Яңалыклар

“Башинформ” агентлыгы - лауреат!

09 июня

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауларны киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Анда “Башинформ” агентлыгының генеральный директоры Максим Ульчев катнашты. Сайлауларны телевидениедә һәм радиостанцияләрдә, басма киңкүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында һәм Интернет челтәрендә, шулай ук заманча электрон технологияләрне кулланып яктырту номинацияләрендә үткән бөтенрусия конкурсында Русия Федерациясенең 63 субъектыннан 229 киңкүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре катнашты.

Төзелешкә - заманча караш

07 июня

Уфага Русия Федерациясе Дәүләт думасының Җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш буенча комитеты депутатлары эш сәфәре белән килде. Кичә алар “Уфа-арена” Боз сараенда үтүче XIX халыкара “Шәһәр. Архитектура һәм төзелеш-2012” күргәзмәсе белән танышты. Әлеге форум Урал-Идел буе төбәгендә үтүче күргәзмәләрнең иң масштаблысы булып тора һәм аның кысаларында фәнни-гамәли программа тормышка ашырыла. Мәсәлән, торак-коммуналь объектларда энергияне сакчыл куллану юллары, заманча мәгълүмат технологияләре, торак-коммуналь хуҗалыгында инновацион технологияләр, җылылык-гидроизоляция технологияләре, полимер материаллар куллану кебек мәсьәләләр көн үзәгенә чыгарылган.

Яңа линия эшли башлады

07 июня

“Башкортстан электр челтәрләре” җәмгыяте Уфада “Сипайлово-Ишем” яңа кабель линиясен (110 киловольтлы) файдалануга тапшырды. Линиянең озынлыгы — 4926 метр. Полиэтилен изоляцияле кабель файдаланылган. Яңа линия Комсомол, Новогорная, Баязит Бикбай һәм Жуков урамнары буенча җир астыннан хәвефсез тирәнлектән үтә. Линияне төзүгә һәм ярдәмче станцияне реконструкцияләүгә бер елга якын вакыт кирәк булган.

Сабантуй үткәрү турындагы Указга кул куелды

18 мая

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең указы белән республика районнарында сабантуйлар үткәрү турындагы графикны раслады. Бу документка ярашлы, республика Хөкүмәтенә район хакимиятләре белән берлектә сабантуйларны үткәрүне оештыруны тәэмин итү йөкләтелә.

Ассоциация төзеләчәк

18 мая

“Башинформ” агентлыгында “Башкортстан студентлары киңкүләм мәгълүмат чаралары: әһәмияте, тәҗрибәсе, перспективасы” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марат Газизов, яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин, Журналистлар берлеге рәисе, “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков, “Молодежная газета” басмасының баш мөхәррире Ярослава Голобородько катнашты.

Өстәмә түләү алачаклар

15 мая

Русия Президенты Владимир Путинның “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләренә бер тапкыр бирелүче түләүләр турында”гы Указына ярашлы, агымдагы елның май-июнь айларында Пенсия фонды Русия Федерациясендә даими яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелүче өстәмә акча түләячәк.

Автобусларда юл йөрү хаклары күтәрелде

11 мая

10 майдан “Башавтотранс” предприятиесе автобусларында юл хакын транспорт карталары белән түләүче пассажирлар яңа тарифлар буенча йөри башлады. Бер билет бәясе хәзер 12 сум тора. Акчалата исәпләшкәндә 15 сум түләргә кирәк.

Җиңүчеләр ачыкланды

05 мая

Мәгълүм булуынча, быел март башында беренче Бөтенрусия элемтә операторы “МегаФон” компаниясе “Кызыл таң” гәзите абунәчеләре арасында акция игълан иткән иде. Шарт буенча “Кызыл таң”га 2012 елның икенче яртысына алты айга язылучы һәркем “МегаФон 3G модем” ота ала.

Фәнни-гамәли конференция үтәчәк

04 мая

Башкортстанның Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе Уфа дәүләт авиация техник университеты белән берлектә 16 майда “Дәүләт һәм муниципаль идарә итүдә мәгълүмати технологияләрне нәтиҗәле файдалануны үстерү” дигән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция оештыралар.

Пенсияләр алдан киләчәк

03 мая

6, 7, 8 май ял көннәре булу һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Башкортстанда пенсияләр һәм социаль түләүләр махсус графикка ярашлы оештырылачак, бу турыда Русия Пенсия фондының республика бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»