Яңалыклар

Киштәдә - “Башкортстан продукты”

22 февраля

Тиздән кибет киштәләрендә “Башкортстан продукты” дигән бердәм сәүдә маркасы астындагы продукция пәйда булачак. “Башкортстан продукты” билгесе астында азык-төлек продуктларын ирекле маркировкалауга рөхсәт алу шартлары һәм тәртибе турындагы положение Хөкүмәт карары белән расланды.

Күрше төбәкләргә - самолетта!

19 февраля

Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында авиарейслар ачылуга ай ярым вакыт калды. Төбәк пассажирлар ташу авиациясен үстерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру барышын Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бәяләде.

Өйдән чыкмый министрга сорау бир!

09 февраля

Башкортстан власть органнарының “Электрон кабул итү бүлмәсе” эшли башлады. — Портал республика власть органнары белән уңайлы һәм тиз аралашу мөмкинлеге бирә, — дип билгеләде үзенең блогында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов.

Гүзәллекнең юктыр чикләре!

08 февраля

Кайчандыр республикада күренекле вакыйга булган, татар кызлары арасында оештырылган “Нәүруз гүзәле” бәйгесе берничә ел тукталып торды. Быел, ниһаять, ул янә сәхнәгә менәчәк.

Мостай Кәримнең йөз еллыгына - энциклопедия

02 февраля

“Башкортстанның халык шагыйре Мостафа Сафа улы Кәримовның истәлеген мәңгеләштерү турында” Башкортстан Президентының 2006 елның 17 гыйнвары Указы һәм республика хөкүмәтенең 2006 елның 7 ноябре карары нигезендә “Башкорт энциклопедиясе” коллективы тарафыннан “Мостай Кәрим” энциклопедиясен әзерләү эше җәелдерелгән иде. 2009 елда фәнни-редакцион совет составы билгеләнде. Аны Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев җитәкли. Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее 2019 елда билгеләнәчәк.

Мәскәүдән Уфага күчәчәк

29 января

25 гыйнварда Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Авиация корылмалары” концерны” җәмгыятенең генеральный директоры Максим Кузюк белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда холдинг составына керүче “Уфа агрегатлар производство берләшмәсе” җәмгыятенең эш юнәлешен үзгәртү, һава судноларының электр тәэминаты системаларын җитештерүне Мәскәүдән Уфага күчерү мәсьәләләре тикшерелде.

Ипотекадан файдаланучылар арта

26 января

— Узган елда Башкортстанда кредит акчалары җәлеп итеп торак, торак булмаган фонд һәм җир участоклары белән алыш-биреш ясау күләме, 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 20 процентка артты, — дип хәбәр итте Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Башкортстан идарәсе җитәкчесе Игорь Шеляков.

Нефтекамада - яңа почта бүлекчәсе

23 января

Русия почтасының 2004 елдан гамәлдә булган почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләү проекты кысасында Нефтекама шәһәрендә реконструкциядән соң чираттагы элемтә бүлеге ачылды. Ул 4 меңгә якын кешене хезмәтләндерәчәк.

Уфа кызы өчен тавыш бирегез

16 января

Башкортстанда яшәүчеләр 18 гыйнварга кадәр “Галәмнең карлы сылуы” халыкара матурлык конкурсында катнашучы якташыбыз Анастасия Старухина өчен Бөтендөнья кар форумы сайтында тавыш бирә ала. Русиядән финалда 20 сылу катнаша. Башкортстан чибәренә 20 яшь, аның инде “Уфа-2012 вице-миссы” титулы бар. Тавыш бирү өчен фоторәсем астындагы йолдызчыкка басарга кирәк.

Яңавыллылар сезне көтә

12 января

Гәзитебез былтыр башлаган проектын быел да дәвам итә. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дип аталган бу тамаша күпләрнең күңеленә хуш килде. Гәзит оештырган проектта Тәтешле, Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Борай, Балтач, Туймазы районнары үзләре­нең яхшы эшләрен, сәләтен, уңганлыгын күрсәтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»