Яңалыклар

Җиңүчеләр билгеләнде

06 апреля

Март башында беренче Бөтенрусия элемтә операторы “МегаФон” компаниясе “Кызыл таң” гәзите абунәчеләре арасында акция игълан иткән иде. Шарт буенча, “Кызыл таң”га 2012 елның икенче яртысына язылучы һәркем “МегаФон 3G модем” ота ала.

Прокуратура мэр белән контрактны өзәргә киңәш итә

04 апреля

Дүртөйле прокуратурасы шәһәр биләмәсе Советына шәһәр хакимияте башлыгы Рәшит Гайсин белән хезмәт контрактын өзү турындагы мәсьәләне тикшерүне киңәш итеп хат җибәрде. Аңа кадәр үткән тикшерүдә мэр эшендә кимчелекләр ачыкланган. Шәһәр башлыгы 21 миллион сумлык дәүләт милкен “ЖКХ-сервис” һәм “Шәһәр торак идарәсе” җәмгыятьләренә тапшыру турындагы үзенең боерыгы белән “Коммунальник” һәм “Дүртөйле торак-коммуналь хуҗалык идарәсе” предприятиеләренең мәҗбүри банкротлыгында катнашкан дип исәпли районара прокуратура хезмәткәрләре. Коммерция оешмасына күчемсез милекне тапшыру нәтиҗәсендә шәһәр — арендадан килгән керемнән, ә 20дән артык арендатор эшкуар биналарны өстенлекле хосусыйлаштыру хокукыннан мәхрүм калган.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

04 апреля

Мәгълүм булуынча, быел “Хәзинә” туристик фирмасы 1нче февральдән 31 мартка кадәр “Кызыл таң” дуслары арасында акция игълан иткән иде. Шарт буенча, шушы елның икенче яртысына (алты айга) “Кызыл таң”ның атнага биш килә торганына иң күп яздыручы почтальонга сәяхәткә юллама вәгъдә ителде. Ниһаять, юллама үз хуҗасын тапты: Федоровка районының Динес авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хамматова, 38 кешене “Кызыл таң”га яздырып, кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Алда җиде көн ял көтә

22 марта

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда 29 һәм 30 апрель, 1, 6, 7, 8, 9 май — ял көннәре дип билгеләнде. Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына ярашлы, 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме һәм 9 май — Җиңү көне ял көннәре дип игълан ителә.

Русиядә яңа урман корылышы тәртибе расланды

22 марта

Бу документ илебезнең урман фонды территориясендә урман эшләрен башкару тәртибен һәм ысулларын билгели. 2007 елда кабул ителгән Урман корылышы инструкциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш, чөнки ул урман законнары үзгәртелгән чорда, кыска вакыт эчендә кабул ителгән иде.

Туры эфирда - Башкортстан Хөкүмәте

21 марта

Һәр айның соңгы дүшәмбесендә БСТ каналының туры эфирында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары сезнең сорауларга җавап бирәчәк. 26 мартта 20-21.30 сәгатьләрдә туры эфир студиясендә — Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин.

Яшьләр фәнгә омтыла

21 марта

27-30 мартта Башкортстанда “Яшьләр фәне көннәре” фестивале үтәчәк, аны Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы оештыра. Фестиваль кысаларында Уфада 20 урында — фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, инновацион предприятиеләргә экскурсияләр, яшьләр өчен вакансияләр ярминкәсе, семинарлар, фәнни-популяр лекцияләр, күргәзмәләр, барлыгы 180 чара үткәрү планлаштырылган.

Татар КВНы көтә

17 марта

“Хәзинә” яшьләр үзәге “КВНның татар лигасы” (Яр Чаллы) ярдәме белән татар КВНы оештыра. “Шаян көлке кичәсе-2012” 19 мартта 19 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк.

Кар-бураннары белән...

16 марта

Федераль трассада эшләүчеләр өчен язгы бураннар көтелмәгән хәл булмады. Соңгы көннәрдәге салкын һәм җилле һава торышын көчле кар-бураннар алмаштырды. Узган ел ахырында автоматлаштырылган метеорологик тәэминат системасының беренче чиратын үзләштерә башлаган Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль магистрале идарәсе белгечләре өчен һава торышының көйсезлеге кыенлык тудырмады диярлек. Заманча аппаратура һава шартларын һәм юл өслеге торышын гына күзәтми, барлык оператив мәгълүматны да җиткерә.

Башкалабыз мәйданнарына “Яз килде”

07 марта

Уфада Владимир Путинны яклап үткән “Яз килде” дип аталган концертка берничә мең кеше җыелды. В. И. Ленин исемендәге мәйданга күбесенчә яшьләр — “Бердәм Русиянең “Яшь гвардиясе” активистлары, югары уку йортлары студентлары килде. Аларның күпләре флаглар, шарлар һәм Путинны хуплауны белдергән транспарантлар тоткан иде. Урыс драма театры алдындагы сәхнәдә популяр төркемнәр һәм башкаручылар чыгыш ясады. Мәйданның каршы ягында тезелеп киткән палаткаларда теләге булган һәркемне кайнар чәй, ботка белән сыйладылар. Кешеләр музыка тыңлады, күңел ачты, биеде. Бәйрәмдә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, шәһәр Советы рәисе Ирек Нигъмәтуллин, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев һәм башкалар катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»