23.09.2014 - Яңалыклар

Фаҗига нәтиҗәләре уйландырырга тиеш!

Олы Теләктәге коточкыч вакыйгага 25 ел тулу уңаеннан Уфада “Тән пешүләр һәм катастрофалар медицинасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Тимер юл расписаниесе поездлар бу урында бер дә очрашмаслык итеп төзелгән булса да, алар очраша. Төбәктәге газүткәргеч ничәмә еллар буе тыныч кына “йоклап” ятса да, бу җәйге төнне утлы сулышын өрә. Нәтиҗәдә, меңнән артык кешенең һәм кояшлы диңгез буенда ял итәргә хыялланган бер гаепсез балаларның гомере өзелә. Көчле шартлау вакытында кабынган ут тирә-якны секунд эчендә ялмап ала, кызган тимер кисәкләре үз юлында очраган кешеләрне өзгәли, шушы мәхшәр эчендә калган бөтен нәрсә янып көлгә әйләнә.

Конференциядә катнашучылар, ә алар арасында шушы вакыйгаларның шаһитлары да бар иде, фаҗигадә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Форумны ачу алдыннан гына алар фаҗига булган урында булып кайткан иде. Шушы вакыйгалар йогынтысында конференцияне ачуда катнашкан Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башка чыгыш ясаучыларның тавышларында кайгы-хәсрәт сизелә иде. Экранда хроника барганда ак халатлы яшь белгечләр фаҗигагә тарыган кешеләрне коткаруда катнашкан табибларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Залда һәм президиумда утыручылар арасында Мәскәүдән фаҗиганең беренче көнендә үк килеп җиткән А. Вишневский исемендәге хирургия институтының, “Защита” Бөтенрусия медицина катастрофалары үзәге, Русия дәвамлы белем бирү медицина академиясенең әйдәүче табиблары, академиклар, МЧС вәкилләре, Санкт-Петербург, Краснодар, Түбән Новгород, Ташкент, Сәмәрканд һәм башка шәһәрләрдән галимнәр һәм ком­бустиологлар җыелган иде.
Чараның әһәмияте турында форумда “Тән пешүләрсез дөнья” комбустиологлар берләшмәсе” Бөтенрусия җәмәгать оешмасы президенты, Русия дәүләт премиясе лауреаты, профессор Андрей Алексеевның катнашуы да ачык сөйли иде.
— Конференциянең темасы һәм аны үткәрү урыны очраклы рәвештә сайлап алынмады. 1989 елда 1300 кешене тереләй яндырган Олы Теләк фаҗигасе гадәттән тыш хәлләрдә тән пешү җәрәхәтләре проблемасын өйрәнүгә республикада гына түгел, Русия буенча зур этәргеч бирде, — диде А. Вишневский исемендәге хирургия институты директоры Валерий Кубышкин. — Медицина хезмәткәрләре өчен шушындый шартларда эшләүгә әзерлеккә ул зур сынау булды.
Олы Теләк фаҗигасеннән соң, үзебезнең коткаручылар һәм табиблар белән беррәттән, Америка, Англия һәм Франция табиблары иңгә-иң торып батырлык үрнәкләре күрсәтте. Зур кайгы кешеләрне берләштерә, дип юкка әйтелмидер. Бу көнне илнең бөтен эре медицина учреждениеләре гадәттән тыш хәлләр шартларында эш алып барды. Бәлагә таручылар, үзебезнең дәваханәләрдән тыш, Чиләбе, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләргә җибәрелде.
Ул вакыйгалар әле дә күз алдыннан китми. Зорге урамындагы вертолет мәйданчыгы һавадан төшүче һәм күтәрелеп китүче вертолетлардан “умарта күченә” әйләнде һәм тәүлек буе көчле гүләүгә күмелде. Боларның барысы да ул вакытта без яшәгән торак йортның янында булганлыктан, беләм, иртәнге сәгатьләрдә халык ни булганын аңлап та бетмәгән иде әле. Ә вертолетлар яралыларны ташыды да ташыды. Табиблар һәм хәрбиләр вертолетларның тәгәрмәче җиргә тигәнче үк аларның җиленә каршы барып, носилкалар белән трапка таба йөгереште. “Ашыгыч ярдәм” машиналары ике арага тузан төшермәде.
Дәваханәләрдә, һәлакәт турында беренче хәбәр килү белән (ә бу төнге сәгатьләрдә була) махсус урыннар булдырыла. Балалар өчен койкалар тән пешүдән дәвалауга җайлаштырыла. Бу көнне 1 мең 50 литр кан тапшырыла.

Ахыры ПДФ-версияда

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»