Яңалыклар
Йорт күтәргән җиргә кот кунар
09 августаРеспублика җитәкчелеге һөнәри бәйрәм уңаеннан тармак хезмәткәрләрен тәбрикләде
Сезнең батырлык – горурлык!
30 июляРөстәм Хәмитов республиканың яшь каһарманнарын тәбрикләде.
Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов төрле район һәм шәһәрләрдән чакырылган 11 бала белән очрашты һәм аларга кылган батырлыклары өчен “Кайнар йөрәк” күкрәк билгесе, Диплом, Кырымда урнашкан балалар савыктыру лагерена путевка тапшырды.
Уфа – халыкара мода үзәге!
30 июляСамара өлкәсендә үткән форумда 2200 яшь кеше белгечләр каршында проектларын яклаган. Башкортстаннан тәкъдим ителгән биш проект грантка лаек булган. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты студенты Наталья Ханбәкова да бәхетле исемлеккә кергән. Якташыбыз бу максатына ничек ирешкән? Аның “Top Fashion” проектының үзенчәлекле яклары нидә?
Изге эш-гамәлләр генә юлдаш булсын!
29 июляКичә бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае тәмамлануны һәм Ураза бәйрәмен билгеләде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетенә җыелучыларга вәгазь сөйләде, аларга ил һәм республика җитәкчеләренең котлавын укып ишеттерде. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов котлавында, атап әйткәндә, болай диелә:
“Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
“Заря”лылар таңнан алып эштә
24 июляБыелгы җәй, әйтерсең, иркә кыз. Әле генә яңгырсыз коры көннәре белән сусата, ә инде җиң сызганып, уңыш җыюга керешергә вакыт җиткәч, күк капусын болытларга урап, тук башакларны чылата.
Шулай да авыл эшчәннәре табигатьнең мондый көйсезләнүеннән куркып-каушап калудан ерак. Әйтик, Стәрлебаш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары берничә көн инде армый-талмый уҗым арышы уңышын җыю белән шөгыльләнә. Бу культура 13 мең 600 гектардан артык мәйданга чәчелгән. “Заря”, “Нур”, “Правда”, “Күндрәк-Агро”, “Искәндәров И. Х.” кебек хуҗалыкларда ашлык суктыру эше бигрәк тә актив бара, шул ук вакытта, район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү дә тукталып тормый. Сигез хуҗалык сенаж сала. Иң зур уңыш әлегә “Урожай” белән “Урал” җәмгыятьләрендә.
Мәскәүдән - зур бүләкләр белән
08 июляМәскәүдә Русия Журналистлар берлегенең Федератив Советы утырышы узды. Анда танылган башкорт язучысы һәм журналисты Марсель Сәлимов катнашты. Утырышны ачып, Русия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов журналистларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауда аларның бердәмлегенең әһәмиятен ассызыклады. Кырымда Русия Журналистлар берлегенең төбәк бүлекчәләрен булдыру, Украинада Русия журналистларын яклау хакындагы мәсьәләләр каралды.
“Русия-2014” экспедициясе шимбә көнне килеп җитә
08 июля“Русия-2014” гомумрусия халык фронты экспедициясе Уфага якынлаша һәм 12 июльдә килеп җитәчәк. Акция 12 июньдә Владивостокта башланды. Автоузышта катнашучылар 59 көн дәвамында 39 субъектта, 8 федераль округта, 47 шәһәрдә булырга тиеш. Алар көнчыгыштан көнбатышка 15 мең чакрым тирәсе юл уза. Сәяхәт Гангут сугышында җиңү юбилеенда, 9 августта Севастопольдә тәмамланачак.
Президентлыкка – җиде, депутатлыкка ике кандидат
03 июля1 июльдә республика Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Президенты вазыйфасына дәгъва итүче Юнир Котлыгуҗинның документларын кабул итте. Документларны 9 июльгә кадәр тапшырырга була, дип хәбәр итә комиссия.
Форум тәмамланды
01 июляСамара өлкәсендә үткән “iВолга” икенче яшьләр форумының халыкара сменасын ябу тантанасы үтте. Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Дәүләт думасы депутаты, Олимпия чемпионы Светлана Журова, Иҗтимагый палата әгъзасы Сергей Марков, Советлар Союзы Герое Владимир Чудайкин катнашты. Алар форумда катнашкан ике меңнән артык кешене сәламләде һәм инновацион проектлар тәкъдим иткән җиңүчеләрне әйтеп үтте.
Торак төзүдә - беренче
01 июляУзган елда Башкортстанда барлык финанслау чыганаклары исәбенә 2485,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда — 107 процент. План — 2470 мең квадрат метр (100,6 процент). Мең кешегә исәпләгәндә, гомум мәйданы 611 квадрат метр булган торак йортлар гамәлгә кертелде. Узган елда Башкортстан торак тапшыру буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”