Яңалыклар

Яңа технологияләр - үсеш һәм камилләшү коралы

05 октября

Уфада Нефтьчеләр мәдәният сараенда XХ “Медицина — 2011” халыкара күргәзмәсе ачылды

Без бүген шундый заманда яшибез: хирург бер шәһәрдә торып, икенчесендә катлаулы операцияләр ясый ала. Мондый могҗизаларга заманча технологияләр ярдәмендә ирешелә. Дәүләтебезнең медицинадагы бүгенге сәясәте тармакны шундый яңа буын технологияләр белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Уфада ачылган ХХ “Медицина — 2011” халыкара күргәзмәсе дә җәмәгатьчелекне заманча технологияләр белән таныштыруны максат итеп куйган иде. — Мондый күргәзмәләрнең әһәмияте зур. Билгеле булуынча, тармакны модернизацияләү аның матди-техник базасын ныгытуны күз уңында тота. Күргәзмәгә куелган яңа техника һәм технологияләр арытаба республика дәваханәләрендә дә урын алыр һәм үзләштерелер. Чөнки сәламәтлек саклау системасы заманча технологиядән башка үсешә алмый, — диде сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев күргәзмәне ачу тантанасында. Министр, шулай ук, әлеге күргәзмәнең фәнне, производствоны берләштерүдә, яңа идеяләрне үткәрүдә зур урын алып торуын билгеләп үтте. Дәрәҗәле күргәзмәдә дистәләгән чит ил компанияләре, Русиядән һәм республикадан 120дән артык предприятие, шифаханәләр, даруханәләр катнаша. Компанияләрнең күпчелеген медицина җиһазлары һәм препаратлар җитештерүчеләр тәшкил итә. Белгечләр хөкеменә лаборатор, диагностика, физиотерапевтик, реанимацион җиһазлар, наркоз-сулыш алу аппаратлары, медицина приборлары һәм материаллары, төрле хирургия кораллары, фармацевтика продукциясе, гомеопатик препаратлар, химреактивлар һәм тест-системалар, санитария һәм гигиена чаралары, авырулар өчен үтә дә мөһим кирәк-ярак әйберләр һәм медицина буенча белешмә, әдәбият тәкъдим ителә.

Туймазы һәм Октябрьскийда “Бердәм Русия” көннәре

13 сентября

Узган җомгада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе делегациясе Туймазы районына “Бердәм Русия” көненә килде. Көн чараларга бай булды. Туймазы шәһәрендә Боз сарае төзеләчәк. Аңа нигез ташы салынды. Ул “Спартак” стадионы янында булачак. Төзелеш “Бердәм Русия” партиясенең физкультура-савыктыру объектларын төзү проекты кысаларында алып барыла. — Туймазы хезмәттәге генә түгел, спорттагы казанышлар белән дә дан тота, — диде Константин Толкачев. — Шәһәрдәге футбол кыры, ике бассейн, спорт заллары буш тормый. Әмма Башкортстанда хоккейга зур әһәмият бирелә. Әлегә кадәр туймазылылар спортның бу төре белән җитди шөгыльләнә алмады. Шуңа күрә без ярдәм итәргә булдык. Туймазы районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Хәйруллин билгеләп үтүенчә, “Бердәм Русия” — безнең бөтен илебез ул. — Шундый исем йөртүче партия илебезнең тулы кыйммәтле үсешен кайгырта, — диде Рәшит Хәйруллин. — Спортны үстерүне дә күз уңыннан ычкындырмый. Бүгенге чара яшь буынның сәламәтлеген ныгыту өчен бик мөһим. Шушы объект төзелешенә финанс ярдәме күрсәткән өчен шәһәр һәм район халкы исеменнән партиягә рәхмәт белдерәм. Константин Толкачев һәм Рәшит Хәйруллин киләчәк буынга хат язды һәм ул, капсулага салынып, булачак боз сараеның нигезенә куелды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай белдерүе

07 сентября

Башкортстан Республикасы Конституцион судының рәсми белдерүе нигезендә һәм “Башкортстан Республикасы Конституцион суды турында” Башкортстан Республикасы Законының 12 статьясының 6нчы кисәгенә ярашлы, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Башкортстан Республикасының Конституцион суды судьясы вазыйфасына вакансия ачу турында игълан итә.

