Яңалыклар

Росреестрдан SМS-хәбәр киләчәк

25 августа

Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Башкортстан идарәсе гариза тапшыручылар өчен яңа хезмәт төре тәкъдим итә. Хәзер идарә күчемсез милеккә хокукларга һәм аның белән алыш-биреш итүгә дәүләт теркәве үткәрүне туктату яисә аннан баш тарту турында ашыгыч мәгълүмат бирәчәк.

Ярминкәләр, фестивальләр...

23 августа

25-26 августта Уфаның “Акбузат” ипподромы каршындагы ачык мәйданда умартачылык продуктларының “Баллы Башкортстан” ярминкәсе үтәчәк.

Иң яхшы эретеп ябыштыручы “Уралсибнефтепровод”та эшли

17 августа

“Уралсибнефтепровод” җәмгыятенең электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Валерий Артюховка “Башкортстанның иң яхшы эретеп ябыштыручысы-2012” исеме бирелде. Ул “Һөнәр остасы” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының республика этабында җиңүче булды. Икенче урында — шул ук предприятиедән Максим Леликов, өченчедә — “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятеннән Александр Зеленин.

Бәйрәмдә ничек ял итәбез?

15 августа

Ураза бәйрәме быел якшәмбегә, 19 августка туры килә. Башкортстанда бу бәйрәм ял көне дип игълан ителгән, шуңа гадәти ял көне якшәмбедән, 19 августтан — дүшәмбегә, 20 августка күчерелә. Җомгадагы, 17 августтагы, эш көне кыскартылмый.

“Бизнес-җәй” фестивале ачылды

14 августа

13 августта Башкортстанда “Бизнес-җәй” VI төбәкара яшьләр фестивале ачылды. Ул “Павловка паркы” туристик үзәгендә үтә. Форумны Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе һәм “КУБ” бизнеска идарә итү клубы оештыра. Алты көнлек проектта 35 яшькә кадәрге эш башлаучы, булачак яисә уңышлы эшләүче малтабарлар катнаша.

“Башкортстан - Русиянең баллы төбәге” фестиваленә чакырабыз

10 августа

25-26 августта Уфаның “Акбузат” ипподромы каршындагы мәйданында “Башкортстан — Русиянең баллы төбәге” дип аталган фестиваль үтәчәк. Аның максаты — урындагы җитештерүчеләрнең продукциясен таныту, шәһәр халкын сыйфатлы умартачылык продуктлары белән тәэмин итү, республика районнарының башкала белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.

Швеция корольлеге көннәре үтәчәк

08 августа

6 августта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 5-9 сентябрьдә республикада Швеция корольлеге көннәрен үткәрү турындагы боерыкка кул куйды. Башкортстанда Швеция көннәре беренче тапкыр үтәчәк. Чараның максаты — Башкортстан белән Швеция компанияләре арасында эшлекле бәйләнешләр булдыру, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү, Швециянең икътисад, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм туризм тармакларындагы соңгы казанышлары белән танышу. Аны Швециянең Русиядәге Илчелеге, Швеция сәүдә советы, Башкортстан Хөкүмәте һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра.

Күгәрекле сыр үзебездә җитештереләчәк

07 августа

Тиздән республикада җитештерелгән дөньяга билгеле моцарелла, пармезан, маскарпоне, горгонзола кебек сырларны сатып алу мөмкинлеге булачак. Италиянең “Агротехника Срл” компаниясе вәкилләре Чишмә, Миякә, Бишбүләк, Кырмыскалы, Бакалы, Чакмагыш, Илеш, Туймазы, Бәләбәй, Дүртөйле хуҗалыкларында һәм сөт эшкәртү предприятиеләрендә булып кайтты. Анда алар сөт савып алу һәм аны эшкәртү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Сөт иле” фестивале быел да Уфада үтәчәк

03 августа

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 8 сентябрьдә Уфада “Сөт иле-2012” Бөтенрусия фестивален үткәрү турында боерыкка кул куйды. Бәйрәмнең төп максаты — сәламәт туклануны пропагандалау, сөт ризыкларын куллану мәдәниятен тергезү һәм кулланучылар базарын урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы сөт продукциясе белән тулыландыру. Фестивальне, узган елдагы кебек үк, Сөт җитештерүчеләрнең гомумдәүләт берлеге, шулай ук Башкортстанның Сөт берлеге һәм сөт тармагы предприятиеләре оештыра. Фестивальне әзерләү һәм үткәрү эшен көйләү бурычы республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына йөкләтелде.

“500 ферма” программасы колач җәя

02 августа

Башкортстан авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән “500 ферма” республика программасында катнашу өчен 76 гариза кабул ителгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе дәгъва итүчеләрне сайлап алуны дәвам итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»