Яңалыклар

Игезәкләр туган гаиләләргә - өстәмә ярдәм

24 декабря

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Берьюлы ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указга кул куйды. Указга ярашлы, киләсе елның 1 гыйнварыннан берьюлы ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә һәрберсенә өч яшь тулганчы 500 сум күләмендә айлык бала пособиесе биреләчәк. Ул Башкортстан территориясендә даими яшәүче һәм җан башына уртача керемнәре яшәү минимумы күләменнән ике тапкырга артмаган гаиләләргә түләнәчәк.

Идел буе федераль округында - Русия Президентының яңа вәкиле

16 декабря

Кичә Дмитрий Медведев Михаил Бабичны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләү турында указга кул куйды. Икенче указы белән ул, башка эшкә күчү сәбәпле, Григорий Рапотаны бу вазыйфадан бушатты. Михаил Викторович Бабич 1969 елның 28 маенда туган. Мәскәү икътисад, менеджмент һәм хокук институтының юридик факультетын, Дәүләт идарә академиясен, Кораллы Көчләр Генеральный штабы Хәрби академиясенең яңадан укыту һәм квалификация күтәрү факультетын тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. СССР Хәрби-десант гаскәрләре һәм Дәүләт иминлек комитетында командалык вазыйфаларында хезмәт иткән, хәрби бәрелешләрдә катнашкан. 1995-1999 елларда Мәскәүдәге “Антей” корпорациясенә җитәкчелек итә, “Росмясомолторг“ сәүдә-сәнәгать компаниясенең беренче вице-президенты була.

Балыкчыларга да берләшу зарур

06 декабря

Башкортстан Хөкүмәтенең 2 декабрьдәге 1547-р боерыгы белән республикада балыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеге буенча совет оештырыла. Аның максаты — балык үрчетү һәм балык промыселы хуҗалыклары эшчәнлеген координацияләү һәм үстерү. Башкортстанда балыкчылык белән төрле милек төрендәге дистәләгән предприятие шөгыльләнә. Аларның иң эреләре — Краснокама районында “Карман балыкчылык хуҗалыгы”, “Башкиррыбхоз”, Федоровка районында “Балык”, Мәләвез районында “Балык питомнигы” җәмгыятьләре. Республикада промысел балыкчылыгы белән 31 оешма шөгыльләнә.

Безнең егетләр ил сагында

12 ноября

Хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Башкортстанның солдат каешы буган сөлектәй егетләре Ватан алдындагы изге бурычын үтәү өчен илнең төрле тарафларына юллана. Якташларыбызны хезмәткә дәртләндерү, рухын ныгыту максатында төрле чаралар оештырыла. Җитәкчелек катнашлыгында митинглар да шушы максатка хезмәт итә. Кичә республиканың хәрби хезмәткә чакыру пунктында шундый чара үтте. Анда Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. Рөстәм Зәки улы армиягә чакырылган егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен һәм туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде, республикадан Ватанны сакларга баручыларның үрнәкле хезмәтен сызык өстенә алды.

“Туган җирем - Башкортстан!”

11 ноября

Балдан татлы, кылдан нечкә, күңелнең иң яшерен почмакларына яшеренгән хисләрдән үрелә ул — туган җирнең тарту көче. Чит тарафларга чыкканда кесә төбендә качып сәяхәт кылган әрем сабагы, туган җиренә кайтып җитә алмый гомере белән хушлашкан адәмнең каберенә салынган бер уч туфрак, Ватаныннан мең чакрым читтә очраган үз милләтең кешесе, таныш моң катыш сагыну ул. Бәлки, туган җир белән бәйләнешне аннан аерылмый аңлап та булмыйдыр әле. Республикабыз күп милләт вәкилләрен үз иткән. Һәркайсы шушы бай табигать кочагында үсеп, шушы җирдә яшәп килгән гореф-гадәтләр тәрбиясен алган. Хәтта ниндидер сәбәпләр белән чит якларга чыгып киткәннәре дә туган җиренең тарту көчен тоя. Сак белән Сок кебек йөриме ватандашларыбыз, әллә... ...27 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда зур концерт үткәрү планлаштырылган. Илнең иң зур концерт мәйданында чыгыш ясаучылар, нигездә, Башкортстанда туган яки бу якны туган төбәге дип исәпләгән кешеләр. Билгеле булуынча, анда Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Владимир Спиваковның халыкара хәйрия фонды стипендиатлары И. Ханнанов, К. Биккулова, А. Зарубина, “Орлан” төркеме белән О. Киреев, “Курайчы” төркеме белән Р. Юлдашев, “Карвәнсарай” ансамбле, Идрис Газиев, Фидан Гафаров, Филүс Каһиров һәм башка билгеле сәхнә осталары чыгыш ясаячак. Шулай ук концертта Русиянең классик сәнгать һәм эстрада мэтрлары катнашу көтелә. Концертның режиссеры — Айдар Зөбәйдуллин.

