19.08.2014 - Яңалыклар

Җиңнәр сызганулы булса — җиңәрбез!

Көнбатыш илләре Русиягә карата кабул иткән санкцияләргә бәйле рәвештә азык-төлек базарын җитәрлек күләмдә үз продукциябез белән тәэмин итү һәм хакларның кискен күтәрелүенә юл куймау бүген дәүләт дәрәҗәсендә җитди бурычларның берсе булып кала. Бу җәһәттән Русия Президенты да, ил Хөкүмәте җитәкчелеге дә анык стратегияне билгеләде. Русия — үз-үзен генә түгел, күрше дәүләтләрне дә экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү сәләтенә ия ил, моның өчен барлык булган мөмкинлекләрне тиешле дәрәҗәдә эшкә кушарга гына кирәк.

Дәүләт җитәкчелеге бил­геләгән стратегияне гамәлгә ашыру юнәлешендә төбәкләрдә дә эш кайный. Мәсәлән, Башкортстанда әлеге юнә­лештә хәлләр торышы 9 августта Авыл хуҗалыгы министрлыгында республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән товар базарларының көйлелеген тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр үсешенә юл куймау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә тикшерелде. 12 августта исә “Российская газета”да “Импортны алыштыру гомумдәүләт трендына әверелергә тиеш” дигән баш астында Рөстәм Хәмитов белән интервью дөнья күрде. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитовның ИТАР-ТАСС агентлыгына интервьюсы да килеп туган хәл-шартларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә һәм әлеге тармакны үстерүдә төбәк мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдалану мәсьәләләренә багышланды. Атап әйткәндә, интервьюда республика җи­тәкчесе Башкортстан аграр тармагының файдаланылмаган мөмкинлекләре шактый зур булуын сызык өстенә алды.
— Агросәнәгать тармагы — безнең өчен төп үсеш юнә­лешләренең берсе. Башкортстан халкының 40 про­­центы авыл җирендә яши. Шуңа да килеп туган хәл-шартларны без авыл хуҗалыгы тармагы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр чоры буларак бәялибез. Үсеш өчен бездә бөтен шартлар да бар. Без тармак үсешенә гаять зур игътибар юнәлтәбез һәм шуңа да Башкортстан сөт җитештерү юнәлешендә тәүге ике төбәкнең берсе булып тора.
Атап әйткәндә, бездә фермаларны модернизацияләү программасы эшли. Бары тик соңгы өч елда гына заманча төзекләндерелгән 186 ферма файдалануга тапшырылды. Янә дә 87 фермада төзек­ләндерү эшләре бара. Җәмгысы без 700гә якын ферманы заманча дәрәҗәгә чыгаруны максат итеп куябыз.
Икенче юнәлеш — без мегафермалар төзелешенә эре инвесторларны җәлеп итәбез. Һәр мегаферма елына 30-50 мең тонна сөт җитештерәчәк. Шул рәвешле, 2020 елга Башкортстан еллык сөт җитештерү күрсәткече буенча 2 миллион тонна югарылыгына күтәре­ләчәк. Ягъни Русиядә җи­тештерелгән сөтнең 5-6 проценты Башкортстан өлешенә туры киләчәк. Кыскасы, санк­цияләр безгә җиңне тагын да сызганыбрак эшләү өчен яңа этәргеч бирә, — диде ИТАР-ТАСС агентлыгы хә­бәрчесенә интервьюда Рөстәм Хәмитов.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»