Яңалыклар

Яңа проектларны тикшерү башланды

01 марта

Стратегик башлангычлар агентлыгының Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин катнашлыгындагы ачык эксперт советы утырышы үтте. Совет беренче тапкыр ачык форматта һәм реаль вакыт режимында оештырылды. Утырышта 20 эксперт катнашты, алар 14 проектны тикшерде. Һәр проектның лидеры үзенең проектын тәкъдим итте, аның максатларын һәм бурычларын аңлатты. Ачык диалогта экспертлар проект лидерларына сораулар бирде.

Марсель Сәлимов югары бүләккә лаек булды

28 февраля

Мәскәүдә Русия Журналистлар берлегенең Федератив советы утырышы үтте. Анда берлекнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм чаралар планы расланды. Шулай ук төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм ветеран каләм осталары бүләкләнде. Алар арасында якташыбыз, Федератив совет әгъзасы Марсель Сәлимов та бар иде. Ул Русия Журналистлар берлегенең “Намус. Абруй. Һөнәри осталык” югары Почет билгесенә лаек булды. Русия Журналистлар берлегенең бүләкләр турындагы положениесендә бу билге белән “югары һөнәри казанышларга ирешкән, һөнәри бурычларын үтәгәндә шәхси батырлык күрсәткән, үзенең барлык эшчәнлеге белән һөнәри һәм гражданлык этикасының югары нормаларын раслаган өчен Русия һәм чит ил журналистлары бүләкләнүе” әйтелгән.

Бездән үрнәк алсыннар

21 февраля

Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубков авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә фермерлыкның әһәмияте арта баруын билгеләп үтте һәм Башкортстан аграрийларының эш тәҗрибәсен үрнәк итеп китерде.

Эчтеңме - җәяү йөре!

17 февраля

16 февральдән башкалабыз Уфада Дәүләт автоинспекциясе “Аек булмаган водитель” дигән рейд башлады. “Эчкәнсең икән — руль артына утырма!” Үкенечкә каршы, кан белән язылган бу гади кагыйдәне кайбер водительләр үтәми.

Агыйдел аша яңа күпер салына

31 января

Башкортстан территориясе буенча үтүче “Самара — Уфа — Чиләбе” (М-5) һәм “Мәскәү — Казан — Уфа” (М-7) федераль юлларында зур төзекләндерү эшләре бара. Мәсәлән, Самара — Уфа — Чиләбе юлының Уфаны урап узучы 13 чакрымга якын аралыгында реконструкция 2009 елда башланган иде. Һәр юнәлештә өч полосалы юлда Агыйдел елгасы аша яңа күпер салына һәм әле гамәлдәгесендә төзекләндерү үткәреләчәк. Ике яклы күпернең гомум озынлыгы 390 метрдан артып китә. Ике юнәлештә дә хәрәкәт 2013 елда башланырга тиеш. Бу, үз чиратында, транспорт агымын көйләү мөмкинлеге бирә. Яңа төзелүче күпернең киңлеге 18,73 метр. Бүгенге көнгә аның төп ныгытмалары (ә алар 1,5 метр диаметрлы һәм 40 метр озынлыкта) куелган, өслекне монтажлау дәвам итә.

Рөстәм Хәмитовның рейтингы күтәрелде

27 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Русиянең беренче ун төбәк лидеры арасындагы рейтингы күтәрелә бара. “Независимая газета” заказы буенча икътисади яңалыклар агентлыгы 2011 елның декабрендә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Төбәкләр башлыклары исемлегендә “Бик көчле нәтиҗәлелек” номинациясендә Рөстәм Хәмитов җиденче урынны били. Узган елның ноябрендә Башкортстан Президентының рейтингы 4,06 балл белән бәяләнде, декабрьдә бу күрсәткеч 4,10га җитте.

