18.09.2014 - Яңалыклар

Киләчәк бүгеннән башлана

Сукырлар өчен махсуслашкан Башкортстан республика китапханәсендә “Мөмкинлекләре чикле балаларның иҗатын үстерү” секциясендә катнашучылар төрле категориядәге балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тикшерде. Күрү сәләте чикле һәм сукыр балалар аерым игътибар үзәгенә алынды. Алар өчен махсус китаплар, уку әсбаплары җитештерү турында җитди сөйләшү булды. “Бармак очларында – Башкортстан” уку әсбабы әзерләнүне күзәтеп кенә калмый, катнашучылар, үзләре дә табигый материаллардан сукырлар өчен махсус китап эшләп карады. “Миңа кино сөйләгез” проектында алар өчен махсус телефильмнар төшерү турында фикер алышу булды һәм “Урман сукмагы” фильмы күрсәтелде.
Чара кысаларында пленар утырыш, “түгәрәк өстәл”, семинарлар уза, балаларга “ышаныч телефоны” турында ток-шоу оештырыла, “Академик белән бер сәгать” лекцияләр мәйданчыгы, Экспертлар клубы эшли.
Медиа-мәйданчыкта киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм реклама хезмәткәрләре гаилә һәм социаль реклама, балаларга “ышаныч телефоны”н киңрәк куллану зарурлыгы турында сөйли. Күптән түгел узган “Бумеранг” балалар һәм үсмерләрнең экран иҗаты бөтенрусия ачык форумында катнашкан иң яхшы фильмнар күрсәтелә, алар буенча фикер алышулар була.
Башкортстан социаль технологияләр институты каршында оештырылган Балалар ижтимагый хокук палатасы эшчәнлеге дә күпләрдә кызыксыну уята.
Уңышлар галереясендә Фондның иң яхшы программалары һәм технологияләре күрсәтелә. Анда “Доброволецлар – балаларга” акциясе, “Балаларга – шәһәрләр” бәйгесе, балалар “ышаныч телефоны” 8-800-2000-122 эшчәнлеге турында белергә була.
Әлеге чара Башкортстанга Татарстан Республикасы, Ульяновск, Төмән, Әстерхан өлкәләреннән соң килеп җитте. Чара кысаларында республикада тупланган балалар хокукларын яклау өлкәсендәге тәҗрибә тулы чагылыш табачак.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»