Яңалыклар

Яңа Совет утырышы бездә үтәчәк

11 сентября

19 сентябрьдә Уфада урындагы үзидарәне үстерү буенча Идел буе федераль округы консультатив советының беренче утырышы үтәчәк һәм анда катнашучылар Русия Президентының сәяси системаны камилләштерүне тәэмин итү бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында округ төбәкләрендә урындагы үзидарәне үстерүнең актуаль мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Ерак араларны якынайтып

08 сентября

Уфада Швециянең виза үзәге ачылды

Уфада үтүче Швеция Корольлеге көннәре кысасында кичә Башкортстан башкаласында Швециянең виза үзәген ачу тантанасы булды. Биредә Швециягә бару өчен документларны бернинди тоткарлыксыз тутыру өчен шартлар тудырылган. Виза үзәге эшенең төп максаты — башкортстанлыларга һәм якын-тирәдә яшәүчеләргә виза алу процедурасын җиңеләйтү.

Уфада эшлекле авиация үзәге төзеләчәк

07 сентября

5 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә Gebr. Heinemann немец компаниясен үстерү буенча директор Ойген Сирота белән эшлекле очрашу үткәрде.

Яңа елда ун көн ял итәбез

07 сентября

Яңа ел алдыннан русиялеләрне озайтылган эш атнасы көтә. Гыйнвар каникулларына декабрьнең соңгы ике көне кушылачак. Шуның өчен ял көне шимбә, 29 декабрьдән дүшәмбе, 31 декабрьгә күчәчәк.

Уфада Швеция көннәре үтә

06 сентября

Башкортстан һәм Скандинавия илләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында 5-9 сентябрьдә Уфада Швеция Корольлеге көннәре үтә. Кичә Швеция делегациясе вәкилләре журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясендә бу илнең иң эре унике компаниясе вәкилләре катнашты. Швециянең Мәскәүдәге илчелеге советнигы Томас Халльберг әйтүенә караганда, Башкортстан Швецияне инвестиция салу өчен көчле потенциалга ия төбәк буларак кызыксындыра.

“Салават Юлаев” клубы идарәсендә үзгәрешләр

05 сентября

“Урал” хәйрия фонды Башкортстан җитәкчелегенә “Салават Юлаев” хоккей клубы идарәсендә үзенең вәкилләренең санын арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Нефтьчеләр бүләге - иномарка

01 сентября

31 августта, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан, “Автоохота Башкирнефтепродукт” акциясенең беренче этабында автомобильләр уйнатылды.

Хәбәр бирү системасы тикшерелә

30 августа

30 августта 10-12 сәгатьтә республика халкына үзәкләштерелгән хәбәр бирү төбәк системасын кабаттан техник тикшерү үтәчәк. Башкортстан территориясендәге электр сиреналары файдаланылачак, радио һәм телевидение каналлары буенча: “Игътибар! Хөрмәтле иптәшләр — Башкортстан Республикасында яшәүчеләр һәм кунаклар!

Су тәэминаты игътибар үзәгендә

28 августа

Бүген Мәскәүдә, Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле Вәкиллегендә “Төбәк су тәэминаты системасы. Яңа технологияләр үзләштерү тәҗрибәсе” дип аталган төбәкара конференция үтә. Ул Башкортстан белән Мәскәү шәһәре арасында кул куелган хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында “Чиста су” максатлы федераль программаны гамәлгә ашыру максатында оештырыла.

Яшьләр делегациясе Оберхаузенда булды

25 августа

Шушы көннәрдә Башкортстаннан яшьләр делегациясе Оберхаузен шәһәрендә булып кайтты. Сәфәр МULTI Халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Делегациягә Уфада яшәүче 11 егет һәм кыз, 2 озатып баручы кеше керде. Быел бездән барган 11 кеше былтыр Германиядән килгән балаларны үз гаиләләрендә кабул иткән иде. Төп таләпләр — немец яисә инглиз телен белү, инициативалылык, 18 яшь тулмаган булырга тиеш. Делегациягә Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының яшьләр оешмалары белән эшләү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Эльвира Хәйретдинова җитәкчелек итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»