Бюджетка – керем, халыкка – файда

“Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесендә кислород һәм азот җитештерү цехы эшли башлады.
Соңгы дүрт елда республика җитәкчелеге алып барган актив инвестицион эшчәнлек үзенең анык нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта саннар да ачык сөйли. Былтыр инвестицияләр күләме, 2010 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 73 процентка артып, 226 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш 100 миллиард сумнан арткан. Инвестицияләр стратегиясенә ярашлы, 2020 елга төбәккә җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен 550-600 миллиард сумга җиткерү күздә тотыла. Быел да үсеш күзәтелә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча, инвестицияләр күләме 100 миллиард сум тәшкил иткән. Республикада нәтиҗәле инвестицион эшчәнлек җәелдерелүен “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесе мисалында да ачык күрәбез. Биредә азот-кислород җитештерү цехының яңа чираты сафка кертелде. Мөһим чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, “Каустик” предприятиесенең җитештерү буенча директоры Федор Афанасьев һәм башкалар катнашты.
— Җитештерү куәтләрен сафка кертү өчен 1 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде, — диде Рөстәм Хәбиб улы. — Әлбәттә, ул Башкортстан икътисадына уңай йогынты ясаячак. Мәгълүм булуынча, республика инвестицияләр җәлеп итү буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен били. Төбәккә салынган инвестицияләр күләме ярты елда 11 процентка артты. Проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын бүген дә ачык күрәбез. Бу юнәлешкә киләчәктә дә җитди игътибар бүленәчәк. Шул исәптән, Башкортстан сода компаниясендә тагын берничә проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Димәк, предприятие арытаба да икътисади үсеш кичерәчәк. Әйткәндәй, быел җитештерү күләме 4 проценттан артты. Шул ук вакытта, бюджетка салым күбрәк керә. Биредә хезмәт салучыларның эш хакы, узган елның шушы чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 14 проценттан күбрәккә арткан.
— Бүген эшли башлаган цех предприятиене азот һәм кислород белән тулысынча тәэмин итәчәк, — диде Федор Афанасьев. — Шул ук вакытта, куәтләр шәһәрнең башка сәнәгать предприятиеләренең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге дә бирә. Продукция ТАУ компанияләр төркеменә кергән “Синтез-Каучук”, “СНХЗ”, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятьләренә караган этиленүткәргеч белән этиленсаклагычка да озатылачак. “Газпром нефтехим Салават” белән хезмәттәшлек итәчәкбез.
Цехтагы ASU-7000-20000 корылмасында бер сәгатькә 7 мең кубометр — кислород, 20 мең кубометр азот җитештереләчәк. Иң мөһиме — цех предприятиенең ВХ-ПВХ комплексын киңәйтү мөмкинлеге бирә. Бу үзе үк өстәмә керем һәм яңа эш урыннары дигән сүз.
Әйткәндәй, предприятие җитештерүне модернизацияләүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә зур игътибар бүлә. Былтыр бу максатта 1,6 миллиард сум акча тотынылган. Быел 2,7 миллиард сум җәлеп итү күздә тотыла. Ярты ел эчендә ике эре инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Әлеге вакытта чималны нәтиҗәлерәк файдалану һәм кальцийлаштырылган соданы азрак чыгымнар белән җитештерү буенча эш бара. Проект бәясе – 400 миллион сум. Гранулаланган хлорлы кальций җитештерүне җайга салу планлаштырыла. Куәте – елына 100 мең тонна. 2015-16 елларда гамәлгә ашырылачак проектка 2 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк.
Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Көнбатыш Русиягә яңадан-яңа икътисади санкцияләр белән яный. Киләчәктә сәнәгать өлкәсендә дә импорт кимергә мөмкин. Димәк, бу юнәлештә үзебезнең мөмкинлекләргә генә таянырга туры килүе ихтимал. Мондый хәл-шартларда Башкортстан предприятиеләренең, инвестицияләр җәлеп итеп, җитештерү куәтләрен арттыруы куанычлы күренеш.
Айдар ЗӘКИЕВ.
Стәрлетамак шәһәре
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”