20.09.2014 - Яңалыклар

Гәзит кешенең дәрәҗәсен күтәрә!

Уфада полиграфия һәм нәшрият вәкилләренең төбәкара форумы үтте.
Бу чара ике елга бер үткәрелә. Билгеле, шушы вакыт эчендә тармак белгечләре өчен уртага салып сөйләшүне таләп итүче бик күп җитди мәсьәләләр җыелып өлгерә. Быелгы форумда да өлкәгә хас проблемалар, матбугат басмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм китап нәшер итүнең киләчәге турында сүз барды.

— Мондый форумнарга без киләчәккә йөз тотучы сөйләшү алып бару, алга планнар кору өчен башка төбәкләрдән полиграфия белгечләрен һәм әйдәүче экспертларны ча­кырабыз, — диде Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов. — Быелгы очрашуда производство куәтләрен арттыру һәм полиграфиядә үсеш нәтиҗәлелегенә йөз тоткан яңа санлы матбага төрләре мәсьәләләре көн үзәгенә чыгарыла.
— Без санлы мәгълүмат чорына аяк басабыз, бер үк вакытта бу хакта бәхәсләр дә бик күп, — диде Киңкүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм полиграфия буенча федераль агентлык начальнигы Юрий Пуля. — 2008-09 еллардагы кризис нәшрият берләшмәсе вәкилләре алдына яңа бурычлар куйды. Хәзер бизнесның нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен элекке карашлар белән яшәп булмый. Шуңа ярашлы җитештерелгән матбугат һәм санлы форматтагы продукцияне тарату нисбәтен оптимальләштерү таләп ителә. Әмма бу басма матбага юкка чыга, дигән сүз түгел. Кәгазь чоры саклана, бер үк вакытта аудитория мәгълүмат чарасын үз зәвыгына ярашлы сайлап ала.
Бүген Русиядә 27 мең гәзит һәм 32 мең журнал теркәлгән. Башкортстан — Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан, Свердловск һәм Амур өлкәләре белән беррәттән, иң күп гәзит һәм журнал укучылар исәбендә. Башка өлкәләрдә матбугат басмаларының тиражы кискен кимү күзәтелә. Санлы мәгълүмат чаралары исә даими үсеш кичерә. Әмма реклама бирүчеләр матбугат басма­ларына өстенлек бирә.
Китап басу өлкәсендә тираж кимесә дә, аның төрләре һәм сыйфаты арту күзәтелә.
— Гәзит калачак, әмма ул югарырак баскычка күтәреләчәк, кешенең статусын күрсәтүче продукциягә әвереләчәк, — диде Русия төбәкара полиграфистлар ассоциациясе президенты, профессор Борис Кузьмин. — Мөхәррирләр һәм чын журналистлар көче салынган матбаганың сыйфаты, сүз сыйфаты матбугат басмаларында гына гамәлгә ашырыла, — диде ул дөньякүләм тәҗрибәгә нигезләнгән фаразлардан чыгып.
Форум ике көн дәвам итте. Аның барышында бик күп фәһем алырлык чыгышлар ясалды, фикер алышулар булды һәм мөһим карарлар кабул ителде.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»