Яңалыклар

Авыл җитештерүчеләрен... партия якларга әзерләнә

24 апреля

Башкортстанда аграр җитеш­терү мөмкинлеге төрле табигый-климатик төбәкләр үзенчәлеге белән бәйле. Дала зонасы һәм таулы районнарның һәркайсында авыл хуҗалыгы урындагы тради­цион шөгыльләргә нигезләнгән. Еш алышынып торган көйсез һава шартлары җитеш­терүчеләргә югалтулар алып килә. Шул ук вакытта, чикләнгән базар мөмкинлекләре урыннардагы резервларны тулырак файдалану мөмкинлеген бирми. Аграр тармактагы барлык кате­гориядәге хуҗалыклар да дәүләт ярдәмен бертигез алалмый һәм, әйтергә кирәк, аларның үсе­шен нәкъ финанслауның җитәрлек булмавы тоткарлый. Проблемаларны хәл итү юллары нәрсәдә? Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясенең әлеге мәсьәлә буенча әзерләгән “Уңайлы хокукый мохит” проекты “түгәрәк өстәл”дә каралды.

Иң алдынгы казанышлар – бер мәйданда

23 апреля

Кичә Уфада XXII халыкара “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсе эш башлады. Халыкара дәрәҗәдәге чара тантаналы шартларда ачылды. Анда Русиянең Энергетика министрлыгының Департамент җитәкчесе урынбасары Александр Чуднов, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Башкортстанның күргәзмәләр компаниясе җитәкчесе Альбина Килдегулова һәм башкалар катнашты.

Гимназия турында энциклопедия әзерләнә

18 марта

“Башкортстан энциклопедиясе” фәнни-нәшрият комплексы белән берлектә Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты уку йортының 70 еллыгына багышланган энциклопедия әзерли. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында очрашу барышында гимназия директоры Әлфир Гайсин, “Башкортстан энциклопедиясе”нең генеральный директоры урынбасары Клара Әһлиуллина, комплексның махсус проектлар бүлеге начальнигы Гөлдәр Ишкинина, эшче төркем җитәкчесе һәм редактор Гөлнара Котлыгалләмова хәбәр иттеләр.

Игътибар, юл хәрәкәтендә үзгәреш!

06 марта

5 марттан Луганск, Энтузиастлар һәм Урман техникумы урамнары киселешендә юл хәрәкәте схемасы үзгәрде. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хәбәр итә.

Ирек Ялалов - Уфа мэры

13 февраля

Ирек Ялалов Уфа шәһәре хакимияте башлыгы итеп сайланды. Бу турыдагы карар шәһәр Советының кичә үткән чираттагы 29нчы утырышында кабул ителде. Ирек Ялалов өчен утырышта катнашкан барлык 33 депутат тавыш бирде.

Ана капиталы программасы сакланачак

12 февраля

“Известия” гәзите хәбәр итүенчә, ана капиталы программасы 2016 елдан соң да гамәлдә калачак, әмма аның максатлары үзгәреш кичерәчәк. Ана капиталын пенсиянең тупланма өлешенә салу, шулай ук аны балаларны укытуга тотыну мөмкинлеге бетерелергә мөмкин. Шулай итеп, дәүләт ярдәмен бер генә юнәлештә — торак шартларын яхшырту өчен генә тотынырга мөмкин булуы ихтимал.

Айгөл иң-иңнәр исәбендә

29 января

25 гыйнварда Кореяда студентлар арасында абруйлы гүзәллек конкурсының финалы үтте. Анда Русия исеменнән “Мисс Башкортостан” агентлыгының әйдәүче моделе, “Русия студентлары миссы-2012” Бөтенрусия гүзәллек конкурсы финалисты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының бишенче курс талибәсе Айгөл Вәлиева чыгыш ясады. Ике атналык әзерлек һәм конкурс этапларыннан соң, шимбә көнне Гранд-финал үтте. Нәкъ анда җиңүче исеме билгеләнде. Җир шарының барлык илләреннән 42 конкурсант арасыннан World Miss University титулын Мексика гүзәле яулады.

“Баймак энциклопедиясе” дөнья күрде

25 января

Узган елның декабрендә Баймак районы турында энциклопедия дөнья күрде. Баймак шәһәренең — 75 еллык һәм Баймак кою-механика заводының 100 еллык юбилейларына багышланган зур күләмле бу басманы “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми-нәшрият комплексы хезмәткәрләре әзерләде. Шулай ук районда оештырылган эшче төркем, туган якны өйрәнүчеләр, авыл хакимиятләре, китапханәләр, музейлар, архив, ЗАГС хезмәткәрләре, укытучылар, пенсионерлар да зур ярдәм күрсәтте.

“Кемнән көләсез? Үзегездән көләсез!”

22 января

Мәскәүнең “Русский писатель” нәшриятында сатирик, шагыйрь Марсель Сәлимовның “Заманы нинди — көлкесе шундый” дигән китабы дөнья күрде. Русия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мар. Сәлим белән ил укучысы күптән якыннан таныш. Ул — төрле телләрдә басылган утызлап китап авторы, 30 ел “Һәнәк” сатирик журналының баш мөхәррире булып эшләде. Шушы ук журналның урысча дубляжын оештырды.

Владимир Путин Уфага зур өметләр баглый

21 января

Русия Президенты Владимир Путин XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашучы волонтерлар белән очрашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»