Авыл урамнары да асфальтлы булачак

02 сентября

Республикада “Русия шәһәрләренең яңа юллары” партия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында Уфада төп автомагистральләр киңәйтелде, йорт ихаталарын ремонтлау тулы көченә бара. Проектның эшче төркеме утырышында шул турыда сөйләделәр. Быел проектны гамәлгә ашыру өчен бердәмрусиялеләр 795 миллион сумнан артык акча бүлде. Шуның 265 миллион сумы автомобиль юлларын ремонтлауга юнәлтелде. — Бу акчага Уфада дүрт урамны ремонтлауны планлаштырган идек. Ленин, Сипайлово, Киров һәм Цюрупа урамнары киңәйтелеп, реконструкцияләнергә тиеш иде. Ленин урамында эшләр төгәлләнү алдында торса, Сипайлово урамында ул тәмамланды. Сипайлово бистәсенә керү юлы да киңәйтелде, өстәмә юл да төзелде. Хәзер анда хәрәкәт киеренке булган сәгатьләрдә дә тыгынлык сизелеп кимеде. Киров, Цюрупа урамнарында да эшләр ахырына якынлаша, — диде эшче төркем әгъзасы, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владимир Дмитрюк. Юллар төзүдән тыш, партия проекты кысаларында шәһәр урамнарында электр баганалары алмаштырыла, яшелләндерү эшләре гамәлгә ашырыла һәм хәрәкәт мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырыла.

Иң оста почта водителе Уфада билгеләнәчәк

20 августа

24 августта Уфаның Базис тыкрыгында урнашкан автодромда почта автомобильләре водительләре арасында Бөтенрусия конкурсының Идел буе федераль округындагы этабы үтәчәк. Анда Русия почтасының бу округ составына кергән 14 филиалыннан килгән водительләр осталыкларын күрсәтәчәк. Почта һәм транспорт бер-берсенә тыгыз бәйле. Почта водителе һөнәре зур осталык таләп итә. Алар, һава торышының ниндилегенә карамыйча, тәүлекнең төрле вакытында юлга чыга. Кешеләргә хатларны, посылкаларны һәм гәзит-журналларны вакытында илтеп җиткерү, башлыча, аларга бәйле. Бу конкурста төбәкләрдә үткән этапларда иң яхшылары дип танылган водительләр катнашачак. Почта автомобильләре колоннасы Уфа почтамтыннан аэродромга кадәр барачак. Конкурста катнашучылар теориядән тестларга җавап бирәчәк һәм машина йөртү буенча биремнәр үтәячәк.

Ш. Ходайбирдин премиясен юллауга документлар кабул ителә

19 августа

Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясен бирү комиссиясе документлар кабул итү турында белдерә. Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия 2010 елның сентябреннән 2011 елның августына кадәр гәзит һәм журналларда чыккан иң яхшы репортажлар, очерклар, документаль повестьлар, публицистик мәкаләләр, радио һәм телевидение тапшырулары, республика, Русия һәм чит ил гәзит-журналларында яисә электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан фотолар сериясе, аерым китап итеп бастырылган материаллар өчен журналистларга яисә журналистлар коллективына бирелә. Материалларда замандашларыбызның образлары, милли мәдәниятләрнең һәм халыклар дуслыгының байлыгы, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм тынычлык, Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре чагылырга тиеш. Материалларга түбәндәге таләпләр куела: темага туры килү, анализ ясалу, даими бастырылып чыгуы, теманың үзенчәлекле, объектив, конкрет булуы, аргументларга нигезләнүе, тирәнлеге, телнең тәэсирле, аңлаешлы, төгәл булуы. Премиягә дәгъва итүче әсәрләр республика Журналистлар берлеге идарәсе, аерым авторлар, гәзит-журнал редакцияләре, теле-радиостудияләр, мәгълүмат агентлыклары һәм башка иҗади коллективлар тарафыннан тәкъдим ителә.

Башкортстан урыслары соборы үтәчәк

13 августа

Хөкүмәт йортында Башкортстан урысларының 2нче соборына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте. Аның эшендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, оештыру комитеты рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Урысларның 1нче соборы 13 ел элек үтте. Устав буенча аны ешрак үткәрү каралса да, мондый мөмкинлек булмады, чөнки киңкүләм съездны җәмәгатьчелек көче белән генә үткәреп булмый, дип билгеләде соборның башкарма комитеты рәисе Владимир Самородов. Ул максатлар һәм бурычларны да билгеләде. Аларның берсе — яңа көчләрне җәлеп итү. Владимир Самородов шулай ук оештыру мәсьәләләренә дә тукталды, чарага төрле җәмәгать оешмаларын чакыру, эмблеманы, чараны үткәрү планын раслау кирәклеген, республика халыкларының бер-берсе белән килешеп яшәве чынбарлыкта чагылырга тиешлеген ассызыклады. Президент Хөкүмәтенең Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе начальнигы Данил Азаматов конгресска делегатлар сайлауны оештыру турында сөйләде һәм, мондый чаралар үткәрү милләтләрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә, Аксаков бәйрәме республика өчен әһәмиятле чарага әйләнде, анда собор делегатлары катнашса яхшы булыр иде, дип билгеләде.

