02.09.2014 - Яңалыклар

Өч игезәк укырга төште

Авыргазы районының Яңа Тимешкә авылында яшәүче Лилия һәм Фәнис Ялалетдиновларның өч игезәк кызлары туу турында “Кызыл таң” гәзитендә мәкаләм күптән түгел генә чыккан иде кебек. Әмма гомернең бик тиз үтүен раслап, Динара, Дилара һәм Линара кичә беренче сыйныфка укырга төштеләр.

Гаиләдән бер баланың мәктәпкә китүе генә дә бәйрәм төсе ала, ә Ялалетдиновлар өеннән берьюлы биш укучы (игезәкләрнең Илгиз абыйлары һәм Гөлназ апалары да бар) портфель асып чыга.
Мәктәп формасы киюне игезәкләр ашкынып көтеп алды. Уку кирәк-яраклары салынган портфельләр аларга, күпбалалы гаилә буларак, бушлай бирелде. Беренче сентябрьгә алар шигырьләр ятлады, монда аларга гаилә балалар бакчасы тәрбиячесе дә булган әниләре Лилия Зөлфәр кызы, шулай ук нәнәләре Мәрфуга Әсхәт кызы ярдәмләште.
— Бу өч кызыбызның холыклары да, кызыксынулары да төрле-төрле, — ди күпбалалы ана. — Динара хуҗа­лыкта ярдәмләшә, маллар, җәнлекләр ярата. Дилара матур киенүгә төп игътибарын бүлә, үскәч модель булыр, мөгаен. Линара — алар арасында лидер, күпне белергә тырыша, максатка омтылучан. Өйдә алар белән күңелсезләнергә вакыт юк.
Исмәгыйль гомуми белем бирү мәктәбенә быел 100дән артык укучы килде, шуларның сигезе — беренче сыйныфка. Биш чакрымдагы Яңа Тимешкәдән монда 14 бала йөри. Автобус булмаганлыктан, алар укырга үзләре генә йөрергә мәҗбүр, ата-аналар шуңа бик борчыла. Уллары һәм кызларының мәктәп юллары хәвефсез була гына күрсен инде!


Ираида Полежаева.
Авыргазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»