм Дүртөйледән Исламгалиевлар призлы урыннарга лаек булды. Актив тормыш позициясен чагылдырган өчен жюри Ишембай районыннан Слеповлар гаиләсен билгеләп үтте. Уфа районыннан Әдһәмовлар гаиләсе тамашачыларны үз чыгышлары белән таң калдырды. Аларны “Гаилә традицияләрен ныгыту һәм саклау” номинациясендә дә билгеләп үттеләр. Борай районыннан Исламовлар гаиләсе чыгышын жюри әгъзалары югары бәяләде.

Проект тикшерү үтә

26 ноября

22 ноябрьдә “Кроношпан” заводын төзү мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчелегенең — Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы вәкилләренең берлектәге утырышы үтте. Аның эшендә шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, башкарма власть органнары вәкилләре, инициатив төркем әгъзалары катнашты.

Иң яхшылар билгеләнде

29 октября

Президент Хакимиятендә өченче “Кадровик-профессинал-2013”республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Конкурста Уфа, Учалы, Бөре, Нефтекама, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләреннән, Белорет, Иглин һәм Краснокама районыннан кадрлар буенча хезмәткәрләр катнашты. Барлыгы 70 кешедән гариза килгән иде. Конкурс “Кадрлар буенча эшләр башкару”, “Хезмәткәрләргә идарә итү”, “КонсультантПлюс” хокукый системаларында хокукый мәгълүмат эзләү”,”Бүгенге дәүләт һәм муниципаль хезмәт” номинацияләре буенча үтте.

Яңа ел каникуллары кыскарды

29 октября

Халык бердәмлеге көнендә ил халкы 2-4 ноябрьдә ял итәчәк. Киләсе ел, гадәттәгечә, Яңа ел каникуллары белән башланачак. Алар 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу яллар тагын да озынрак булыр иде, шимбә һәм якшәмбегә туры килүче 4 һәм 5 гыйнвардагы ял 2 майга һәм 13 июньгә күчерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»