Стәрлетамак эшлекле җыенны кабул итә

Иртәгә Стәрлетамакта Башкортстан муниципаль берәмлекләренең V съезды үтәчәк. Анда республикада “Русия Федерациясе субъектлары дәүләт властеның законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” “Федераль законның 26.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон положениеләрен тормышка ашыру барышын тикшерү күздә тотыла.
Делегатлар хисап-сайлау чараларын үткәрәчәк һәм 2015-16 елларга урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләрен билгеләячәк. Форум эшендә республиканың һәр муниципаль берәмлегеннән вәкил катнашачак. Ни өчен әлеге мөһим сәяси җыен Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелә соң?
Стәрлетамак, Уфадан кала, республикада халык саны, сәнәгать һәм мәдәни потенциалы буенча икенче урында тора. Шәһәрнең икътисадын “Башкортстан сода компаниясе”, “Синтез-Каучук”, “Нефть химиясе заводы” акционерлар җәмгыятьләре кебек эре химия һәм нефть химиясе предприятиеләре билгели. Нәкъ менә шушы гигантлар Стәрлетамакны ил күләмендә “зур химия шәһәре” итеп танытты. Машиналар һәм станоклар төзү тармакларын “Кызыл пролетарий”, “Вагон ремонтлау заводы”, “Строймаш” заводы, “Станоклар төзү” фәнни-җитештерү оешмасы тәшкил итә. Шәһәрдә төзелеш индустриясе, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре дә нәтиҗәле эшли. Русиядә һәм башка илләрдә Стәрлетамак синтетик каучук, пламтификаторлар, полихлорвинил сумалалар, коры төзелеш катнашмалары, кальцийлы каустик һәм аш содасы, цемент, шифер, барий тозлары, ак корым, металл кисүче станоклар, торба салгыч техника, бульдозерлар, нефть промыселы, бораулау, геологоразведка җиһазларын җитештерү белән танылу алды.
Шәһәрдә торак төзелеше темплары үсә. 275 мең 800 кеше яшәүче шәһәрдә халыкны торак белән тәэмин итү күрсәткече бер кешегә уртача 20,2 квадрат метр торак фонды 5,6 миллион квадрат метр тәшкил итә.
Стәрлетамакта демографик хәл дә яхшыра. 2017 елга 2000 бала өчен 5 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Соңгы өч елда 8 балалар бакчасы реконструкцияләнде, ике заманча бакча төзелде, Боз аренасы ачылды, 6 муниципальара медицина үзәге оештырылды. Бүген мәчет төзелә, яңа районда яңа чиркәү булачак. Биш елда күпфатирлы 99 йорт ремонтланды. Иске торакта яшәүчеләр яңа йортларга күчерелә.
Шәһәр бюджетының зур өлеше социаль программаларны тормышка ашыруга китә. Шәһәрдә сәламәтлек саклау системасы камилләштерелә. Соңгы елларда Стәрлетамакта гемодиализ бүлеге ачылды, анда 16 “ясалма бөер” аппараты көненә 96 пациентны кабул итә. 1нче клиник дәваханәдә техниканың соңгы казанышлары белән җиһазландырылган йөрәк-кан тамыры хирургиясе бүлеге эшли.
Стәрлетамак халкының тормыш дәрәҗәсе яхшыра. Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә. Балалар һәм өлкәннәр турында җитди хәстәрлек күрелә, “Ветеран йорты” — төбәктә иң яхшылардан.
Стәрлетамак — республикада гына түгел, Русиядә иң яшел һәм чиста торак пунктларның берсе. “Русиянең иң төзек шәһәре” бәйгесендә ул 1997, 2002 елларда икенче урынны алды, ә 2006 һәм 2012 елларда бу конкурста җиңеп, “Русиянең алтын шәһәре” исемен яулады.
Алдагы өч елда Стәрлетамак зур күләмле өч проект өстендә эшләячәк. Бу — Шәһәр мәдәният сараен реконструкцияләү, шунда ук Ташлар музеен оештыру, җәяүлеләр зонасын ясау һәм чаңгы үзәген яңарту.
Стәрлетамак — уникаль, үз-үзен тәэмин итәргә сәләтле һәм гармонияле шәһәр. Монда үзләренең КВН командасы, илнең иң алдынгы спорт мәктәбе бар. Стәрлетамак 4 тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зариповның ватаны буларак та дөньяга танылды.
Ләйсән КӘШФИЕВА
Давамы ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”