11.09.2014 - Яңалыклар

Тир тамганда татлы тамыр уңа

Шикәр комы чималын күпләп җитештерүче илләрдә плантация мәйданнары кимеп, дөньяда әлеге продукциягә ихтыяҗ арткан чорда Башкортстан мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш.

Республика хуҗалыкларында шикәр чөгендере ала башладылар. Бүздәк районында узган семинар-киңәшмәдә көзге кампаниягә старт бирелде. Барлык хуҗалыкларда татлы тамыр 50,5 мең гектар мәйданда үстерелде. Бу узган елдагыдан биш мең гектарга кимрәк. Чөгендерчеләр өчен җәй аеруча уңышлы килсә дә, гомумән, агросәнәгатьчеләр өчен көз катлаулы булмакчы. Сентябрь уртасы якынлашуга карамастан, байтак мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Мал азыгы туплау дәвам итә, кукуруз ашыктыра һәм, ниһаять, көнбагыш чират көтә. Синоптиклар фаразлавынча, сентябрьнең икенче яртысында яңгырлар өстенлек алу ихтимал һәм октябрь ахырына җиргә кар яту көтелә. Әгәр көз шулай килә икән, чөгендер алучыларга оешканлык кына җитмәячәге көн кебек ачык. Басу техникасы күбрәк таләп ителәчәк.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, сентябрь башына республика буенча исәпләгәндә татлы тамырның уртача авырлыгы — 435,2 грамм, ягъни, узган елдагыдан 12 граммга күбрәк тәшкил итә. Җылы көннәрдә аның тәүлеклек үсеше — 4,8 грамм чамасы. Чишмә районының “Башкир-агроинвест” җәмгыятендә чөгендернең уртача авырлыгы 460 граммга җиткән. Куергазы һәм Мәләвез районнарында бу күрсәткеч 443-449 грамм. Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстан чөгендерчеләре яхшы уңышка өмет итә. Әмма басудагысын югалтмыйча җыеп аласы бар. Татлы тамыр игүчеләр плантациядәге үсешнең тагын да артуына өмет итеп, коры көннәрне кулдан ычкындырмасмы? Республикада урнашкан эшкәртүче заводларның әзерлеге нинди хәлдә?

Ахыры ПДФ-версияда

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»