Яңалыклар

Техник карау үткәрүдә үзгәреш

01 августа

“Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга төзәтүләр көченә керде. Дәүләт думасы депутатлары 13 июльдә үк кабул иткән үзгәрешләр автомототранспортка техник карау үткәрүгә бәйле. Хәзер техник карау талоны урынына транспорт средствосының диагностика картасын алырга туры киләчәк. Аны аккредитацияләнгән техник карау оештыру операторлары бирәчәк. Бу карта мотлак страховка полисын алу өчен нигез булып торачак. Диагностика картасы транспорт средствосының хәвефсезлек таләпләренә тәңгәл килүе турындагы мәгълүматны үз эченә ала. Карта язма төрдә ике данәдә төзелә, аның берсе транспорт хуҗасына тапшырыла, икенчесе техник карау үткәрү операторында өч ел дәвамында саклана. Шулай ук аның электрон төре дә әзерләнә, ул бердәм автоматлаштырылган техник карау мәгълүмат системасында биш ел саклана. Техник карауны дилер үзәкләре үткәрә алачак.

Уфада Мостай Кәримгә һәйкәл куела

28 июля

2013 елның көзендә Киров урамында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл куелачагы турында республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Мостафа Сафа улы образын бронзада мәңгеләштерү бәхете Мәскәү скульпторы Андрей Ковальчукка тиде. Мәдәният министрлыгы үткәргән иҗат конкурсында ул җиңеп чыкты.

Караидел полициясе өй туйлады

27 июля

Караидел районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу вакыйганы 17 ел көтте. Ниһаять, биредә яңа эчке эшләр бүлеге бинасы ачылды. Тантанага республиканың эчке эшләр министры генерал-майор Михаил Закомалдин да килде. Бинага нигез 1995 елны ук салынган. Әмма кризис нәтиҗәсендә төзелеш тукталып кала. 2004 елда бинаның ике каты төзелә һәм эш тагын туктала. 2010 елда республиканың элекке эчке эшләр министры Игорь Алешин төзелешне яңадан башлап җибәрә. Ике ел эчендә Караидел районының үзәгендә мәһабәт бина калкып чыга. Аны төзүгә федераль бюджеттан — 6 миллион, республика бюджетыннан 65 миллион сумга якын акча бүленгән.

Өметләрне акласын

21 июля

Кичә Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов “Ингосстрах” ачык страховкалау акционерлар җәмгыяте делегациясен кабул итте. Делегация җитәкчесе җәмгыятьнең генеральный директоры Александр Григорьев сүзләренә караганда, Башкортстанда страховкалау базарын камилләштерү, аның мәдәниятен үстерү халыкның һәм предприятиеләрнең милек һәм финанс мәнфәгатьләрен яклау буенча эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерү мөмкинлеге бар.

Казанда дин әһелләренә һөҗүм иткәннәр

20 июля

19 июльдә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовны үтерергә ният кылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Һәлакәтнең кайбер нечкәлекләре билгеле. Русия Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, мөфтине үтерергә ният кылу иртәнге сәгать 11дә булган. Четаев урамында 35нче йорт ишегалдында “Лэнд Крузер” автомобиле шартлатылган, аның салонында Татарстан мөфтие булган. Шартлау дулкыны аны автомашина салоныннан чыгарып ташлаган. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән ул госпитализацияләнгән. Соңгы мәгълүматлар буенча хәзерге вакытта ул Республика клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә.

Уфада - яңа сәүдә үзәге

20 июля

Уфаның Сипайлово бистәсендә яңа сәүдә үзәге ачылды. “Арена-Экспо”да 8 мең квадрат метр мәйданда “Радуга”, “СССР” кебек республикада билгеле йөзләгән компания төзелеш һәм ремонт өчен материаллар тәкъдим итә.

Президентның яңа советнигы

19 июля

Башкортстан Президенты указы нигезендә Эльшад Теләшев республика җитәкчесенең нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть-химиясе мәсьәләләре буенча советнигы итеп тәгаенләнде. Теләшев Эльшад Гомәр улы 1956 елның 21 ноябрендә Уфада туган. Югары белемле — 1979 елда Уфа нефть институтын “Нефть һәм газ эшкәртүнең химик технологияләре” белгечлеге буенча тәмамлый.

“Штраф” операциясе бара

18 июля

Уфада “Штраф” профилактика операциясе старт алды. Башкала дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре, карар көченә кергәннән соң 30 көннән дә соңламыйча штраф түләнергә тиешлеген искәртә.

Фарнборода Халыкара күргәзмә үтә

11 июля

Башкортстан делегациясе 9 июльдә Фарнборо шәһәрендә ачылган 48нче Халыкара авиакосмик күргәзмәдә катнаша. Делегацияне Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров җитәкли. Авиакосмик күргәзмәдә Башкортстан “Уфа — авиация технологияләре шәһәре” дигән проект тәкъдим итте.

Безнең аэропорт - иң яхшылар арасында

06 июля

2013 елда Башкортстанда гражданнар авиациясе оештырылуга 80 ел тула. 1933 елда ике кеше генә утырта алучы 4 очкычтан торган тәүге авиакомпания төзелгән. Ил үсеш алган саен самолетлар да күбәйгән, пассажирларны да күбрәк ташыганнар. Үз вакытында данлы үрләргә күтәрелгән, Башкортстан халкын хезмәтләндерү буенча биниһая эш башкарган “БАЛ” авиакомпаниясе ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыкты. Ә менә пассажирларны хезмәтләндерү, очкычларны кабул итүгә махсуслашкан аэропорт чын мәгънәсендә колач җәеп яши. “Уфа” халыкара аэропорты илнең иң алдынгы һәм куәтле 10 төрдәш предприятиесе исәбенә керә. “Уфа” теләсә нинди зурлыктагы пассажир, транспорт, хәрби самолетларны кабул итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»