Яңалыклар

Робот-техника буенча беренче чемпионат үтте

23 октября

Фәнни-техник иҗат белән кызык­сынучы яшьләребез Башкортстанда робот-техника буенча беренче тапкыр үткәрелүче ачык чемпионатты катнашты. Кибер-турнир 20 октябрьдә Башкорт­станның Фәннәр академиясендә узды.

Федераль министр яхшы бәя бирде

23 октября

Хәбәр ителүенчә, Мәскәүдә Бөтенрусия күргәзмәләр үзәгендә XIV “Алтын көз” Русия агросәнәгатьчеләр күргәзмәсе үтте. Анда дөньяның 34 иленнән килүчеләрне исәпләп, 2500дән артык предприятие һәм оешма катнашты. Үзләренең агросәнәгать казанышларын илебезнең 62 төбәге тәкъдим итте. Экспозицияләрнең гомум мәйданы 60 мең квадрат метрдан артып китте.

Имин йөреп, исән кайтыгыз!

20 октября

“М5-Урал” федераль трассасында күләмле реконструкция эшләре дәвам итә. Билгеле булуынча, агымдагы елда Баш­кортстанга юл төзелеше һәм ремонт өчен берничә миллиард сум бүленде. Әлеге трассаның респуб­ликадагы өлешен “Самара — Уфа — Чиләбе” юл идарәсе хезмәтләндерә. Ә инде төзелеш һәм реконструкция эшләренә подряд оешмалары җәлеп ителә.

Бөтен бәла — наданлыкта!

19 октября

Баш мөфти, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты дирек­торы Айсылу Юнысова матбугат конференциясе үткәрде­ләр. Анда Төньяк Кавказда һәм Татарстанда мөселман дин әһелләренә каршы җинаять эш­ләренә карата фикерләр әй­телде. Башкортстанда экстремизм белән көрәштә әлеге фактлар искә алынамы? Ча­рада шушы һәм башка сораулар кузгатылды.

Котырган ерткычлардан сак булыгыз!

19 октября

Учалы районының Кобагыш авылында карантин кертелгән. Моның сәбәбе — котырган төлке кешегә һөҗүм иткән. Миндәк участок ветеринария дәваханәсенә үзенең ихатасына төлке кергән һәм аның кулын тешләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Үлгән төлке Учалы зона ветеринария лабораториясенә җибәрелгән. Тикшеренү анда котыру авыруы булуын ачыклады. Зыян күргән кешегә меди­цина ярдәме күрсәтелә.

Алло! Сезне «ФОРСИ-патруль» тыңлый!

19 октября

Сер түгел, ашыгыч ярдәм машинасы авылларга вакытында барып җитә алмаска мөмкин. Кайвакыт күңелсез хәлгә начар юллар, койма биеклеге көрт сәбәпче була. Табибларның юлга озак җыенуы да кемнеңдер гомере өзелүенә китерүе мөмкин. Ашыгыч ярдәм машинасы яшен тизлегендә кузгалса да, тиз дигәндә егерме минуттан соң гына килеп җитә. Мәсьәләне ничек хәл итәргә мөм­кин? Башлыча карт-коры яшәүче авылларга ярдәм кулы сузып буламы? “ФОР­СИ” яшьләр оешмасы Башкортстанның бер авылында бу мәсьәләне уңай хәл иткән. Хәзер Чакмагыш районының Рапат авылында махсус җиһазлан­дырылган машина тәүлек әйләнәсенә дежур тора.

Бүдәнә генә димәгез...

13 октября

Иске Балтач авылында яшәүче Язилә апа белән Гафиф абый Әхкәмовлар гаиләсе соңгы ике елда бүдәнә үрчетү белән шөгыльләнә. Аларда токымлы бүдәнәләр асрала.

Интернет халыкка хезмәттә

03 октября

“IT Башкортстан-2012” республика конкурсына йомгак ясалды.

Президент грантына лаек булдылар

29 сентября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов егерме биш мәдәният һәм сәнгать эшлеклесенә һәм биш иҗат коллективына грантлар тапшырырга карар итте. Проектларның күпчелеге туган төбәк тарихын һәм аның күпмилләтле мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Тагын бер боз сарае ачылачак

13 сентября

Салаватта боз сарае һәм бассейн белән бергә спорт-концерт комплексы составына икенче ябык шугалак та кертелде. Ябык шугалак ике катлы бинадан торып, аның беренчесендә боз сарае, ә икенчесендә киенү-чишенү, душ, тренерлар бүлмәсе булган спорт-уен залы урнашачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»