Яңалыклар

“Мотоцикл” операциясе бара

06 июля

Соңгы мәгълүматлар буенча, җәй башыннан юлларда мототранспорт катнашлыгындагы фаҗигаләр саны күпкә артты. “Корыч” атка эчкән килеш яисә транспортка идарә итүгә таныклыксыз утыручылар бар. ЮХХДИ идарәсендә мотоциклларны теркәмиләр, техник карау турында сүз дә юк. Уфада 5 июльдән “Мотоцикл” операциясе старт алды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре техник яктан төзек булмаган мотоциклларда шлемсыз җилдерүчеләргә игътибарны көчәйтте.

Тарифлар үзгәрде

03 июля

1 июльдән Башкортстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрде. Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Фәдис Сәлимгәрәев әйтүенчә, агымдагы елда төбәктә тарифларны тәртипкә салу гамәлдәге законнар нормасына ярашлы гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә агымдагы елда, республика Хөкүмәте карарына ярашлы, тарифларның этаплап үсеше расланды.

Торак төзүгә җир бүленде

30 июня

Бүген Башкортстанда инвесторларга һәм төзүчеләргә территорияләрне комплекслы үзләштерү өчен уңай шартлар булдырырга кирәк. Бу җәһәттән Уфада гомум мәйданы сигез миллион квадрат метрлык 24 участок сайлап алынды. Бу турыда Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов хәбәр итте.

Авыл китапханәсе - мәдәният үзәге

29 июня

Шушы көннәрдә республикада “Русия Федерациясендә урындагы җәмәгатьчелекнең тотрыклы үсеш үзәге буларак, модельле авыл китапханәсе” дигән төбәкара конференция уза. Аның төп максаты — авыл китапханәләренә яңа инновацион эш модельләре кертү, авыл китапханәләре базасында социаль-мәдәни мәгълүмат үзәкләре булдыру буенча тәҗрибә алмашу, шулай ук урындагы җәмәгатьчелектә яңа төр китапханәләрнең урынын билгеләү.

Барлык юллар Аксәеткә илтә

29 июня

Тәтешлелеләр тагын дусларын җыя

Аксәеттә булган кеше, мөгаен, бу борынгы авылны озакка хәтердә калдырадыр. Бай тарихлы авыл Пермь крае чикләреннән ерак түгел урнашкан. Аксәетлеләр якташлары — батыр хәрбиләре һәм хезмәтчәннәре, тугрылыклы ул һәм кызлары белән горурлана. Аларның берсе — Русия һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Ул ел да авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар өчен “Саумысыз, авылдашлар!” дип аталган сәнгать һәм спорт бәйрәме оештыра. Быел бу тантана 14 июльдә үтәчәк.

Аттестация - имин хезмәт нигезе

27 июня

Башкортстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе “Эш урыннарына аттестация: предприятиеләрдәге хәвефле очракларга идарә итү” дигән темага матбугат конференциясе үткәрде. Чара Русиядә Дәүләт хезмәт инспекциясе оештырылуга 130 ел тулуга багышланды. Русиядә эш урыннарында бәлагә таручыларның артуы күзәтелә. Бу бигрәк тә кече бизнес өлкәсенә хас күренеш. Русиядә производствода барлыгы 3063 кеше һәлак булган.

Исәпләү приборлары урнаштыруда ярдәм

19 июня

Башкортстан Хөкүмәте исәпләү приборларын урнаштыру өчен республика бюджеты исәбеннән 65 миллион сум акча бүлде. Мәгълүм булуынча, федераль законга ярашлы, исәпләү приборларын урнаштыру йорт хуҗаларының бурычы булып тора.

Ун көндә - 4,3 миллион заказ

15 июня

Май ахырында үткән Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы кысасында миллионлаган русияле гәзит-журналларга ташламалы шартларда язылу мөмкинлегеннән файдаланды. Ун көн дәвамында почта элемтәсе бүлекчәләрендә 200 федераль һәм 400 төбәк басмасына ташламалы шартларда яздыру барды. Бер үк адреска кимендә өч басма яздыручыларга Русия почтасы аларны китерү бәясен ун процентка киметте. Декада йомгаклары буенча, почта аша алдырылучы гәзит-журналларга 4,3 миллион заказ тупланды, шуның 408 меңе — Башкортстанда.

Туризмны үстерү программасы расланды

14 июня

Башкортстан Хөкүмәтенең 185нче карары белән 2012-2016 елларга “Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерү” программасы расланды. Программаны финанслау күләме 120 миллион сум тәшкил итәчәк һәм федераль, республика бюджетлары, бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә гамәлгә ашырылачак. Программа комплекслы характерда, аны гамәлгә ашыру туристик продуктка ихтыяҗны арттыру нәтиҗәсендә республиканың туристик индустриясен үстерүгә юнәлтелгән. Моны Башкортстанда атап үтелгән чыгымнарның 30 процентына кадәр дәүләт исәбенә булган югары керемле туристик индустрия объектлары төзелешенә бюджеттан тыш капитал салуларны җәлеп итү юлы белән гамәлгә ашыру мөмкин.

Юлларыбыз имин булсын!

13 июня

Шушы көннәрдә республиканың ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов белән “Уфа шәһәрендә юл һәлакәтләре торышы. Башкортстан башкаласында урам-юл челтәрен киңәйтү” дигән темага матбугат конференциясе булды. Динар Заһит улы агымдагы елда булган юл һәлакәтләре, юл-патруль хезмәте эшчәнлеге, штрафларга үзгәрешләр кертелү турында мәгълүмат бирде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»