Яңалыклар

“Русия аллеясе” акциясенә әзерлек бара

26 июня

Башкортстан Хөкүмәте республикада “Русия аллеясе” Бөтенрусия патриотик акциясе чаралары үткәрүнең эшче төркеме составын раслады. Тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат Интернет-порталында урнаштырылган.

Лифтлар тикшерелә

24 июня

“Уфалифт” җәмгыяте, илдә ешайган фаҗигале хәлләргә бәйле, оешма хезмәтләндергән барлык лифтлар (2750 данә) бер-бер артлы ышанычлылыгын тикшерү өчен туктатылачагы турында халыкка хәбәр итә. Завод брагы булганлыктан, соңгы вакытта яңа лифтлар да сафтан чыгу белән бәйле бу.

Циркны капиталь ремонт көтә

21 июня

19 июньдә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов “Росгосцирк” компаниясенең генеральный директоры Вадим Гаглоев белән очрашты. Анда Уфа дәүләт циркына капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Сибай һәм Белорет иң яхшылар исәбендә

21 июня

Сибай шәһәре һәм Белорет районы “Русиянең иҗтимагый финанслар белән идарә итү өлкәсендәге иң яхшы муниципаль берәмлек” VII Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр исәбенә керде. Чараны Федерация Советы ярдәмендә Русия Финансчылар берлеге белән “Бюджет” журналы үткәрде.

Уфада - Мәскәү патриархиясе делегациясе

21 июня

Урыс православие чиркәвенең нәшрият Советы рәисе, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент җитәкчелегендәге Мәскәү патриархиясе делегациясе Уфада үткән “Табын” ярминкәсенә килде.

“iВолга-2014” форумы старт алды

19 июня

Идел буе федераль округында үтүче “iВолга-2014” яшьләр форумында Башкортстаннан 100дән артык кеше катнаша. Республиканың яшь галимнәре анда үзләренең уникаль проектларын күрсәтәчәк, аларның иң яхшы дип табылганнары грант отачак.

“Юл кагыйдәләрен бозма!”

31 мая

Конкурс ЮХХДИ һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән 41нче тапкыр узды. Анда республиканың бөтен шәһәрләреннән яшь инспекторлар җыелды, алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча көч сынашты.

Бүген “Зур химия” форумы ачыла

29 мая

29-30 майда Башкортстан башкаласы IV Халыкара “Зур химия” форумында катнашучыларны кабул итә. Ул Конгресс-холл комплексында үтәчәк. Форумда белгечләр нефть һәм газ химиясе тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Гасырлар буе дәвам иткән бердәмлек

28 мая

“Нур” татар дәүләт театрында “Русия татар морзала-рының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

БДИга әзерлек тикшерелде

24 мая

22 майда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мәгариф системасының Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеге мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»