Яңа елны бәйрәм итү турында указга кул куелды

09 ноября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Башкортстан Республикасында Яңа 2012 елны бәйрәм итү турында” Указга кул куйды. Анда Яңа ел чараларын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты әгъзалары расланды. Оештыру комитетына район һәм шәһәр хакимиятләре, профсоюз һәм башка иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә, торак пунктлары мәйданнарында карнаваллар, театрлаштырылган тамашалар һәм Яңа 2012 елны бәйрәм итүгә багышланган башка чаралар әзерләү һәм үткәрүне тәэмин итү йөкләтелә. Документка ярашлы, 21 декабрьдә Нефтьчеләр мәдәният сараенда Президентның Яңа ел чыршысы үтәчәк. Анда республика шәһәрләре һәм районнарының гомуми белем бирү учреждениеләреннән уку алдынгылары, төрле фәннәрдән үткән олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләреннән балалар чакырылачак. Оештыру комитетына Яңа ел чараларын үткәргәндә җәмәгать тәртибен, янгын хәвефсезлеген, медицина хезмәткәрләренең кизү торуын, шулай ук балаларны автобусларда йөрткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауны тәэмин итү йөкләтелә. Бәйрәм чараларын гәзит-журналларда, телевидение аша яктырту оештырылачак, Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәптә каникул көннәрендә балалар өчен тапшырулар әзерләнәчәк, төрле мәкаләләр бастырылачак.

Конкурс игълан ителде

08 ноября

Русия Журналистлар берлеге фоторәсемнәрнең “Минем илем” халыкара конкурсын игълан итә. Конкурста катнашуга дөньяның барлык илләренең фотографлары чакырыла. Алар бер фоторәсем яисә тоташ серия җибәрә ала. “Фотокор” компаниясе оештырган конкурс кешеләр, пейзаж һәм объектлар категорияләре буенча үтәчәк. Конкурста катнашучыларның йөрәгенә якын илнең күренешләрен сурәтләү (ул анда яшәү-яшәмәвенә бәйле түгел) максат булып торырга тиеш. Конкурсның атамасындагы “минем” сүзен, фотографның карашларына бәйле төрлечә шәрехләргә мөмкин.

В. И. Ленин һәйкәле үз урынына кайтты

03 ноября

Кичә Уфада Коммунистик һәм Ленин урамнары чатындагы скверда Владимир Ильич Ленин һәйкәлен тантаналы ачу чарасында КПРФ Үзәк комитеты рәисе, Дәүләт думасында коммунистлар партиясе фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, бу партиянең Башкортстан республика комитетының беренче секретаре Рифгать Гарданов катнашты.

Туган җирнең мәрҗәннәре сибелгән соң кайларга?

02 ноября

Урал — димәк, туган ягыбыз, Башкортстаныбыз. Алтын — димәк, матур, бай, зәвыклы. Алардан берләшкән “Алтын Урал” үз җиребезнең иң асыл гәүһәрләренә ишарә ясый түгелме? “Алтын Урал” — иҗади премия, ул халык арасыннан иң талантлы сәнгать әһелләрен — җырчыларны, артистларны, биючеләрне, режиссер һәм сценарий төзүчеләрне, музыкант һәм композиторларны, тавыш операторларын ирекле тавыш бирү юлы белән ачыклау максатында булдырылган. Премияне булдыручы — “Чал Урал” гомумрусия гәзите, төгәлрәк әйткәндә, аның мөхәррире Гөлфия Шәвәлиева. Яшьләр Мәдәният сараенда 11 ноябрьдә узачак бүләкләү тантанасында 25 җиңүченең исемнәре аталачак. Узган елда үзенчәлекле, алтын һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кубоклар бирелсә, быелгы җиңүчеләргә “Агыйдел” Башкортстан художество промыселы осталары истәлекле сувенирлар һәм грамоталар әзерләгән.

“АШАН” гипермаркеты эшли башлады

07 октября

Уфада “АШАН” гипермаркеты тантаналы ачылды. Аның сәүдә мәйданы 13 мең квадрат метр тәшкил итә. Гипермаркетны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Әнвәр Мәхмүтов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, “АШАН-Русия” директоры Жан-Пьер Жермен һәм башкалар катнашты. — Дүрт ай элек бердәм МЕГА мәйданчыгында “АШАН” төркеменә караучы “Леруа Мерлен” кибете ачылган иде. Республика халкы анда тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын һәм төрлелеген яхшы бәяләде. Бүген Уфада “АШАН”ның Русиядәге 45нче кибете ачылды. Сезне бу вакыйга белән котлыйм, — диде Әнвәр Мәхмүтов. — Бу кибетнең ачылуы республиканың товар җитештерүчеләренә тагын да бер этәргеч булыр, дип ышанам. Монда Башкортстанның 40тан артык җитештерүчесе тәкъдим ителә, бу исемлек тагын да артыр дип уйлыйбыз. Вице-премьер, яңа кибет ачылу бюджетның тулылануын тәэмин итәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак, яңа сәүдә стандартлары кертеләчәк, безнең товар җитештерүчеләргә халыкара дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек туачак, дип билгеләде. “АШАН”да 450гә якын хезмәткәр эшләячәк, ә МЕГА мәйданындагы кибетләрдә барлыгы 3 мең эш урыны булдырылачак. Павел Качкаев гипермаркет ачылуының Уфа шәһәре өчен генә түгел, барлык республика өчен дә әһәмиятле булуын ассызыклады. — Дөньякүләм брендларның бездә булуы төбәктә сәүдә үсеше дәрәҗәсен билгели, — диде ул. — Сезнең “Бәяләрне төшерик” дигән лозунг безгә бик ошый. “АШАН” бәяләр тотрыклануга ярдәм итәр, дип ышанабыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»