Халыкара кышкы уеннар Уфада үтәчәк

06 августа

Башкортстанның башкаласы 2013 елда мәктәп укучыларының VI Халыкара кышкы уеннарын үткәрү урыны буларак сайланды. Бу турыда карар мәктәп укучылары уеннарын оештыру комитетының Шотландиянең Ланаркшир графлыгында 4 августта үткән утырышында кабул ителде. Шулай итеп, безнең республика Русия Федерациясендә үтәчәк һәм 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары белән тәмамланачак халыкара спорт чараларын ачып җибәрәчәк. Мәктәп укучыларының халыкара уеннары җитәкчелеге Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов чакыруы буенча республикабызда июльдә булып киткән иде. Мәктәп укучыларының халыкара уеннары президенты Торстен Раш һәм ярышларның генеральный секретаре Ричард Смит республиканың спорт һәм инфраструктура объектларында булдылар. Халыкара уеннар җитәкчелеге 25 июльдә Уфада Рөстәм Хәмитов белән очрашуда, Башкортстан — спорт республикасы, дип билгеләде. Төбәктә, иң беренче чиратта, спортның кышкы төрләре — хоккей, биатлон, тау чаңгысы, трамплиннан сикерү, тимераякта ярышу һәм башкалар үсешкән. Торстен Раш белән Ричард Смит бу сәфәр нәтиҗәләре буенча Мәктәп укучыларының халыкара уеннарын оештыру комитеты әгъзаларына (барлыгы 19 кеше) Башкортстан турында презентация күрсәткән. Фикер алышу барышында, Башкортстан барлык параметрлар буенча да 2013 елда халыкара уеннарны үткәрү өчен туры килә, дигән бердәм карар чыгарганнар.

Электрон сәүдә үсештә

08 июля

6 июльдә Уфада Дәүләт заказларын урнаштыру дәүләт комитеты рәисе Сергей Новиков “ММВБ-Мәгълүмати технологияләр” (ЭТП ММВБ “Госзакупки”) җәмгыятенең генеральный директоры Евгений Эллинский белән очрашты. Бу җәмгыятьнең операторы электрон мәйданчыкның функциональ мөмкинлекләре белән таныштырды. Чарада катнашучылар zаkuрki.gоv.ru рәсми сайтында һәм электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләү проблемалары, дәүләт заказлары өлкәсендә электрон коммерцияне үстерү, перспективаларын тикшерде.

Мөһим килешүгә кул куелды

07 июля

6 июльдә “Русия тимер юллары” җәмгыяте һәм Башкортстан Республикасы арасында 2011-2013 елларга тимер юлы транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм “Русия тимер юллары” җәмгыяте Президенты Владимир Якунин имзаладылар. Документ гомум кулланылыштагы тимер юлы транспорты инфраструктура объектларын, шул исәптән тимер юл станцияләрен һәм вокзалларын, тукталышларын үстерүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә ала. Атап әйткәндә, “Русия тимер юллары” филиалы — Тимер юл вокзаллары дирекциясе карамагында булган вокзалларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү, вокзал яны территорияләрен төзекләндерү, Уфа, Белорет, Салават, Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләрендә һәм Аксаково поселогында транспорт-утыру узеллары, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортын хезмәтләндерүче вокзаллар һәм тукталышлар булдыру күз уңында тотыла. Яклар шулай ук транспорт хәвефсезлеге мәсьәләләре, шул исәптән тимер юлларны кичү урыннарын норматив хокукый актлар таләпләренә яраклаштыру, автомобиль һәм тимер юллар кисешкән урында юллар төзүдә хезмәттәшлек итү турында килеште. Тимер юлларда аварияләрне киметү һәм тимер юлларны кичү урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, мондый урыннарны яңача техник коралландыру, модернизацияләү, контрольлек итүнең заманча алымнарын кертү, шулай ук тимер юлы белән кисешкән юлларны ремонтлау һәм карау буенча берлектәге чараларны тормышка ашыру планлаштырыла. — Бу килешүгә кул кую өчен ышанычлы нигез бар, — диде Владимир Якунин. — Башкортстан потенциалын тимер юл транспортын үстерүдә, димәк, Башкортстан территориясендә яшәүче кешеләрнең дә мәнфәгатендә файдалану өчен без барысын да эшләячәкбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»