Яңалыклар

Берлинга, “Яшел атна”га!

11 января

18-27 гыйнварда Германиянең башкаласында 78нче “Яшел атна-2013” халыкара күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк. Бу абруйлы агрофорум Германиядә 1926 елдан башлап ел саен үткәрелә. “Яшел атна” авыл хуҗалыгы казанышларының, азык-төлек товарларының һәм бакчачылыкның үзенчәлекле күргәзмәсенә әверелде.

“Каргизәр” операциясе үтәчәк

11 января

Башкортстан Хөкүмәте боерыгы белән республикада куәтле мототранспортны файдалану барышында кагыйдә бозуларны булдырмау өчен 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр “Каргизәр” дип аталган айлык үткәрү турында карар кабул ителде.

Камил Җиһаншин - лауреат!

10 января

Күренекле язучы Камил Җиһаншин “Дальний Восток” әдәби журналы премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы Ерак Көнчыгыш шагыйре Петр Комаров исемендәге иҗади конкурска йомгак ясау кысаларында Хабаровскида үтте.

Песиләр күргәзмәсе үтәчәк

10 января

26-27 гыйнварда Уфада “Башкортстанның фелинологик федерациясе кубогы” дигән песиләр күргәзмәсе үтәчәк. Судьялар сыйфатында Пенза һәм Әстерханнан белгечләр чакырылган. Халыкара күргәзмәдә Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук күрше республика, өлкәләрдән йөзләгән йорт хайваны катнашуы көтелә.

Пенсия системасында үзгәрешләр көтелә

09 января

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсендә узган елда пенсияләр исәпләү һәм түләү вакытында һәм тулы күләмдә башкарылды. Ел ахырына декабрь өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне финанслау төгәлләнде. Моннан тыш, гыйнварның бәйрәм көннәрендә пенсия түләү өчен 4 миллиард сум күләмендә аванс күчерелгән. Ел ахырына республикада картлык буенча хезмәт пенсияләренең уртача күләме — 9200 сум, хезмәт пенсияләре 8900 сум тәшкил итте.

“Кызыл таң”га - Рәхмәт хаты

26 декабря

Кичә Башкортстан Республикасының Контроль-исәп палатасы 2012 елгы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышын үткәрде. Аның эшендә Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев, Башкортстан прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

“Таян Аллага!” әдәби конкурсына йомгак ясалды

26 декабря

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән “Таян Аллага!” әдәби конкурсына йомгак ясалды. Өченче ел рәттән үтүче әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Йомгаклау тантанасында бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары, Милли китапханә вәкилләре катнашты.

Бизнес-омбудсмен ярдәмчеләре укытыла

18 декабря

“Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил турында” Законның 25 статьясына ярашлы, республика районнарында һәм шәһәрләрендә җәмәгать ярдәмчеләре тәгаенләнде. Бизнес-омбудсмен институтын формалаштыруны төгәлләү буенча чаралар кысасында 20 декабрьдә Уфада җәмәгать ярдәмчеләре өчен семинар үтәчәк.

“Ак торна” канаты астында

12 декабря

Уфада II Халыкара “Ак торна” тәрҗемә конкурсы тәмамланды. Анда катнашучылар төрки телләрдә иҗат ителгән шигырь үрнәкләрен урыс теленә тәрҗемә итәргә тиеш иде.

Төрекләр кунакханә төзиячәк

08 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында Fеka Сonstruction Industry& Trade Inc компаниясе башлыгы Абдулкадыйр Ферахлы, Директорлар советы әгъзасы Зафер Эрен һәм “Фека Констракшн” җәмгыяте директоры Руслан Шәмсетдинов белән очрашу үткәрде. Анда Уфада — кунакханәләр-эшлекле үзәк һәм Стәрлетамакта сәүдә-күңел ачу комплексы төзү мәсьәләләре тикшерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»