Башкалабыз матурлана, күркәмләнә, ямьләнә

Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов “Независимая газета”га интервьюсында белдерүенчә, ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары советы утырышына һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре очрашуына әзерлек кысаларында Уфада җәелдерелгән төзелеш эшләре киләсе елның 1 маена тулысынча тәмамланачак. Барлык кунакханәләрнең дә файдалануга тапшырылу срогы — 2015 елның марты, әмма аларның күбесе кунакларны киләсе ел башында ук кабул итәргә әзер булачак. Узган атнада Рөстәм Зәки улы эш сәфәре барышында объектлар төзелеше һәм үзгәртеп кору эшләре белән танышты.
Кунакханәләр
Республика җитәкчесе дөньякүләм билгеле Holiday inn һәм Hampton by Hilton кунакханәләр челтәренең төзелеш майданчыкларында булды.
Holiday inn кунакханәсе төзелешенең техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Нәгыймулла Сәлимов сүзләренә караганда, эчке эшләрне башкарганда бары тик үзебездә җитештерелгән материаллар гына кулланыла.
Әле төзелешнең иң кызган мәле булуга карамастан, экспозиция өчен өч бүлмә әзер. Аларны күреп, киләчәктә кунакханәнең нинди ямьле һәм уңайлы булачагын күз алдына китерәсең. Мөмкинлекләре чикле кешеләр дә монда игътибарсыз калмаячак: алар өчен барлык җайланмалар белән махсус бүлмәләр бар. Махсус лифт, бәдрәф һәм юыну бүлмәсе дә инвалидлар өчен тиешенчә җиһазландырылган.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”