Уфада “акыллы” светофор куелды

26 января

Уфада Ибраһимов бульвары һәм Пархоменко урамы чатында махсус таймерлы яңа светофор урнаштырылды. Ул шоферларга сигналның гамәлдә булу вакытын күрсәтә. Автомобиль хуҗалары аның уңайлылыгын бәяләп тә өлгерде. Светофорда яшел ут күпме вакыт януы секундлар белән күрсәтелә. Бу урам аша чыгып өлгерә алу-алмавыңны күрсәтә. Кызыл ут янганда күпме вакыттан соң кузгалып китәргә мөмкин булуын белеп торасың.

Тянь-Шаньда — Башкортстан флагы

12 января

Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстан альпинистлары, Казахстандагы Тянь-Шань тау системасының иң биек ноктасына күтәрелеп, анда республика флагын кадады. 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Башкортстанның Альпинизм федерациясе Тянь-Шаньда күнекмәләр оештырды. Ун кешедән торган төркем Туюк-Су лагерена бәйрәм алдыннан барды. Лагерь кече Алма-Ата тарлавыгында 2250 метр биеклектә урнашкан. Бу төркемгә өлкән тренер Әхмәдулла Миңнебаев һәм хәвефсезлек өчен җаваплы Владимир Медведев та керә. — Без анда Яңа елга дүрт сәгать кала килдек, — дип сөйли шушы чарага җитәкчелек иткән альпинист Андрей Иванюта. — Алда безне зур эш көтә иде. Күнекмәләр үттек, тауга күтәрелдек. Яңа елны спиртлы эчемлексез каршыладык, сөт эчтек. Барыбыз да диярлек төнге сәгать бердә йокларга яттык. Иртәгәсен спортчыларны сынау рәвешендәге беренче күтәрелеш көтә иде. Альпинистларның сүзләренә караганда, кеше организмы климат үзгәрүне шундук сизә, 2 мең метрдан югарырак күтәрелү бигрәк тә нык тәэсир итә. 3 гыйнварда спортчылар Тянь-Шаньның 4 мең метр биеклектәге түбәсе — Амангилде тавына күтәрелә. Бу тауга 1916 елда Казахстанда патшага каршы халык восстаниесе оештырган һәм соңрак Совет властен урнаштыруда катнашкан кешенең исеме бирелгән. — Тауга күтәрелү кышкы шартларда бик катлаулы булды, лагерьдан чыкканнан алып әйләнеп кайтуга 12 сәгать китте, — дип сөйли Андрей Иванюта. — Шушы вакыт эчендә кыялардагы маршрутларны үттек. Тау түбәсенә күтәрелү бик озак булды. 10 градус салкында яланкул эшләргә туры килде. Кулларны бераз җылытабыз да — алга.

Төбәкләрдәге власть нәтиҗәле эшләргә тиеш

12 января

10 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге видеоселектр киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Русия Федерациясе субъектларының башкарма власть органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланды. — Отчетлар еш кына матур күренсә дә, гражданнар төбәк җитәкчелегенең эш нәтиҗәсен бик түбән бәяли. Кәгазьдәге күрсәткечләр белән гражданнарның аларга мөнәсәбәтенең тәңгәл килмәве халыкның эшчәнлеккә биргән бәяләмәсенең объектив булу-булмавы турында уйланырга мәҗбүр итә. Безгә эш нәтиҗәсенең кешеләрнең тормыш дәрәҗәсендә турыдан-туры чагылуына ирешергә кирәк, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Авыл хуҗалыгы җирләренә кадастр бәясе бирелде

31 декабря

Башкортстан Хөкүмәтенең 30 декабрьдәге 515нче карары белән авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләргә дәүләт кадастр бәясе бирү нәтиҗәләре расланды. Бу нәтиҗәләргә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне файдалану төрләре төркемнәре һәм муниципаль районнар юнәлешендәге кадастр бәясенең уртача күрсәткечләре шулай ук авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр составындагы җир участокларының кадастр бәясе күрсәткечләре кертелде. Бу карар 1 гыйнвардан көченә керә. “Башкортстан Хөкүмәтенең 2007 елның 22 августындагы Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләренә дәүләт кадастр бәясе күрсәткечләрен раслау турында”гы 234нче карары юридик көчен югалткан дип танылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»