Яңалыклар

Уфа кызы яшьләр саммитына әзерләнә

28 апреля

27 яшьлек Уфа кызы Әлфия Әкрамова июньдә Вашингтонда үтәчәк “Егерме зур дәүләт” һәм “Сигез зур дәүләт” яшьләр саммитында катнашачак. Русия делегациясе составына Әлфия Әкрамова сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча кертелгән. Быел конкурс берничә этапта үткән. Һөнәри жюридан тыш, беренче тапкыр sms-тавыш бирү баллары да исәпкә алынган, Русиянең төрле шәһәрләреннән 12 кеше сайланган. Эссе жанрындагы конкурска тапшырылган эшендә Әлфия дөнья берләшмәсендәге кискен проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иткән.

Бәйрәмнәрдә почта ничек эшли?

27 апреля

Май бәйрәмнәрендә ил халкы почта хезмәтләре белән тоткарлыксыз файдалана ала. Клиентларны өзлексез хезмәтләндерү өчен федераль почта операторы почта бүлекчәләренең махсус эш режимын билгеләде. Ул чор 30 апрельдән 2 майга кадәр һәм 7 майдан 10ына кадәр расланды.

Георгий тасмалары таратыла

25 апреля

Җиңү бәйрәмен каршылау уңаеннан “Георгий тасмасы” Бөтенрусия акциясе башланды. Ул 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында волонтерлар урамнарда халыкка кара һәм кызгылт сары буйлы тасмалар таратачак. Бу тасманы күкрәккә тагып йөрү, оештыручылар фикеренчә, ватанпәрвәрлек һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлек билгесе. Башкортстанда берничә мең Георгий тасмасы таратылачак. Аларны хәрби-патриотик чаралар үткән урыннарда очратырга мөмкин булачак. Бу билгене тагып йөрү сугыш ветераннарын яшь буын белән берләштерә.

Пекин - Мәскәү юлы Уфа аша үтә

18 апреля

5 июньдә Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында автомобильләр сәяхәтенә старт биреләчәк. Русия һәм Кытай бизнес берләшмәләре вәкилләре катнашачак әлеге сәфәр Харбин һәм Маньчжурия аша үтәчәк, Русия территориясе буйлап маршрут Байкал аръягыннан Мәскәүгә кадәр үтәчәк. Бу маршрутка Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург һәм Казан шәһәрләре кертелгән. 27 июньдә сәфәрдә катнашучыларның Уфа аша үтүе көтелә. Чараны ябу тантанасы Мәскәүдә Кызыл мәйданда үтәчәк.

Уфада “Зур химия”не көтәләр

14 апреля

17-18 майда Конгресс-холлда “Зур химия” II халыкара форумы үтәчәк. Аның максаты — Башкортстан предприятиеләренең башка төбәкләр белән икътисади бәйләнешләрен ныгыту, республикада инвестицион проектларны үстерү. Чараны Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать, Икътисади үсеш министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Фәннәр академиясе оештыра.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә

13 апреля

13 апрельдән Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә җиңел таксилар өчен үзгәрешләр көченә керә. Бүгеннән башлап хокук тәртибе саклаучылар пассажирлар йөртүгә рөхсәте булган, әмма автомобильгә таксометр, аның түбәсенә махсус фонарь яисә кузовына шакмаклар сурәте куймаган такси шоферларын законлы нигездә җавапка тарттыра ала. Тиешле атрибутиканы кулланган, әмма рәсми рөхсәте булмаган таксистларны да җәза көтә.

Бер лагерь да ябылмаячак

12 апреля

Республика йортында Балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Аны Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов алып барды. Комиссия әгъзалары мәгариф министры Әлфис Гаязов чыгышын тыңлады. — Быел республиканың җәйге ял учреждениеләре 298 мең 400 баланы кабул итәргә әзерләнә, — диде министр. — Былтыр эшләгән лагерьларның барысы да ишекләрен ачачак. Алар арасында 95 стационар сәламәтләндерү үзәге, 37 шифаханә-профилакторий бар. Юллама бәяләре шәһәр яны учреждениеләре өчен бер тәүлеккә — 535, шифаханәләрдә 622 сум булачак. Ә көндезге лагерьларда ике тапкыр ашатылса — көненә 75, өч тапкыр булса — 107 сум түләнәчәк.

Күргәзмә яңа төзелеш материаллары белән таныштыра

11 апреля

10 апрельдә “Уфа-Арена” бинасында “Барысы да төзелеш һәм ремонт өчен” дип аталган күргәзмә эшли башлады. Анда Башкортстан, күрше төбәкләр, Мәскәү, Санкт-Петербург, хәтта чит ил компанияләре продукцияләре белән танышырга мөмкин. Күргәзмә кысаларында төрле семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре үткәрү каралган. Бу чарага килүчеләр Чиләбе шәһәренең “Уралгерметик” оешмасы тәкъдим иткән төзелеш өчен герметик, Чабаксарның “Полипластик” заводының уңайлы торбалары, Уфаның “Лидер Кирпич”, “Чишмә профнастилы” продукциясе белән аеруча кызыксына, аларның яңа эшләнмәләре белән таныша.

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре үтәчәк

07 апреля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 26-28 апрельдә Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре үткәрү турындагы боерыкка кул куйды. Башкортстан көннәре республиканың Русия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлеген ныгыту һәм арытаба үстерү максатында оештырыла. Документка ярашлы, оештыру комитеты булдырылган, аңа чараны үткәрү планын раслау йөкләтелгән. Мөһим чара кысаларында Русия башкаласында республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын презентацияләүне үз эченә алган эшлекле форум, тематик “түгәрәк өстәл”ләр, Мәскәү белән Башкортстан эшкуарлары очрашулары үтәчәк. Башкортстанның рәсми делегациясе сәфәре барышында ике төбәк Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую планлаштырыла.

Президент Николай Красников белән очрашты

06 апреля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов бозда мотоузышлар буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы Николай Красников белән очрашты. Республика башлыгы спортчыны җиңүе белән котлады һәм аның белән төбәктә мотоспортны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләште. Николай Красников 47нче шәхси дөнья чемпионатының Швециянең Упсала шәһәрендә үткән этабында дүртенче урын яулады һәм тупланган очколар саны буенча җиңеп чыкты. Көмеш һәм бронза медальләргә Тольятти шәһәреннән Даниил Иванов һәм Дмитрий Хомицевич лаек булдылар. — Сез сигез тапкыр дөнья чемпионы булуга ирештегез. Бу — уникаль нәтиҗә, мотоспорт тарихында бер генә кешенең дә моңа ирешкәне юк


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»