Яңалыклар

Корылтайда эшче төркемнәр оештырылды

14 октября

Республика парламентының көзге сессиясенең беренче утырышында Башкортстан Президенты Р. З Хәмитов куйган бурычларны гамәлгә ашыру максатында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе К. Б. Толкачев боерыклары нигезендә эшче төркемнәр оештырылды. Хезмәт хакын вакытында түләүгә һәм республиканың хезмәт базарындагы хәлгә контрольлек итү төркемен Бюджет, салым, финанс һәм милек мәсьәләләре комитеты рәисе Л. М. Бакусов җитәкли. Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Ф. А. Сәйфуллин җитәкчелегендәге төркем җир законнарын камилләштерү уңаеннан тәкъдимнәр әзерләү, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хосусыйлаштыруны төгәлләү һәм алардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү, бу җирләрдән уртак милек хокукында пайлар бүлү механизмын арытаба камилләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк

Парламент утырышының көн тәртибе билгеләнде

14 октября

Башкортстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумының утыз җиденче утырышы үтте. Президиум карары буенча республиканың законнар чыгару органының утыз беренче утырышының көн тәртибенә беренчеләрдән булып “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның бюджет, салымнар, финанс һәм милек мәсьәләләре комитеты составы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү проекты кертелде, анда парламент депутаты мандатын Рафаэль Сырлыбаевка тапшыру тәкъдим ителә. Урындагы референдумны оештыру, республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, балалар, үсмерләр, яшьләр клубларына һәм үзәкләренә ярдәм күрсәтү, республика халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният комарткыларын) саклау тәртибенә үзгәрешләр кертүче закон проектлары кабул итүгә әзер. Токымлы терлекчелекне үстерү, урман мөнәсәбәтләре, салым салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып баруны көйләүче норматив хокукый актларны яңартучы закон проектлары тоташ алганда кабул итү өчен тикшереләчәк.

Канадалылар Башкортстан базарын үзләштерә

13 октября

Канаданың Онтарио һәм Квебек провинцияләреннән килгән җитештерүче фирмалар, Икътисади үсеш һәм Сәүдә министрлыклары вәкилләре Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Утырыш кичә Канаданың Русия Федерациясендәге илчелегенең коммерция һәм икътисади мәсьәләләр буенча министр-киңәшчесе Клаус Бюттнер җитәкчелегендәге делегациянең рәсми сәфәре кысаларында үтте. Авыл хуҗалыгы министры Азат Җиһаншин Канада компанияләре өчен республиканың ачык булуын, урындагы җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүчеләр үзара файдалы хезмәттәшлекне тагын да үстерергә әзер булуын билгеләде.

“РусГидро” республикада яңа ГЭС төзиячәк

13 октября

11 октябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм “РусГидро” идарәсе рәисе Евгений Дод республика Хөкүмәте йортында Башкортстан һәм “Федераль гидрогенерацияләү компаниясе” җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Русиядә бу өлкәдә эшләүче иң эре һәм билгеләнгән куәт буенча дөньяда икенче урында килгән бу компания документка ярашлы Башкортстанда киләчәге өметле булган күп кенә проектларны гамәлгә ашыра башлаячак. — Русиянең Европа өлешендәге территорияләрдән аермалы буларак, сезнең республиканың гидропотенциалы зур, — диде Евгений Дод. — Документка бәйрәм вакытында — Республика көнендә кул куелганга мин бик шатмын.

Йөрәккә көч алып, күңелгә дәрт салып

29 сентября

“Кызыл таң” гәзите призына җиңел атлетика буенча Дүртөйле марафоны төрдәш бәйгеләрнең Бөтенрусия рейтингында югары бәһаләнә
Ерак арага йөгерү ярышларының ил күләмендәге календаренда иң абруйлылардан саналучы бу чара быел да республиканың спорт тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Ул узган шимбәдә, Гомумрусия “Милләтләр кроссы” алдыннан, егерме беренче тапкыр үткәрелде һәм Республика елына, Дүртөйле районының оештырылуына 80 ел тулуга багышланды. Анда мәйдан хуҗаларыннан тыш, Уфа, Ижевск, Стәрлетамак, Сарапул, Бөре, Бәләбәй, Октябрьский, Нефтекама, Ишембай, Күмертау шәһәрләреннән, Бакалы, Краснокама, Кырмыскалы, Калтасы, Яңавыл районнарыннан җыелган йөздән артык йөгерешче катнашты. Алар арасында иң кечесе Бәләбәйдән килгән ун яшьлек Дмитрий Федоров булса, иң өлкәне — сиксән берен түгәрәкләгән уфалы Әнис Вәлиев иде. Удмурт Республикасының ишле дә, көчле дә командасы активлыгы һәм бердәмлеге белән аерылып торды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»