Яңалыклар

Уфада - диалектологлар конференциясе

29 ноября

28-29 ноябрьдә Уфада Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, Уфа гыйльми үзәге, Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Фәннәр академиясе, Мәгариф министрлыгы, Халыклар ассамблеясе “Русия халыклары телләре диалектологиясенең көнүзәк мәсьәләләре” дигән XII төбәк конференциясе үткәрде. Ул күренекле башкорт диалектологы, филология фәннәре докторы Н. Х. Мәкъсүтованың (1932-2004) 80 еллыгы, Төрки телләр диалектологиясе төбәк конференциясенең 30 еллыгы һәм “Башкорт сөйләшләре сүзлеге”нең III томы чыгуының 25 еллыгы уңаеннан оештырылды. Монда Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск, Элиста шәһәрләреннән галимнәр катнашты. Конференциядә катнашучыларны мәгариф министры Әлфис Гаязов сәламләде.

Бөтенрусия күгәрченнәр күргәзмәсе үтте

27 ноября

“Уфа спартагы-2012” Бөтенрусия күгәрченнәр күргәзмәсенә илнең 14 шәһәреннән, Әзербайҗаннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, шулай ук республиканың шәһәр һәм поселокларыннан 300гә якын күгәрчен үстерүче килде. Биредә күгәрченнәрнең 200гә якын төре, шул исәптән “Уфа спартагы” токымы күрсәтелде.

Президент чыршысы чакыра

22 ноября

Балаларның иң чагу, дулкынландыргыч бәйрәме — Президент чыршысы — 21 декабрьдә “Нефьтчеләр” мәдәният сараенда үтәчәк. Ел саен бу чарада тик “бишле” билгеләренә генә укыган һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булган балалар, шулай ук, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, хәрби һәм республиканың эчке эшләр органнарының хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләре гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша.

Беренче чиратта - нәтиҗәлелек

20 ноября

Уфада “Муниципаль берәмлекләрнең бюджетны үтәвен тикшерү үткәргәндә ачыкланучы бюджет законнарын, бюджет исәбен һәм отчетын бозуның еш очраучы үрнәкләре” дигән темага үткән семинарда Президент Хакимияте, Контроль-исәп палатасы, Русия Федерациясе Исәп палатасының Системалы анализ фәнни-тикшеренү институтының Башкортстандагы филиалы, республиканың башкарма власть органнары вәкилләре катнашты.

Террорчы тотылды

20 ноября

9 ноябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Ишембай шәһәрендә 12 ел федераль эзләүдә булган 32 яшьлек террорчы Сәләмбәк Бачаевны тоткан. Мәгьлүматлар буенча Төньяк Кавказның яшерен бандасы әгъзасы 2001 елның мартында Сәет-Әмин Дадаев төркемендә Чечняның Наур районы территориясендә федераль көчләрнең өч хәрби хезмәткәрен үтерүдә катнашкан. Боевиклар солдатларның шәхси номерлары язылган жетоннарын, коралларын алган һәм моның өчен акчалата бүләкләнгән.

Яңартылган Спорт сарае сафка басты

13 ноября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төзекләндерелгәннән соң үз ишекләрен ачкан Спорт сараенда булды. Рөстәм Зәки улы күбрәк кеше сыйды­рыш­лы һәм уңайлы матбугат үзәге белән танышты, арытаба яшь хоккейчылар шөгыльләнүче боз аренасын карады.

Өстенлекле проектлар тикшерелде

08 ноября

Кичә Башкортстан Республикасының Өстенлекле инвестицион проектларны тикшерү һәм аларга ярдәм итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Евгений Маврин алып барды.

Күп укыдык мәдрәсәдә белмәдек без бернәрсә дә

03 ноября

Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге мониторингының нәтиҗәләрен бәян итте. 15 августтан 15 октябрьгә кадәр Русия вузлары һәм аларның филиалларының бүгенге шартларда ничек эшләве 50 параметр буенча тикшерү үтте. Алынган нәтиҗәләр Русия ректорлар берлеге, әйдәүче университетлар ассоциациясе вәкилләре тарафыннан бәяләнде. Төп күрсәткечләр буенча нәтиҗәсез дип 136 вуз һәм 450 филиал танылды. Шулар арасында Башкортстанның уку йортлары да бар. Аларның эшен камилләштерү яисә башка төрле карар кабул итү мәсьәләсе төбәкләр вәкилләре кертелгән эшче төркемнәрнең өстәмә тикшерүеннән соң хәл ителәчәк, диде Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

Башкортстан Республикасының хөрмәтле мөселманнары!

25 октября

Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйм! Күп гасырлар дәвамында исламның югары әхлакый идеалларын чагылдыручы бу бәйрәм якыннарыңа шәфкатьлелек күрсәтү символы булып тора. Ул мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтергә өйрәтә, игелекле эшләр кылу зарурлыгы турында искәртә. Бу гомум кешелек кыйммәтләре барлык милләт һәм дин кешеләренә дә якын һәм аңлаешлы. Республикада хәйрия традицияләре актив тергезелә. Яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирелә. Башкортстанның традицион конфес­сияләре вәкилләренең тырышлыгы арытаба да халыклар арасындагы татулыкны һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, конфессияара диалогны үстерүгә, туган респуб­ликабыз һәм илебезнең чәчәк атуына юнәлтеләчәгенә ышанам. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Изге бәйрәм мөбарәк булсын!

Дим бистәсендә — яңа күпер

23 октября

Уфаның Дим районында тимер юл аша яңа күпернең (юлүткәргеч) беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Районда яшәү­челәрнең, төзүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов килде. — 1966 елда салынган иске күпернең үткәрүчәнлек мөм­кинлеге бик түбән булганга иртәле-кичле бу төбәктә тыгыннар барлыкка килә иде, — диде Президент. — Хәзер исә яңа күпернең тәүге чираты да искесеннән киңрәк. 2013 елның июль-август айларында икенче чират сафка кергәч, тыгыннар бөтенләй булмаячак. Юлүткәргечтәге күпернең озынлыгы гына 170 метр. Аңа илтүче, урап узучы һәм кушылучы яңа юлларның гомум озынлыгы 2 чакрымнан арта. Күпер 1704 тонна металл конструкцияләрдән җы­елган, әлегә һәр якка берәр полоса ачылды. Киләсе елда һәр якка өчәр полоса булачак. Кыскасы, Дим юлының үткәрүчәнлеге өч тапкыр артачак. — Яңа объектны “30нчы күпер төзү идарәсе”, “Дортрансстрой”, “Су-820” җәм­гыять­ләре сафка кертте. Эшләр дәвам итә. Шушы көннәрдә иске күпер сүтелә башлый. Чөнки ул юлүткәргечнең икенче чиратын монтажлауга кома­чаулый. Төзүчеләр эш­не вакы­тында, җәй көне тәмам­ларга ышандыра, — диде Уфа шәһәре хаки­миятенең комму­наль хуҗалык һәм төзеклән­дерү идарәсе баш инженеры Әскар Фәйзуллин. Соңгы чорда федераль трассаларда гына түгел, ә Уфа урамнарында, Аэропорт юлын­да кү­ләмле эшләр башкарыла. Шулар арасында Дим күпере аеруча әһәмиятлесе дияргә мөмкин. Чөнки районда торак төзелеше интенсив алып барыла, бу якта яшәүчеләр саны арта, шулай ук район аша үтүче транспорт агымы да зур. Бүгенге шартларда юлларның үткәрүчәнлеге, ягъни пассажир­ларны һәм халык хуҗалыгы йөкләрен тоткарлыксыз ташу зур икътисади әһәмияткә ия.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»