02.09.2014 - Яңалыклар

Русиянең сөт чишмәсе Уфадан башлана

30 августта башкалабыз Уфада “Сөтле ил-2014” Бөтенрусия фестивале үтте. Ил күләмендә узган аграр чара тармак эшчәннәре өчен генә түгел, барча башкортстанлылар өчен дә көтеп алган бәйрәмгә әверелде. Мәгълүм булуынча, “Сөтле ил” фестивале беренче тапкыр биш ел элек Мәскәүдә старт алган иде. 2011 елда аның географиясе тагын да киңәеп, Бөтенрусия статусына ия булды. 

Уфаның “Сөтле ил” башкаласы статусына дәгъва итүе очраклы түгел. Дүртенче ел рәттән фестивальнең Башкортстан башкаласында үткәрелүе һәм әлегә кадәр илдә иң күп сөт җи­теш­те­рүче һәм сыер маллары саны буенча лидер булып торуы респуб­ликаның бу югары исемне ышанычлы рәвештә аклавын дәлилләде.
Фестивальне Башкортстан Хөкүмәте, Уфа шәһәре хакимияте, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге оеш­тырды.
“Сөтле ил”нең үз президенты бар
Башкалабызның үзәк мәйданында фестивальне ачу тантанасында Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко, республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов катнаштылар һәм уфалыларны, шәһәр кунакларын бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Әйткәндәй, фестиваль “капкалары” бик иртә ачылды. Рекордлар мәйдан­чыгы ишекләре ачылганны да көтмичә, бәйрәм кунаклары дистәләрчә урында берсеннән-берсе мавыктыргыч чараларда катнашырга ашыкты. Сөт продукциясе сатылган сәүдә нокталарында гына түгел, дистәләрчә урында сибелеп урнашкан аттракционнарда, һәртөрле конкурсларда катнашырга теләү­челәрнең иге-чиге булмады.
Шунысы да мәгълүм булсын: фес-тиваль үткәрелгән биш ел дәвамында, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрен төп катнашучы буларак билгеләп, әлеге чарага ярты миллион кеше килгән, 150дән артык сөт җитештерүче һәм эшкәртүче предприятие катнашкан. Барлыгы 150 мең килограмм сөт продукциясе эчелгән һәм кулланылган. “Сөтле ил” фестивален оештыручылар сүзләренә караганда, быел бәйрәмдә катнашучыларны сыйлау өчен 10 тонна, ягъни былтыргы күләмнән 4 тоннага күбрәк сөт алып килгәннәр.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»